Район мәдәният йорты сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 100 еллыгына багышланган мастер-классы узды. Чара барлык катнашучылар өчен зур мәдәни вакыйга һәм якты бәйрәм булды. Мастер-класс барлык катнашучыларга да якты тәэсирләр, хис-кичерешләр бүләк итте, программа һәм кызыклы биюләр белән истә калды.
23 сентябрь көнне район мәдәният йортында хореография һәм вокал буенча өстәмә дәресләр узды. Барлык теләүчеләрне хореография, вокал буенча дәресләргә чакырабыз, шулай ук гитарада уйнарга өйрәтәбез.
«Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Безнең планетада тынычлык " дигән чара үткәрелде.
23 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе белән берлектә тарихи урыннар буйлап экскурсия оештырдылар. Экскурсия Шәмәрдән халкы белән бергә «Лесхоз – Богатые Сабы» маршруты буенча узды. Сәяхәтебез Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музееннан башланды. Экскурсовод Рания Салихова музей тарихы турында сөйләде һәм «Животный мир» бүлегендәге экспонатлар белән таныштырды. Шулай ук чаң манарасы музеенда булдылар, анда хезмәткәр Аида Асанова чаң тарихы турында сөйләде. Аннан соң «Saba park» та, «Ямьле Саба» яр буенда булдылар. Соңыннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена киттеләр. Экскурсия барышында экскурсовод-гид Т.Р.Вәлиева Саба районы, аның кызыклы урыннары һәм күренекле шәхесләре турында сөйләде. Экскурсия яхшы тәэсирләр һәм якты мизгелләр белән истә калды.
21 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләнгән хәйрия концерты тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән «Тулган ай» фольклор коллективы чыгыш ясады. Бәйрәм программасында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Концерт халык җырлары, татар биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алдылар. Залда гаҗәеп җылы бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
"Йолдызлар-иртәгә"иҗат программасының йомгаклау гала-концерты.
17 сентябрьдә Хәтер һәм дан елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Теләкләр салават күпере” дигән мастер – класс оештырдылар. Чараның максаты – балаларда патриотизм, теләктәшлек, толерантлык хисләре тәрбияләү. Балаларга Тынычлык көне турында сөйләнде, кәгазьдән күгәрчен ясау буенча мастер – класс үткәрелде. Шулай ук чарада катнашучылар тынычлык, дуслык, толерантлык турында фикер алыштылар. Соңыннан кәгазь күгәрченнәргә теләкләр язып, кошларны Теләкләр салават күперенә беркеттеләр.
«Тамчы» вокаль ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» XX фестивале Гала-концертының бүләкләү тантанасында катнашты .
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары яшь музыкантлар өчен "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсында катнашты .
16 сентябрь көнне район мәдәният йортында театр сәнгате, хореография буенча өстәмә дәресләр үткәрелде. Укучыларда фикерләү һәм танып-белү кызыксынуларын активлаштырдылар, фантазия һәм воображение, туган сүзгә мәхәббәт уяттылар, хисләр һәм бер-береңә ярдәм итешергә өйрәнделәр.