28 июнь көнне Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Казаннан бер төркем туристлар булып китте. Кунаклар музей экспозицияләрендә күргәннәреннән канәгать калдылар. Кунаклар Саба районына соклануларын белдерделәр.
27 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Яшьләр көне уңаеннан "Лесхоз кичләре"дип исемләнгән ачык һавада музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрделәр. "Биш парлы","Йөзек салышлы"кебек халык уеннарыннан башка нинди уеннар уздырыла. Яшьләр бик теләп халык уеннары уйнадылар, халык, эстрада, заманча җырлар җырладылар һәм биеделәр.
28 июнь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре күл һәм Мишә елгасы буйлап экскурсия оештырдылар, шулай ук балалар өчен диңгез һәм балыкчылык көненә багышланган "зур һәм кечкенә балык тот" дигән яшь балыкчылар конкурсы үткәрделәр. Башта техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Балаларга истәлекле датаның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, шуннан соң кәгазь корабликлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Шулай ук яшь балыкчылар балык тотканнар, ә кечкенәрәк балалар җиләк-җимеш җыйганнар һәм сыйлаганнар.Шулай ук балалар "Ар тауы"тарихи тауга күтәрелделәр. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Һәр катнашучы татлы призлар алды.
27 июнь-илебезнең бөтен территориясендә Яшьләр көне билгеләп үтелә торган көн.Бүген без Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә саф һавада яшьләр өчен " Яшьлек! Нинди гүзәл син!". Яшьләр белән төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар.Яшьләр уеннарда бик теләп катнаштылар.Барысы да бик канәгать калды, чөнки вакыт файдалы һәм күңелле узды.
ТАССРның 100 еллык юбилеена, Әбрар Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә "Минем Татарстан" дигән китап күргәзмәсе төзелде .
Күргәзмә Татарстан җирендә яшәүче халыкларның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган китаплар урын алды. Алар арасында «Серле Казан», «Этнография татарского народа», «Казан», Д.Р. Шәрәфетдинов «Сабан туе», «Татарстан из века в век», Л.А. Харисова «Ватаным Татарстан», С. Алишев «Всё об истории Казани» кебек китаплары.
Бу күргәзмәнең тагын бер үзенчәлеге шунда, һәр теләгән китап укучы китаплар белән танышу белән беррәттән Татарстаныбыз тарихына кагылышлы викторина сорауларына җавап таба алуы. Сораулар китапларга беркетелде, һәм җавапларны шул китаплардан табарга мөмкин иде. Бу укучыларны бик кызыксындырды
26 июнь көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар, Мотыйгуллин урамындагы яңа мәчет янында саф һавада интеллектуаль викториналар оештырдылар.
26 июнь көнне мәдәният бүлеге Саба районы мәктәпләренә " Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945".
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары каникулны бик актив һәм файдалы үткәрәләр.
Олы Нырты авыл китапханәсе ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында « ТАССР үткәне һәм бүгенгесе»дип исемләнгән стенд һәм китап күргәзмәсе оештырды,аңа күзәтү ясады. Күргәзмәдә китапханәче балаларны ТАССРның борынгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр булган юлын яктырткан әдәбият белән таныштырды. Шулай ук халкыбызның мәдәнияте, көнкүреше һәм сәнгате турында материаллар тәкъдим ителде. Күргәзмәдән В .В. Маяковскийның «Мин Советлар Союзы гражданины» дигән китабын кычкырып укыдылар. Чараны табигатьтә ТАССР турында презентация карау белән дәвам иттеләр.
Яңа Мичән авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Моя Республика-Мой Татарстан” дигән танып белү сәгате үткәрде. Үткәрелгән мероприятиядә китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихын , традицияләре, бәйрәмнәре турында сөйләде. Төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Бөек Ватан сугышы елларында – Татарстан” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар.Укучыларга “Үткәнәрдә тарих эзе”дигән исем астында күргәзмә тәкъдим ителде.Катнашучылар җиңү яулап алуда ватандашларыбызның, авылдашларыбызның зур көче керүен аңладылар, сорауларга тулы җаваплар алдылар.Чара ахырында укучылар илебезнең сугышларсыз тыныч яшәүен теләп ак күгәрченнәр ясап “Тынычлык күгәрчене” акциясенә кушылдылар.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре район халкын һәм кунакларын тере музыка, җыр-бию белән генә түгел, хореография белән дә сөендереп калмыйлар. 25 июнь көнне "Ямьле - Саба" яр буенда "Дулкын" бию коллективы "Яшьлек" бию коллективы белән бер-бер артлы төрле халыкларның яраткан халык биюләрен күрсәттеләр. Халык шатлык хисе белән сокланды, һәркайда көчле алкышлар яңгырады.