3 март көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белгечләре балалар белән Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында "Дуслыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз" дигән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар .Акция уку даирәсен киңәйтү, балаларны күпмилләтле халык составы белән таныштыру , төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларны туган телдә укуга тарту һәм кызыксыну уяту. Татарстан халыкларының күпмилләтле телләрендә халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар Татарстанның төрле халыкларының әкиятләрен укыдылар һәм аларның бер-берсенә охшаган булуын белделәр, бу әкиятләр кыюлыкка, намуслылыкка, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтәләр. Балаларга төрле халык әкиятләрен укуның мөһимлеге турында сөйләделәр, чөнки алар якын-тирәдә яшәүче башка милләт вәкилләрен яхшырак белергә, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өндиләр. Чара "Куян өе" халык әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган ачык дәрес үткәрелде.
3 март көнне район мәдәният йортында 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасының "Кабатланмас мизгелләр"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм коллектив катнашты. Концерт җылы, якты һәм бай эчтәлекле булды: миниатюралар, җырлар, бию композицияләре һәм матур шигырьләр тамашачыларны битараф калдырмады.
1 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 3 «Б» сыйныф укучылары өчен «Родной язык – отца и матери язык» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар дөньяда бик күп телләр барлыгын һәм кайберләренең юкка чыгып баруы турында белделәр. Әңгәмә барышында укучылар үз фикерләрен әйттеләр, «Языки народов мира» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, интеллектуаль биремнәр чиштеләр, мәкальләр төзеделәр, әйтемнәр әйттеләр. Бер биремнән икенчесенә күчеп, алар тыңларга гына түгел, логик фикер йөртә, тапкырлык һәм мөстәкыйльлек күрсәтә алдылар. Балаларга туган телеңне ярату гына аз булуы, телдән һәм язма рәвештә уңышлы файдалану өчен аны яхшы белергә кирәклеге турында сөйләделәр. Чара нәтиҗәсендә балалар туган тел – ул байлык, аңа хөрмәт белән карарга, телне тупас, мәгънәсез сүзләр белән пычратмаска һәм башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
26 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йортында ,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ,фольклор коллективлар катнашында «Аш-су рецептлары» дип исемләнгән кич утыру булып узды. Кичә милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан оештырылды. Алып баручы Татарстан халыкларының милли ашлары,ризыклары турында сөйләде .Хуҗабикәләр үзләренең бәйрәмнәргә пешерә торган, гадәти һәм традицион халык аш-су рецептлары, я балачактан ук әниләре һәм әбиләре әзерләгән ризыклар пешерү серләре белән уртаклаштылар. Кич утыручылар "Самавыр", «Кем күбрәк милли ризыкларның исемнәрен белә», "Ризыкны ата","Заря-заряница","Биш парлы"кебек төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Пироглар белән чәй эчү, халык рецептлары белән алмашу һәм искиткеч кәеф катнашучыларга озакка истә калачак.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - “Милли моң " Бөтенроссия фестиваль-конкурсы призерлары.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сәнгать белән яшә» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре!
27 февральдә Марий Эл республикасының Йошкар - Ола шәһәрендә гармунчылар һәм инструменталистларның "Милли моң" Бөтенроссия фестиваль - конкурсы узды. Конкурста мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашты һәм 1, 2 һәм 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
23 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында Туган тел ,Халыклар бердәмлеге елына һәм, әлбәттә инде, Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.Концерт"Мизгел" фольклор ансамблендә катнашучылар чыгышы,"Яшьлек" мәктәп коллективы спектакле, үзешчән артистларның матур җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.Тамашачылар бәйрәм концертыннан канәгать калдылар.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан Елыш, Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу мәдәният йортлары үзешчәннәре 24 февраль көнне Елыш авыл клубында Туфан Миңнуллинның "туган йорт"пьесасы белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар үзләрен театр дөньясында чын күңелдән тойдылар, барлык геройлар белән бергә кайгырдылар һәм шатландылар. Тамашачылар көчле алкышларга күмделәр һәм өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.