Район мәдәният йортының кече залында иллюзияләр һәм җәнлекләр циркының «ZАНЗИБАР»чыгышы булды. Чара күңелле шартларда узды һәм барлык тамашачыларга, балаларга һәм ата-аналарга якты тәэсирләр, хис-кичерешләр бүләк итте.
Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Музыкаль шкатулка" дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрделәр. Максат: балаларның иҗади сәләтләрен формалаштыру, эмоциональ ярдәмчеллекне һәм музыкага хәрәкәт итә белүне үстерү, тыңлау культурасын һәм музыка эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү. Чара Халыкара музыка көненә багышланды.
Оет авыл клубы, китапханә белән берлектә, "Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез, кадерлеләребез!" дип исемләнгән өлкәннәр көненә багышланган чара уздырдылар. Өлкәннәребезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләделәр. Алар үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар.
1 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә өлкәннәр көне уңаеннан чаралар оештырылды.
Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчелеге астында авыл мәдәният йортларында, авыл клубларында халыкара Өлкәннәр көненә багышланган концертлар булып узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар вокал номерлары белән чыгыш ясадылар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм хөрмәтенә стена газеталары ясалды. Барлык номерлар да көчле алкышлар белән үрелеп барды. Әбиләр һәм бабайлар рәхәтләнеп ял иттеләр һәм сөенечләр белән өйләренә таралыштылар.
«Яшьлек» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык-2020» фестивалендә 2 урын яулады!
Дөнья буйлап сәяхәт итү омтылышы, кечкенә елгадан башлап, зур куәтле елгага кебек, үзенең кече ватанында туа. Туган як табигатенә мәхәббәт, авылның истәлекле һәм тарихи урыннары белән кызыксыну, гаҗәеп авылдашлары белән танышу һәм аралашу кеше тормышында, бигрәк тә яшь буын өчен бик мөһим момент булып тора. Сәяхәтен җәяү дә, велосипедта да башларга була, Шекше һәм Алан-Елга егетләре нәкъ шулай килгән. 27 сентябрьдә, Бөтендөнья туризм көнендә, алар кече Ватаныбызның урамнары һәм тарихи урыннары буйлап узды.
Алан-Елга авылының иң өлкән кешеләренең берсе, тыл ветераны Мөхәрләм Рәкыйповның йорты капкасы янында беренче тукталышы аның сугыш еллары авырлыклары турында сөйләвен тыңладылар, якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котладылар.
Киләсе тукталыш Назировлар гаиләсе йорты ишегалдында. Рәсим абый Алан-Елга авылында туып-үскән, хәтере бик әйбәт, үз авылының тарихын яхшы белә, балачакта уйнаган уеннарны да онытмаган. Яшь туристларга ул аларның иң яхшылары турында сөйләде, "Тәтәйле", "Чокырлы", "Чүрәкәйле"дә ничек уйнарга өйрәтте.
Өченче тукталыш элек Шекше авылына юл ачучы капка урнашкан урында иде. Аннан соң халык бәйрәме Сабантуй уза торган мәйданда сәяхәт Шекше һәм Сәрдә авыллары арасындагы ташлардан ага торган чишмә янында тәмамланды.
"Туристик сәяхәт "Шекше авыл мәдәният йорты мөдире тарафыннан" Ямьле Саба " проекты кысаларында оештырылды, ул Саба районы оешуга 90 ел, ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
26 сентябрь көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Сүлә авыл мәдәният йорты мөдире, Курсабаш авыл китапханәсе мөдире һәм Түбән Утар авыл клубы мөдире белән берлектә уңыш бәйрәменә багышланган концерт программасы оештырдылар.Чараны үткәрүгә чакырылган «Vip Star» яшьләр төркеме үзләреннән зур өлеш кертте . «Йолдызлар кабына» дип аталган концерт тамашачыларны җыйды, алар яшь артистлар чыгышын бик теләп карадылар һәм көчле алкышларга күмделәр. Шулай ук «Көз бүләкләре» күргәзмәсе дә оештырылды.
Җир йөзендәге иң зур елгалар да кечкенә генә инештән юл алган кебек, дөнья буйлап сәяхәт итәргә омтылуның башлангычы да иң элек үз ватаныңда ярала. Туган якның гүзәл табигатен ярату, истәлекле һәм тарихи урыннары белән кызыксыну, гаҗәеп тырыш уңган кешеләре белән танышу, аралашу,аеруча яшь буын өчен үтә дә мөһим һәм кызыклы чараларның берсе. Җәяүләп, яисә ике тәгәрмәчле дустың- велосипедыңны иярлә дә туристик сәяхәткә кузгал. Шекше һәм Алан-Елга авылларында туып, үсеп килүче балалар белән оештырылган бүгенге чараны да без нәкъ менә югарыда әйтелгән максатларны күздә тотып үткәрдек. Аны “Туристик сәяхәт” дип атадык. Көнен дә махсус туры китереп сайладык, чөнки 27нче сентябрь календарь битләрендә Бөтендөнья туризм көне буларак билгеләнгән.
Сәяхәтебез Алан-Елга авылында башланды. Беренче тукталыш 1 май урамындагы иң өлкән кешеләрнең берсе, тыл ветераны Мөхәрләм абый Рәкыйповлар капка төбендә булды. Әле буыннары да ныгып бетмәгән малай Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән беррәттән иң авыр эшләрне башкарган, фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап урак урган, ат җигеп тә эшләгән. Балаларны бик сөенеп каршы алды Мөхәрләм абый, якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котлауларны да бик җылы кабул итте.
Икенче тукталышны Нәзировлар ишегалдында ясадык. Йорт хуҗасы Расим абый үтә дә яхшы хәтерле, зирәк һәм тапкыр, бик уңган кеше. Үз авылының тарихын бик тирәнтен белә, балачакта яратып уйнаган уеннарын да онытмый. Яшь туристларны да ул нәкъ менә шулар белән таныштырды. 40-50нче елларда Алан-Елга малайлары арасында иң шәп саналган “Тәтәйле”, “Чокырлы”, “Чүрәкәйле” уеннары, аларның тәртибе һәм шартлары турында сөйләде. Балалар ул өйрәткәннәрнең барысын да “колакларын торгызып” тыңлап, чиратлашып уйнап та карадылар.
Алдагы тукталыш Шекше авылында, элеккеге “Авыл капкасы” урынында булды. Биредә балаларга данлыклы Гыймай бай үгезе һәм аның авылны бүреләрдән саклап калуы хакында бәян ителде.
Сабантуй мәйданы- туристик сәяхәтнең тагын бер тукталышы. Авылның иң матур урыннарыннан санала ул. Зур юл читендә урнашкан мәйдан үтеп-китеп йөрүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Балалар биредә ял итеп, халкыбызның мили бәйрәме хакында белгәннәрен сөйләп алдылар һәм “Ташкискән” чишмәсенә юл алдылар. Ул күрше Сәрдә авылы белән ике арада урнашып, таш арасыннан агып чыга. Элек-электән Шекше авылының түбән урамнарында яшәүчеләр эчәр суны шушы чишмәдән ташыганнар, ул бүген дә безнең өчен тереклек чыганагы. Чишмәдән бераз түбәндәрәк, Сәрдә елгасына таба, бик чиста тирән күлләр булган, аларга ел саен кыр үрдәкләре кайтып төпләнгән. Күлләрнең берсен “Серле күл” дип йөрткәннәр, чөнки аның төбендә тәүлекнең билгеле бер вакытында төрледән- төрле сурәтләр пәйда булган, авлыбызның иң өлкән кешесе Зәкия апа Таһированың, мәсәлән, бала чагында күл төбендә самавыр янында чәй эчеп утырган кешеләрне күргәне булган. Илдә күпләп торф чыгару башлангач, Шекше күлләре дә зыян күргән, алар урнашкан үзәнлекләрдән торф ала торгач, сулары кибеп, күлләр бөтенләй юкка чыккан.
Кызыклы һәм мавыктыргыч “Туристик сәяхәт” тән балалар үзләре өчен бик күп мәгълүматлар алып кайттылар, рәхәтләнеп аралаштылар, ял иттеләр. Әлеге чара Шекше мәдәният йорты мөдире Л.Хисмәтова тарфыннан, “Ямьле Саба” проекты кысаларында, Саба районы оешуның 90 еллыгына, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелде.
26 сентябрь көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Баландыш мәдәният йортында халык өчен ял кичәсе оештырдылар.