ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналының икенче тур нәтиҗәләре.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 сентябрь көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Шекше һәм Явлаштау авыл китапханәчеләре, Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клуб мөдирләре "Явлаштау Сәрдә арасы- ерак түгел барасы" дип исемләнгән туристик маршрут оештырдылар. Сәрдә авылы белән тыгыз элемтәдә яшәгән Явлаштау авыл халкы. Кыз бирешкән, малай өйләрдереп туганлашкан. Йөргән юллары да Сәрдә аркылы булган Явлаштаулыларның. Шуңа күрә Сәрдә авылының тарихы, андагы яңалыклар белән танышу максатыннан, "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар Сәрдә авылына юл тоттылар. Сәрдә авыл клуб мөдире Ибатуллин Рузил, Шекше авыл китапханәчесе Ибатуллина Ландыш, кунакларны каршылап, авылның тарихы ,бүгенгесе белән таныштырып бардылар. Чишмә буенда Илмира апа Гыймаеваның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштык. Рәис абый Дәүләтшинның музеенда булдык. Кайнар коймак һәм самавыр чәе белән сыйландык. "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апалар рәхмәт йөзеннән үзләре чиккән кулъяулык һәм алъяпкыч бүләк иттеләр, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр.


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

13 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Иске Икшермә мәдәният йортында "Туган җирем минем Татарстан " дип исемләнгән тематик концерт үткәрелде. Концерт программасында туган ягыбызга багышланган җырларны Иске Икшермә мәдәният йорты каршында эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары һәм җырчылары башкарды. 8 кеше катнашты.


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы башланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12 сентябрь көнне "Ямьле Саба" яр буенда "Кабак бәйрәме" үткәрелде, анда районның төрле оешмалары катнашты. Бәйрәмнең төп объекты кабак һәм аның белән бәйле барлык әйберләр — аш-судан алып бу яшелчә рәвешендәге кул эшләре эшләнмәләренә кадәр иде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда катнаштылар, шулай ук мактаулы I урынны яуладылар.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, сәламәт һәм аек яшәү рәвешен кисәтү максатыннан 11 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен " куркыныч эчемлекләр «дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның темасы: сыра эчемлеге. «Иртә алкоголизм» темасына лекциядә фельдшер Мөхәммәтова Р.А. балалар һәм яшүсмерләр организмына алкогольнең йогынтысы, кеше харакында нинди үзгәрешләр баруы һәм баш мие зарарлануның кире кайтмас нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Әңгәмә барышында балалар «ни өчен балалар һәм яшүсмерләр алкоголь куллана? " дигән сорауга җавап бирделәр."Мәгълүмат сәгате ахырында балалар үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга сүз бирделәр.

“Саба балалар сәнгать мәктәбе” укучылары белән экстремизм һәм террорга каршы багышланган, профилактик чара -  рәсем күргәзмәсе оештырылды.

09 сентябрь көнне “Саба балалар сәнгать мәктәбе” укытучысы Галиева Э.Р. һәм рәсем бүлегенә йөрүче укучылары белән берлектә, экстремизм һәм террорга каршы профилактик рәсем күргәзмәсе оештырдылар.

Чарада мәктәп директоры Газизов А.З., урынбасары Садриева Г.Ш., Саба районы буенча эчке эшләр бүлегенең ПЦО начальнигы-полиция майоры Сафиуллин Д. Ф. катнашты. Алар, укучыларга экстремизм һәм террорга каршы тирәнтен, тәрбияви, профилактик чыгыш ясадылар.

Күргәзмәдә, укучыларыбыз, бик актив катнаштылар. Үзләренең фикерләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар.

Чара ахырында укучыларга кәгазьдән кисеп эшләнгән, тынычлык, татулык билгесе, ак күгәрчен тапшырылды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Көз-матур вакыт! Елның алтын чоры. Нәкъ менә шул ел фасылы турында күп кенә әсәрләр язылган. Балаларны таныштырып, ел фасылының үзенчәлекләре һәм аның билгеләре турында сөйлибез. Көзнең иң кызган чагында 10 сентябрь көнне Мамалай авыл клубы мөдире «Кояшкай» балалар бакчасында «Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Үз эшләрендә балалар төрле табигый материаллар: миләш, кызыл карлыган, яфраклар, карабодай, чәчәкләр һәм ботаклар кулландылар. Һәр эшкә күпме иҗат, уйлап табулар, фантазияләр салынган иде. Эшләнмәләр бик үзенчәлекле килеп чыкты.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

9 сентябрь көнне, Балалар сәнгать мәктәбендә, укучылар өчен кызыклы һәм файдалы очрашу оештырылды. Республикабызның танылган артисты Хәбибуллин Ядекәр  Зәкәрия улы җитәкчелегендә, вокал һәм баян классларында укучылар өчен, сәхнә осталыгына өйрәтү буенча мастер-класс күрсәтелде. Ядекәр Зәкәрия улы укучыларны татар эстрада музыкасы тарихы, республикабызда музыка сәнгатенең үсеше һәм хәзерге көне белән дә таныштырды. Дәүлиева Г.Р. җитәкчелегендәге вокалистларыбызның чыгышы, кунакларыбыз тарафыннан югары бәяләнде, алкышларга күмелде. Бу очрашу, укучыларыбызның танып- белү, иҗади сәләтләрен үстерүдә, аларга әхлакый- патриотик тәрбия бирүдә максатчан эш булып тора, киләчәктә һөнәр сайлауда кызыксыну уята.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9 сентябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Килдебәк авылы халкы өчен «Капка янында» дип исемләнгән кич утыру оештырдылар.
Кич утыру - ул безгә мирас буенча килгән халык гореф-гадәтләренең берсе.
Чарада катнашучылар кич белән капка янында күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә.
һәр авылда үз кич утырулар булган. Аларда үзләрен күрсәтергә, башкаларга карарга, такмаклар әйтергә, халык җырларын, көлкеле җырлар җырларга һәм күңел ачарга җыелганнар. Шулай итеп әкиятләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, уеннар барлыкка килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International