Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее үз музейларының кызыклы экспонатлары белән онлайн режимда таныштыруын дәвам итә.
Тукай туган көн – халкын хөрмәт иткән, телен яраткан, һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм. Шул уңайдан Саба районы мәдәният бүлеге, #сабатукайныукый2020 хэштегы астында онлайн-конкурс уздырган иде. Әлеге конкурста, 3 яшьтән алып 90 яшькәчә булган, барлыгы 2856 кеше катнашты. Катнашучылар арасында, районыбыз, күрше-тирә район – шәһәрләр, мәркәзебез Казанда гомер итүчеләрдән тыш, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә булуы күңелне тагын да сөендерде, татар милләтенең бердәм булуын кабаттан раслады. Барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итәбез:
“Нәфис сүз” номинациясе.
“Вокал-Соло” номинациясе.
“Уен кораллары” номинациясе.
“Иң яхшы рәссам”номинациясе.
1 урын – Зөлфия Хаҗиева, Тимершык авылы.
2 урын – Гөлнар Фәйзуллина, Урта Нырты авылы.
3 урын – Аделина Насыйбуллина, Туктар авылы.
“ Иң яхшы театральләштерелгән күренеш” номинациясе.
“ Иң яхшы иҗади эш”номинациясе.
1-нче урын - Марат Хафизов, Урта Нырты авылы.
2-нче урын - Самина Ибатуллина,Лесхоз бистәсе.
3-нче урын - Самат Хазиев, Олы Нырты авылы.
Барыгызга да уңышлар теләп, алда уздырылачак конкурсларда актив катнашуыгызны көтеп калабыз!!!
25 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина ZOOM аша «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән бармак театрына багышланган онлайн чара үткәрде. Бармак театрының уникальлеге баланың иҗади сәләтен үстерү. Моннан тыш, ул вак моториканы да яхшырта. Иң мөһиме-ул балаларны якынайта. Эшкә керешкәнче, балалар белән бармак гимнастикасы уздырдырылды. Чара барышында балалар театрның тарихын белделәр, әкиятләр турында искә төшерделәр, соңыннан аларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар бик канәгать калдылар, игътибар белән тыңладылар һәм актив катнаштылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә баян сыйныфы укучылары арасында «Халык көйләрен иң яхшы башкару» дигән дистанцион конкурс узды.
21 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Татарстанның музей язы – 2020 " проекты беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Пандемия зәхмәтендә дә музейлар, тарихи-мәдәни мирасны саклап калып, яңа дәрәҗәдә, тарих сөючеләр белән һәрвакыт элемтәдә эшләвен дәвам итә. Шул рәвешле, тәрбия һәм сәнгать зәвыгын үстерә.
Хөрмәтле Саба районы халкы! Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Шул уңайдан Мәдәният бүлеге бәйге игълан итә. Конкурсның шартлары: видео-Instagram да Габдулла Тукай шигырьләренә #сабантуйныкый хештегы белән Инстаграмнар челтәрендә урнаштырырга кирәк.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - сольфеджио буенча "DoReMi" халыкара дистанцион олимпиада призерлары.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы - "MUZA-2020" халыкара интернет-конкурсы призеры.
Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее үз музейларының кызыклы экспонатлары белән онлайн режимда таныштыруын дәвам итә. Сезнең игътибарга район туган якны өйрәнү музееның уникаль экспонатлары - мамонтның сөякләре һәм тешләре тәкъдим итәбез. 1950 елда Урта Саба һәм Сатыш авыллары арасында иң күп фрагментлар табыла. Соңрак район территориясендә әле җәсәдләр табылган.