Балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше.
Дети – это цветы жизни! Все согласятся с мнением, что нет ничего ценнее и лучше, чем смотреть на своего радостного ребенка.
В День России витало в воздухе ощущение всеобщего праздника. Повсюду звучали детские песни, радостный смех. Как хорошо, что лето начинается с такой яркой страницы, как этот замечательный праздничный день.
Сотрудники отдела культуры во дворе провели шумный и веселый праздник детворы – развлекательно-познавательное мероприятие «Пусть всегда будет солнце!». Именно с этой песней начался праздник. В течение всего мероприятия звучали песни о детстве, мире и добре, дети водили хоровод дружбы, подпевали и танцевали.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән саф һавада «Күңелле балачак» уеннары оештырдылар. Чара эстафета, җәйге тематикага табышмаклар чишү рәвешендә барды. Балалар барлык этапларда да актив катнаштылар, җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр. Эстафетаны үткәрүдә дулкынландыргыч мизгел булса да, бәйрәмдә күңелле һәм тату атмосфера сизелде. Барлык балалар да канәгать калдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары пленэрга чыкты.
9 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә Лесхоз бистәсе яшьләре белән дуслар көне уңаеннан очрашу кичәсе үткәрделәр.
10 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле балачак"дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Чара барышында күңелле конкурслар, уеннар оештырылды.
9 июнь көнне Шекше мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе балалар өчен Халыкара дуслар көненә багышланган ачык һавада «Бергә күңелле уйнарга» дип исемләнгән уен программасы оештырды. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туп белән төрле уеннар уйнадылар. Чара ахырында балаларга баллы бүләк тапшырылды.
9 нчы июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар мәйданчыгында Халыкара дуслар көненә багышланган- "Дуслар арасында ничек яхшы"-диеп исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Әлеге чараның максаты- бер-берең белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, тормышта дуслык сүзенең нинди зур мәгънәгә ия булуына төшендерү, дуслык кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту иде. Чара барышында балалар бәйрәм белән таныштылар, "Тугры дус" викторина сорауларына җавап бирделәр, дуслык турында мәкаль әйтештеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ике минут эчендә-кәгазь битенә ясалган бер әкият героеның икенче парын табарга тиеш иделәр. Ахырдан балалар татлы ризыклар белән сыйландылар.
9 нчы июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ачык һавада балалар белән “Бергә күңелле”-диеп исемләнгән күңелле уеннар үткәрделәр.
6 июнь көнне Сүлә авыл клубы мөдире бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан "Яраткан Пушкинның герое"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.Балалар бик теләп әкиятләрдән рәсемнәр ясадылар, шулай ук язучының китаплары һәм биографиясе белән таныштылар.Пушкин әкиятләре турында викторина үткәрелде.