ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать  мәктәбендә әтиләр конференциясе оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

23 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Равняйсь ! Смирно !" конкурс программасы үткәрде. Һәр гаиләдә саклаучылар бар - болар бабайлар, олы абыйлар, безнең әтиләр! Безнең һәрберебез өчен Ватан - ул туган һәм яшәгән урын. Егетләр өчен төрле ярышлар әзерләнде, алар дәрт һәм тизлек белән барысын да башкардылар. "Титаннар" һәм "Дуслык" командалары "Өйгә хат", "Ашханәдә дежур ", "Сазлыкны кичү", "Ватанпәрвәр җыр" һ.б. бәйгеләрдә катнаштылар. Нәтиҗәдә, "Титаннар" командасы бер очко өстенлек белән белән җиңде.


23
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Килен - кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелек кебек. Ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бергә яши башлавы килен- кайнана төшенчәсенә барып тоташа. Драматург юмор ярдәмендә әлеге конфликатны җиңел итеп чишү юлларын уйлап тапкан. 21 февраль көнне Олы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл җирлеге үзешчәннәре көче белән әзерләнгән М. Шамхаловның “Кайнана” комедиясе курсәтелде.. Үзешчән артистлар үзләренең ролләрен уңышлы итеп башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

20 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Чал тарихлы Шыңар ягы" дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә әдәби - музыкаль композиция белән башланып китте, кайткан кунаклар, элеккеге җитәкчеләр чыгышы, концерт номерлары белән үрелеп барды. Фойеда тематик күргәзмә эшләде. Очрашу авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов спонсорлыгында Ришат Фазлыйәхмәтов концерты белән дәвам итте.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

19 февраль көнне Түбән Утар авыл клубында (филиа №38) "Җырлап яшик туган илебездә" дип исемләнгән концерт программасы белән Сәрдә авыл клубы үзешчәннәре кунак булды. Концерт программасы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Бу кичтә тамашачылар кызыклы театраль номерларга, төрле стильләрдәге биюләргә тамаша кылды, берсеннән берсе матур эстрада һәм татар халык җырларын ишетте. Һәр концерт номеры тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителеп барды, залда һәм сәхнәдә куңелле атмосфера хөкемсөрде. Концерт тәмамлангач Түбән Утар авыл клубы мөдире Сәрдә авыл клубы үзешчәннәренә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдереп иҗади уңышлар теләде.


19
февраль, 2021 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбендә туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Туган Тел - безнең байлыгыбыз» дигән викторина узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган «Яралы еллар...» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу көнне ил җир шарының төрле нокталарында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларга һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә. Чарага мөхтәрәм кунак – ветеран, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Хөсәенов Мөнир Шәрифҗан улы чакырылган иде. Укучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, шулай ук солдатларыбызның үз бурычларын ничек батырларча һәм профессиональ рәвештә үтәүләре, катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәтүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләделәр. Чара барышында Әфган сугышы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Укучылар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай ук балалар Әфган сугышы турында документаль фильмнарның клипларын һәм фрагментларын карадылар. Әлеге куркыныч сугыш солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында балаларга «Память возвращает нас в Афганистан» дигән стенгазета чыгарырга тәкъдим ителде.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан балалар өчен "Безнең герой - Муса Җәлил" - дип исемләнгән әдәби сәгать оештырдылар. Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар. Балалар бик теләп яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
 


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

15 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрделәр. Чарада Лесхоз мәктәбе укучылары һәм «Ләйсән»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Кичә Мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Карак песи» театральләштерелгән сәхнәсеннән башланды, ул балалар чыгышлары белән дәвам итте. Алар шигырьләр сөйләделәр, М.Җәлил җырларын башкардылар. Балалар бәйрәм киемнәрендә иде, атмосфера тату, иҗади иде. Ата-аналар һәм тамашачылар бик канәгать калдылар. Һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Саба балалар сәнгать  мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан“Батырлык җырлары” кичәсе үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International