Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Шома бас» Халыкара бию конкурсы призерлары.
«Торсак та без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә»
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Бишенче элемент» Халыкара конкурсы призерлары.
Сәнгать мәктәбендә “Йолдызлар чаткысы” бию бәйрәме узды.
«Яшьлек» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык-2021» фестивалендә 3 урын яулады!
4 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче һәм балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахмәтов Гаян абыйның хәлен белергә өенә бардылар. Мәдәният хезмәткәрләре ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Ә мәдәният хезмәткәрләре балалар белән концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Гаян абый очрашуга бик шат булды, бигрәк тә балаларның чыгышы аның күңеленә хуш килде. Ул кунаклар белән бик шатланып фотога төште һәм аны хәтерләгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Сатыш музей-мәдрәсәдә экускурсиядә булдылар.
4 май көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуны, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре И. Зәйниевның «Кәҗә, сарык һәм башкалар»пьесасы буенча спектакль әзерләделәр. Чара Шекше мәдәният йортында узды.
2 май көнне мартын авыл клубында Килдебәк авыл мәдәният йорты, Туктар авыл клубы хезмәткәрләре, шулай ук китапханә мөдирләре белән берлектә Ф.Яруллинның "Койрыксыз сандугач"спектакле куелды.