6 август көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Хуҗабикә" клубы әгъзалары һәм "Умырзая" фольклор коллективы белән берлектә кичке утырулар үткәрделәр. Соңгы вакытта утырулар традициягә әйләнде. Моннан тыш, өлкәннәр өчен мондый чаралар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салырга, яңа талантларны һәм пенсионерларның мөмкинлекләрен ачарга мөмкинлек бирә. Чәй артында үткәнне искә алырга, яшьлек җырлары астында җырларга һәм күңел күтәренкелеге алырга мөмкин. Чара бик күңелле үтте: гармун астында халык җырлары җырладылар,"Назал"," Гөлбану","Биш парлы" милли уеннары уйнадылар. Китапханәче Татар, Россия драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Абдулла улының тууына 85 ел тулуга багышланган "Халкымның күркәм улы" дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү үткәрде. Аның хикәяләре кычкырып укылды.
Җәй – ул елның бик матур, эссе чоры, ул – елга, кояш һәм өч ай каникул. Җәй – ул иҗат, фантазияләр, барлык шәхси һәм массакүләм эш формаларын активлаштыру чоры. 5 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Әй, җәй!» дип исемләнгән конкурс ёщм таныпбелү программасы үткәрелде. Иң элек китапханәче "Без сезгә китаплар аша җәйге җылылык телибез!» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга җәй турында китаплар тәкъдим итте. Барысы бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр. Соңыннан балалар асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Үз рәсемнәрендә алар җәйге буяуларның матурлыгын тасвирладылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле иде. Конкурс ахырында барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.
5 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Миндияр Шәймәрданов белән берлектә, ял кичәсе, җанлы музыка кичәсе оештырдылар. Җырлар, биюләр, баянда уйнау белән алмашынды, халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Үз чиратыбызда, без, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык тамашачыларга җылы кабул итүләре, алкышлары, иҗатыбызга тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерәбез.
4 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен музыкаль-уен программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буынның сәламәт, актив һәм мәдәни ялын тәэмин итү. Балалар бик шатланып җитезлек, җиңеллек һәм зирәклекне үстерүгә юнәлдерелгән спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «Паровозик», «Змейка» һ.б. уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барысы да татлы призлар алды.
Балалар өчен бик күңелле җәйге каникуллар дәвам итә. Аларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан " Ямьле Саба" проекты кысаларында бүген Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырдылар. Урман музеның бай тарихы белән таныштылар. Андагы гүзәллек, матурлык һәркемнең күңеленә хуш килде. Маршрутыбыз мәдәният йортында урнашкан кыңгыраулар музеенда дәвам итте. Балаларга мондагы кыңгыраулар тарихыда бик ошады. Балалар мәйданчыгында уйнап, ял итеп күңел ачып кайтты алар бүген.
2 август көнне Олы Арташ авыл клубы мөдире “Туган көнең белән авылдаш” дигән исем астында саф һавада, капка төбендә авылдашлар белән ял кичәсе оештырды. Үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче авылдашларыбыз, гомеренең 35 елдан артыгын Арташ совхозында тракторист булып эшләүче Илнур Давлетов һәм авылыбыз мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләүче Илсияр Давлетоваларга багышланды.Туган көн ияләренә матур теләкләр, матур җырлар бүләк иттек ,истәлек бүләге тапшырдык, кызыклы уеннар оештырдык, кичәбез күмәк бию белән тәмамланды.
31 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нургали" мәчете һәм китапханәче белән берлектә "Корбан бәйрәме"дип исемләнгән күңел ачу-бәйрәм программасын үткәрделәр. Чара күңелле, тату атмосферада узды, балалар уйнадылар, нәшидләр тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, чараның максатлары һәм бурычлары уңышлы, төгәл үтәлде. Чыннан да, уендагы бала беркайда да алай ачылмый. Биредә, шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдән тыш, бала үзе дә сизмичә, физик һәм әхлакый сыйфатларын үстерә, дуслашырга, ярдәмгә барырга, җиңәргә һәм оттырырга өйрәнә. Без өлкән балалар һәм кече яшьтәге балалар өчен яңа уеннар уйлап таптык.Өлкәнрәк балалар "Рыбак", "Снайпер", "Кашык бн су ташу", "Чүлмәк вату"кебек уеннарында катнаштылар. Ә кечкенәрәк балалар "Фонтан", "Кольцо", "Урыннан озынлыкка сикерү" , "Калак белән шар ташу" кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңгы бәйге "Коръән уку"булды. Барлык уеннарның асылы шунда ки, балалар һәр уенда катнашып, очколар алып һәм барлык җыелган очколарны бүләкләр санына алмаштыру иде . Ничек бәйрәм-бәйрәм булсын тәмле сыйланудан башка?! Әлбәттә, уеннардан соң без барыбыз да тәмле, бәйрәм пылауы белән сыйландык.