6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чарада катнашучылар безнең республикада Конституция кабул итү тарихын белделәр һәм мәдәният, сәнгать турындагы сорауларга актив җавап бирделәр. Уен вакытында патриотик җырлар , туган як , дуслык турында җырлар яңгырады, биюләр булды. « Башваткыч» уены тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырды. Соңыннан барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.
10 ноябрь Татар Икшермәсе авыл клубында "Шәүкәт Биктимеров- театрның йөзек кашы" дигән темага әңгәмә оештырылды.Башта чарада катнашучылар Шәүкәт Биктемировның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә кордылар.Аның спектакельләрдә бикхисап күп рольләрдә уйнаганын искә төшерделәр. Әңгәмә ахрында "Әлдермештән әлмәндәр" спектакелен өзек сәхнәләштерелде.
«Сәйлән»балалар телевизион-музыкаль конкурсы Гала-концерты.
7 ноябрь көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Мичән авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәсе тарафыннан М.Шамхаловның «Кайнана» спектакль куелды. Тамашачылар артистларны бик зурлап алкышладылар һәм аларга рәхмәт белдерделәр.
4 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Народ един – непобедим» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырдылар. Чара башында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар. Очрашу барышында балалар Россия тарихы үрнәгендә бердәмлек көче турында аңладылар. Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын хәтерләренә сеңдереп калдылар. Шуңа күрә безнең илдә Халыклар бердәмлеге көне бар. Шулай ук чарада «Единством славится Россия» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Балаларның туган ил, дәүләт бәйрәмнәре һәм Россиянең күпмилләтле халкы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Үз эшләрендә балалар Ватанга һәм бәйрәмгә карата мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
«Музыка дөньясы барыбызны да берләштерә!»
Саба балалар сәнгать мәктәбе “Безнең дуслык чикләрсез” концертын тәкъдим итте.
2 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Угадай мелодию» дигән музыкаль күңел ачу программасы оештырды. Җырларга һәм күңел ачырга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләр чыганагы. Балаларның яшен һәм кызыксынуларын исәпкә алып, җырларның төрле категорияләре сайлап алынды: «Школьные годы чудесные» «Мультфильмы», «О друзьях», «О животных». Чарада катнашучылар күңелле итеп көйләрне таныдылар һәм яраткан җырларын башкардылар. Чара барышында барлык балалар да музыкаль әсәрләрнең яхшы белүләрен күрсәттеләр. Елмаюлар, күңел ачулар һәм яхшы кәеф балаларны бөтен уен дәвамында ташламадылар. Чара дустанә һәм уңай атмосферада узды.