Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында 13 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында татар драматургы Аманулла әсәре буенча «Көмеш чүлмәк» (Көмеш чүлмәк) дигән музыкаль, Комеди тамаша булып узды, аны Утар, Мишәбаш, Кызыл Мишә, Тимершык, Югары Симет, Иске Мичән ,Эзмә, Мингәр, Көек, Иләбәр,Сәрдә авыл мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте.
Артистлар тамашачыларга үз иҗатларын чын күңелдән һәм фидакарьлек белән бүләк иттеләр. Программа бик бай булды һәм югары дәрәҗәдә үтте. Катнашучылар бу тамашаны бер сулышта һәм бик теләп карадылар. Артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Тамаша җылы һәм күңелле шартларда узды, барысы да-артистлар да, тамашачылар да, проблемалар турында онытылып, күңел биреп ял иттеләр.
Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең киңәшмәсе
13 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья Яхшылык көненә багышланган «Игелекле эшләр көне» дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Чара балаларның бер-берсенә елмаюларыннан башланды . Викторина сорауларына җавап биреп, балалар яхшылык кылган әдәби геройларны таныдылар. Барысы да «Яхшы сүзләр әйт», «Сүзне әйтеп бетер»,«Игелек бакчасы»,«Мәкаль һәм әйтемне дәвам ит», «Әкият герое - яхшымы яки явызмы? " дигән конкурсларда катнаштылар. Зур кызыксыну белән алар В.Осееваның" Синие листья" һәм " Вырванный лист " хикәяләреннән өзекләр тыңладылар, ә соңыннан геройларның үз-үзләрен тотышы турында фикер алыштылар. Балалар өйдә ничек әти-әнигә булышулары, сыйныфта дуслык, кешелеклелек, шәфкатьлелек турында сөйләделәр. Чара ахырында балалар кояш ясадылар һәм теләкләр яздылар.
Иштуган авыл мәдәният йортында "Йөрәк һаман 18дә" дип исемләнгән юбилярлар кичәсе булып узды. Мәдәният йортына туган көнен билгеләп үтүчеләр— зирәк һәм хезмәт сөючән, тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булып торучы юбилярлар җыелды.Алар өчен җылы сүзләр һәм матур котлаулар, шулай ук бистә үзешчәннәренең иҗади концерт номерлары яңгырады.Туган көн ияләре балалары , туганнары ,дуслары һәм күршеләре тарафыннан бик күп җылы котлау сүзләре ишеттеләр.Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәм очрашуы юбилярлар хөрмәтенә яңгыраган җырлар , йөрәк җылысы, дусларча котлаулар белән тулы иде.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Саба районы һәм Татарстанның танылган гармунчысы Вилорик Вәлиуллин белән очрашу узды.
Иҗат сезонын ачу кысаларында, 6 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында “Бердәм булыйк!” дигән бәйрәм концерты булып үтте. Без, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, яңадан сәхнәгә кайтуыбыз белән бәхетле, хәзер дә моңсуландык. . Ничек итеп шундый алкышларны, җанлы аралашуларны сагынганны бер сүз белән генә аңлатып булмый. Авыл халкы сәхнәгә чыккан артистларны көчле алкышлар белән каршы алды һәм озатып калды. Яраткан тамашачыбызга һәм үзешчән сәнгать артистларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Авыл халкы моннан соңгы тематик һәм бәйрәм чараларына да зур кызыксыну һәм теләк белән йөрерләр, дип ышанып калабыз.
Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 10 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча "Көмеш чүлмәк" музыкаль театральләштерелгән, комедияле тамаша булып узды, аны Мишәбаш, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Көек, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Югары Симет, Мингәр мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачылар әлеге музыкаль спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар. Декорацияләр, музыка, бик дөрес сайланган җырлар һәм биюләр, актерлар уены, барысы да югары дәрәҗәдә иде. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.
9 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М. Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 3 «А» сыйныф укучылары өчен (кл. җит. Л.м. Сәләхиева) Татарстан Республикасы Конституциясе көненә һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихына сәяхәт» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты-балаларның истәлекле урыннар һәм гореф-гадәтләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтү, ТАССР тарихына карата танып-белү кызыксынуын формалаштыру.
7 ноябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, үзешчәннәр катнашында, Юлбат мәдәният йортында «Туган җирем, рәхмәт сиңа!» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадык. Концерт программасы туган җиргә, авыл хезмәтчәннәренә багышланды.
Питрәч районы Керәшен-Сарда авылында "Җырлап яшик"дип исемләнгән Саба район мәдәният йорты коллективы концерты булды. Программада халык җырлары, биюләр, баянда музыкаль чыгышлар булды. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.