ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сабантуй-ул иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме. 2 июнь көнне Мамалай авыл клубында Балаларны яклау көне уңаеннан «Исәнме, җәй!» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырылды. Чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, капчык киеп йөгерү, конкурслар - барлык бу ярышларда балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бар иде, әмма берәү дә кәефен төшермәде, бәйрәм кәефе Сабантуй азагына кадәр сакланды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмле коймак белән тәмамланды. Балалар өйләренә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районыбызның мәдәният хезмәткәрләре  үзәк мәйданда “ Балачак” бәйрәме уздырды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең  тынлы уен кораллары оркестры  “Әкияттә кунакта” парадын башлап җибәрде. Парад барышында катнашучылар үзләренең  велосипедларын, самокатларын, коляскаларын бизәп, әкият геройлары киемнәрен киеп, майдан уртасыннан уздылар. Әти-әниләр дә парадта балалары белән бергә катнашып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның “Торнадо” командасы да читтә калмады. Алар үзләренең картинг машиналарында осталыкларын күрсәттеләр. Райондашларыбызны бәйрәм белән Саба муниципаль районы  башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы котлады.  Парадта  катнашучылар барысы да бүләкләргә ия булдылар. Чара Аллаһияр һәм Хөснулла Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең җыр, биюләре белән үрелеп барды. Балалар өчен китапханәчеләр төрле  аланчыкларда мастер-класслар, уеннар оештырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына  таныклыклар тапшыру тантанасы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Борын-борыннан Россия үзенең яклаучылары: көчле, кыю сугышчылары, талантлы полководецлары белән дан тоткан. Кнәз Александр Невский әнә шундыйларның берсе булган. 29 май көнне Мамалай авыл клубында, Бигәнәй китапханәсе белән берлектә, А. Невскийның тууына 800 ел тулуга багышланган «А. Невскийны искә алу көне» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче һәм клуб мөдире төп геройның тарихи биографиясе һәм гажәеп шәхесе белән таныштырдылар. Александр Невский-дәүләт эшлеклесе, бөек полководец һәм Рус Жире сакчысы, ул бер генә сугышта да оттырмаган. Ул хәрби батырлык белән генә түгел, зирәклеге белән дә дан тоткан. Чарада аның Невск сугышында һәм боз остендәге сугышта жинүләре, үз халкын саклап, дошманнар белән батырларча көрәшүе турында белделәр.


30
май, 2021 ел
якшәмбе

28 май көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Көйне таны " дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга бар кеше дә ярата, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Уенга яшь һәм кызыксынучанлыкка карап "Заманча җырлар"," Татар халык җырлары"," С .Фәтхетдиновның репертуарыннан җырлар"," Әниләр турында җырлар"," Р. Миңнуллин сүзләренә җырлар " , «Агач исемнәре кергән җырлар”кебек төрле җыр категорияләре сайлап алынды.Чарада катнашучылар көйләрне таныдылар һәм яраткан җырларын җырладылар. Елмаюлар, яхшы кәеф катнашучыларны ташламады, ә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.Чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.


28
май, 2021 ел
җомга

Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 26 майда Китапханәчеләр көненә Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби дартс” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара китапханәчеләр – Мәүлетова А.Ф. һәм Заһидуллина В.М.ны бәйрәм белән котлаудан башланды. Аннан уенга күчелде. “Әдәби дартс”ның нигезендә классик дартс уены ята. Түгәрәкнең һәр секторындагы саннарга «И туган тел», «Табигатьтә кунакта», «Җырлап яшик”, «Әкиятләр илендә” дигән темалар астында сораулар туры килә. Дротиклар белән мишеньгә тидереп, катнашучылар табигать турында табышмаклар чиштеләр, туган тел турындагы мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне таптылар, татар, рус, башкорт, керәшен җырларын җырладылар, халык әкиятләре буенча кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Интеллектуаль уен отышсыз лотерея белән тәмамланды.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

26 май көнне район мәдәният йортында «Балкыш» театр коллективы куелышында «Күз нурларым»спектакленең чираттагы күрсәтелеше булды. Сюжет беренче минутлардан ук барлык тамашачыларның игътибарын җәлеп итте, барысын да «башка дөнья»га күчерде.

 Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» Бөтенроссия рус халык бәйрәме узды. Шәмәрдән мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Тулган ай» фольклор коллективы һәм белгеч Г.М.Әхмәтшина «Уральская рябинушка», «В роще пел соловушек» рус халык җырлары белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы өч сәхнәдә барды. Бу бәйрәмгә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 150 дән артык коллектив җыелды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны «Uen Fest» проекты кысаларында рус халык уеннары, «Кулачная артель» рус сугыш сәнгатенең традицион төрләре, халык иҗаты һөнәрләре буенча мастер-класслар, петрушкаларның театральләштерелгән тамашалары, җырчылар һәм ансамбльләр чыгышлары белән күңел ачу ярминкәсе көтә иде. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.


21
май, 2021 ел
җомга

Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Акчарлак" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан "Әлифба - барлык башлангычларның башы" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Язма- кешелек мәдәниятенең иң мөһим өлешләренең берсе. Ә тиздән укучылар булачак балалар барлык хәрефләрне беләләр, хәтта укырга да өйрәнгәннәр. Чара башында катнашучылар табышмаклар чиштеләр, аларда яшеренгән хәрефләрне ачыкладылар. Аннан соң кызлар һәм малайлар татар хәрефләрен алфавиттан эзләп таптылар, сузык һәм тартык авазларны аердылар. Шулай ук балаларга дидактик карточкалар арасыннан үз исеменең беренче хәрефен табарга һәм шул ук хәрефкә башланган сүзләрне искә төшерергә тәкъдим ителде. Балалар куелган бурычларны бик яхшы үтәделәр. Аннан соң катнашучылар уен ярдәмендә үзләре дә хәрефкә әверелделәр һәм сүзләр төзеделәр. Чара ахырында балалар бүләкләргә ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International