24 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җиңү Парады", "Тынычлык күгәрчене", "Мин асфальтта рәсем ясыйм" акцияләре кысаларында балалар өчен саф һавада интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар оештырдылар.
24 июнь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе, мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылган "Ямьле Саба" проекты үз эшен башлап җибәрде. Проектның төп максаты-Саба районы халкының игътибарын туган як тарихына җәлеп итү. Проектның беренче маршруты район мәдәният объектлары буенча төзелде. Маршрут барышында балалар район китапханәсендә, музейда, сәнгать мәктәбендә, мәчеттә һәм мәдәният йортында булдылар. Балалар әлеге объектларның барлыкка килү тарихы белән танышып, төрле мастер – классларда катнаштылар. Туристик маршрут ахырында балаларны зур сюрприз көтә иде: алар театр актерлары роленә кереп, "Шалкан"спектакле куелышында катнаштылар.
Халыкара Олимпия көне - һәр ел 23 июнь көнне билгеләп үтелә торган бәйрәм. Чараның максаты - бөтен дөньяда спортны пропагандалау һәм яшенә, җенесенә яки спорт осталыгына һәм сәләтенә карамастан, барлык теләүчеләрне спорт хәрәкәтендә катнаштыру. Әлеге көн Халыкара Олимпия Комитеты карары буенча билгеләнә.
Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе "Без булачак чемпионнар" дип аталган әңгәмә -уен үткәрде. Чара балалар белән ачык һавада үтте. Китапханәчеләр спорт төрләре, Олимпия хәрәкәтенең торгызылуы турында сөйләштеләр һәм, әлбәттә, балаларны уеннар белән күңел ачтырдылар. Балалар күп төрле хисләр алдылар, үзләре өчен күп нәрсә белделәр, ахырда актив катнашулары өчен барысы да кечкенә бүләкләргә ия булдылар
Шушы көн уңаеннан, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дус, кыю һәм оптимизм белән сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип исемләнгән мәгълүмати уен программасы үткәрделәр. Чара башында китапханәче балаларны «Спорт энциклопедиясе» китабы белән таныштырды, аннан балалар төрле спорт төрләре барлыкка килү тарихы турында белделәр. Китапханәче сөйләгәннән соң балалар гимнастик снарядлар белән шөгыльләнделәр.
22 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк китапханә белән берлектә "Ямьле-Саба" яр буенда ял итүчеләр өчен тере музыка һәм шигърият сөючеләр өчен музыкаль кичә оештырдылар.
22 июнь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә "Хәтер шәме" акциясендә катнаштылар.
22 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яшьләр урамында балалар өчен чираттагы бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 тигез көчле командага бүленде. Командаларга исем уйлап табу өчен берничә минут вакыт бирелде.
Балалар ярышларда актив катнаштылар: җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр, тизлеккә биремнәрне үтәүдә көч сынаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, бәйрәмдә күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Бәйрәмдә пассив Күзәтүчеләр булмады. Барлык балалар да үткәрелгән вакыттан канәгать калдылар.
Соңыннан оештыручылар барлык балаларга уңышлар, сәламәтлек, Кояш нуры һәм җиңүләр теләделәр.
22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көн. 1941 елда бу көнне барлык гражданнарының тормышына коточкыч җимергеч сугыш бәреп керде. Туган илне яклап гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә...Фашистлар лагерьларында газап һәм интегүләрдән үлгән, газ камераларында янган һәм снарядларда шартлаган кешеләр истәлегенә... Танклар астына ташланган һәм үз гәүдәсе белән балаларны һәм картларны атудан саклаган кешеләр истәлегенә... Бүген алар истәлегенә без шәмнәр кабызабыз. Шәм уты, иман символы кебек, җир йөзе өчен башын салган, туган иленә ахыргача тугры булганнар хакына янып торсын. Бүген без Ике Басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдык. Кулларга шәм тотып, бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдык. Авыл яшьләре белән шул куркыныч таң яктысы истәлегенә елга агымы буйлап ялкынлы шәмнәрне җибәрдек. Син дә һәлак булганнар истәлегенә шәм яндыр.
21 июнь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә «Хәтер шәме»акциясе оештырдылар. Шекше авылы үзәгендә урнашкан обелиск янына авыл яшьләре чакырылган иде. Хәтер шәмнәре кабызылды һәм безнең герой-авылдашларыбызның күпсанлы исемнәре язылган обелиск янында, сугыш алып киткән ватандашлар истәлеге буларак, чәчәкләр куелды. Акциядән соң яшьләр алдында Шекше мәдәният йорты мөдире Л.Хисмәтова чыгыш ясады һәм фронтта дошман белән көрәшкән, партизан отрядларында сугышкан, фашист концлагерьларында җәфа чиккән, ялсыз һәм ашсыз тылда эшләгән, Берлинга һәм Прагага кадәр барып җиткән һәм бүген безнең арада булмаган Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга чакырды.
19 июньдә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре район халкы һәм кунаклары өчен таныш җырларны тере тавыш белән башкаруны оештырдылар. Халык бик канәгать калды. Барысына да җыр бәйрәме ошады.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «SFORZANDO» Халыкара музыка премиясе» конкурсы призерлары.