6 июнь рус теле көне. Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Без Пушкинны укыйбыз" акциясен оештырдылар. Катнашучылар Пушкин, Ган Христиан Андерсен, Чехов, Толстой язучыларының әсәрләрен укыдылар.Чара табигать кочагында үтте
5 июнь көнне Сүлә авыл клубы мөдире Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә асфальтта "Минем хыялым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы.
3 июнь көнне Сүлә авыл клубы мөдире, Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, асфальтта, "Минем хыялым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба муниципаль районы авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары тарафыннан, балаларны яклау көне уңаеннан, онлайн стенгазеталар чыгарылды, төрле бәйрәм чараларында төшкән фотолардан видеороликлар ясалды, онлайн видео-экскурсияләр оештырылды, асфальтка рәсем ясау конкурслары үтте.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тематик онлайн-дәресләр.
Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышлап, "Мин яратам сине, Туган ягым!" дигән онлайн стенгазета чыгарды.
Шекше һәм Алан-Елга авылларында миллилекне, өй, капка, койма бизәлешендә нәкъ менә татар халкына хас үзенчәлекләрне саклап калу, халыкның моңа игътибарын җәлеп итү һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Шекше авыл мәдәният йорты “Авылым бизәкләре” дип исемләнгән онлайн-сәхифә ачты. ТАССРның 100, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган чара ике авыл урамнарын карап, йөреп чыгудан башланды, игътибарны җәлеп итәрдәй хуҗалыклар янына туктап материал тупланды, анализлаганнан соң, фотоларны инстаграмдагы аккаунтка урнаштырып, күрсәтелгән матур йорт астына аның хуҗалары турында мәгълүмат язып барылды. Яңа төр эш алымы аккаунтка язылучы- авылдышлар, якташларга бик ошады. 25 майга 42 публикация ясалды.
#ТАССР100 #сабыкультура #отделкультурысабинскогорайона хештеглары астында Югары Шытсу мәдәният йорты ТАССРның 100 еллыгына багышланган «27 майга 27 җыр» онлайн - акциясе үткәрде. Инстаграм битендә туган як, туган авыл турында яки ТАССР заманында җырланган җырлар белән видеолар урнаштырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дистанцион мастер-класслар үткәрделәр.