8 июль көнне Гаилә, тугрылык, мәхәббәт көне уңаеннан Югары Шытсу авылына ТНВ – Планета телеканалының “Татарлар” программасыннан телевидениега төшерү төркеме килде. Төркемне Югары Шытсу мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Көмеш тел” халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Ул «Әйт, авылым», «Җырла, җырла дип әйтәсез», «Яшь күңел» җырларын башкарды, аннан һәркем үзе турында, ансамбльнең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Тележурналистлар ансамбль әгъзалары Сәрия һәм Шамил Мөхетдиновлар гаиләсе белән очрашып, Сәрия апаның чигелгән кул эшләрен – калфаклар, сөлгеләр, яулыклар, күлмәкләр, алъяпкычлар – карадылар. Шулай ук мәдәният йортының газ операторы, әти – әнисе 67 елдан артык бергә тигез гомер кичерүче Хидиятуллин И.Н. гаиләсе белән дә таныштылар. Аннан озак еллар мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләгән Хайруллина С. йортына юл алдылар. Суфыя апа ТАССР заманындагы авыл тормышы турында сөйләде. Китәр алдыннан телевидение хезмәткәрләре мәчеттә һәм Түбән Шытсу төп мәктәбенең музеенда булдылар.
Тугрылык һәм мәхәббәт - ул бер-берсеннән аерылмый торган төшенчәләр. Тугрылык - ул тотрыклылык һәм үз хисләренең үзгәрмәүчәнлеге. Ул бары тик тулы ышаныч һәм ихласлык булганда гына барлыкка килә. Мәхәббәт - ул башка кешегә карата тирән йөрәккә бәйле хис. Димәк, тугрылык һәм мәхәббәт - ул бербөтеннең ике яртысы дигән сүз, чөнки гашыйк кеше генә йөрәк, сүз һәм күңел белән дә сөеклесенә дә тугры булачак.
8 июльдә бөтен Россия буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан, без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре "Капка төпләре - авылым кичләре" дип исемләнгән проектка старт бирдек. Башлангыч этап шушы датага багышланган, урамның 1/3 өлешендә яшәүчеләргә, халыкта Тубән өч, Тукай урамы диелә. Быел Гандалиф апа һәм Әхмәтган абый, тыл ветераны Разия апа Закирова, биш бала атасы Фәрит абый Әхмәтов, ТАССР Югары Советы депутаты Рәзинә Ярмөхәммәтова - Хәсәнова гаиләсе - алар барысы да Тукай урамындагы "Тубән оч" та яшәүче күршеләр. Капка янындагы эскәмиядәге бәйрәм утырышы җыр-бию, өлкән буын яшьлеге хатирәләре белән узды, шулай ук гаиләдәге дуслык, озын гомер серләре белән уртаклаштык
Тугрылык һәм мәхәббәт - ул бер-берсеннән аерылмый торган төшенчәләр. Тугрылык - ул тотрыклылык һәм үз хисләренең үзгәрмәүчәнлеге. Ул бары тик тулы ышаныч һәм ихласлык булганда гына барлыкка килә. Мәхәббәт - ул башка кешегә карата тирән йөрәккә бәйле хис. Димәк, тугрылык һәм мәхәббәт - ул бербөтеннең ике яртысы дигән сүз, чөнки гашыйк кеше генә йөрәк, сүз һәм күңел белән дә сөеклесенә дә тугры булачак.
8 июльдә бөтен Россия буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан, без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре "Капка төпләре - авылым кичләре" дип исемләнгән проектка старт бирдек. Башлангыч этап шушы датага багышланган, урамның 1/3 өлешендә яшәүчеләргә, халыкта Тубән өч, Тукай урамы диелә. Быел Гандалиф апа һәм Әхмәтган абый, тыл ветераны Разия апа Закирова, биш бала атасы Фәрит абый Әхмәтов, ТАССР Югары Советы депутаты Рәзинә Ярмөхәммәтова - Хәсәнова гаиләсе - алар барысы да Тукай урамындагы "Тубән оч" та яшәүче күршеләр. Капка янындагы эскәмиядәге бәйрәм утырышы җыр-бию, өлкән буын яшьлеге хатирәләре белән узды, шулай ук гаиләдәге дуслык, озын гомер серләре белән уртаклаштык
9 июльдә "Голбакча" ансамбле кунакларны һәм район халкын үзенең төрле җырлары белән шатландырды. Искиткеч энергетика һәм куәтле позитив заряд кунакларга тәэмин ителде.
Өстәл уеннары - ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Иң мөһиме өстәл уеннары белемнәрне үстерергә, фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук, «Biblio party» клубының катнашучылары уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул иттеләр, бер-берсе белән аралашып күңелле вакыт үткәрделәр.Кич барышында лото, шашка, «Мафия» уеннары уйнатылды. Дуслар белән яхшы вакыт үткәрү – менә «Game Time» өстәл уеннарың нәтиҗәсе. Уеннар мавыктыргыч һәм күнелле үтте.
"Ямьле Саба" туристик маршруты проекты кысаларында зав.Килдебәк авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә 7 июль көнне “Туган авылым Килдебәгем"дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Балаларда туган авыллары турында күзаллаулар формалаштыру, әхлакый-патриотик хисләр, үз туган иленә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән оештырылды. Башта балалар авылның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Килдебәк авылының беренче күченүчеләре турында белделәр. 1 нче маршрутта китапханә, мәдәният йорты белән таныштылар. Кемгә нигез салучылар, аларның барлыкка килү тарихы нидән башланганын белделәр. Шулай ук авыл советында булдылар, алар үз эшләре турында җентекләп сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлнең 2 нче маршрутын, мемориаль тактада исемнәрен укыдылар, безнең авылдан күпме кеше фронтка китте. - Авыл халкы авыр сугыш елларын кичерде. Орденның тулы кавалеры Тимергалиев Корбангали Корбангали улы бюсты янында 3 нче маршрут балаларга аның батырлыклары һәм тормышлары турында сөйләделәр. Экскурсия Яр буе урамында тәмамланды, анда гомере буе майор Раков Фәрит абый яшәгән, сугыштан соң гомере буе ОБЖ укытучысы булып эшләгән, очрашуга кызы Роза апа килгән, әтисе турында сөйләде. Экскурсия барысына да ошады.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен музыкаль-уен программасы оештырдылар. әлеге чараның максаты-үсеп килүче буынның сәламәт, актив һәм мәдәни ялын тәэмин итү. Балалар бик шатлык белән җитезлек, җиңел һәм зирәклекне үстерү буенча спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Күңелле кверз викторинасы сорауларына җавап бирделәр һәм «Паровозик», «Змейка» һ.б. уеннар уйнадылар.
5 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Ямьле Саба" проекты кысаларында , балалар өчен авылыбызның тарихи урыннары буйлап экскурсия оештырдылар, Муса Җәлил урамы буйлап йөрделәр, әлеге урамның тарихы белән таныштылар, Бөек язучыбызның яраткан әсәрләрен искә төшерделәр. Аннары барысы бергә янәшәдә урнашкан" Актым" чишмәсендә булдылар, Бәллүр Чиста су татып карадыла
Хәзерге вакытта китапханәнең яшьләр белән эшләве яңа алымнар таләп итә.
Яшьләр еш кына китапханә — ул күңелсез урын, үткәндәге кичерешләр дип уйлый. Әмма Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе бу карар белән бердә килешми. Китапханә ул вакытны файдалы күңелле үткәрергә мөмкин булган урыннарның берсе. Шул максат белән китапханәчеләр, яшьләр өчен мәхәббәт хештегы астында «Biblio pati» әдәби-музыкаль кичә оештырдылар.
Кичә тренинг формасында узган мавыктыргыч танышу белән башланып китте. Анда барлык катнашучылар да үзләре белән таныштырдылар, аннары үзләренә пар сайлап, журналист һөнәре нигезләрен белән таныштылар. Кичәнең үзенчәлеге чакырылган кунаклар иде, Альберт Галимуллин һәм Гүзәл Шәфигуллина. Алар үзләренең җырлары белән кичәне тагында бизәп җибәрделәр.
Әдәби кичәнең темасы итеп “Мәхәббәт” темасы сайланды һәм бу очраклы гына түгел, чөнки мәхәббәт безне гомеребез буе озата бара һәм кызыксындыра.
Яшьләр бу темага бик теләп фикер алыштылар. Әңгәмә барышында мәхәббәт нәрсә ул, беренче мәхәббәт ничә яшьтә була, чын мәхәббәт бармы кебек сорауларга җаваплар эзләнде. Ә Гөлүсә Шаһбанның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен яшьләр уку, алып баручыларда зур куаныч уятты.
Кичә ахырында барлык кунаклар һәм укучылар үз куллары белән “Нәрсә ул мәхәббәт?” дигән сорауга җавап яздылар һәм истәлекле газетаны бизәделәр.
Кичә бик күп шатлыклы, җылы хисләр уятты. Шулай ук яшьләр, китапханәдә күрергә теләгән үзенчәлекле уй-фикерләре, үзләренең креатив идеяләры белән уртаклаштылар.
Барлык кунаклар яхшы кәеф белән һәм мондый кичәләрне ешрак уздырырга кирәк дигән теләкләр белән таралыштылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбеннән Хөснетдинова Динара - «Summertime» халыкара сәнгать конкурсының II дәрәҗә лауреаты .