ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары каникулны бик актив һәм файдалы үткәрәләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Нырты авыл китапханәсе ТАССР  оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында « ТАССР үткәне һәм бүгенгесе»дип исемләнгән стенд һәм китап күргәзмәсе оештырды,аңа  күзәтү ясады. Күргәзмәдә китапханәче балаларны ТАССРның борынгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр булган юлын яктырткан әдәбият белән таныштырды. Шулай ук халкыбызның мәдәнияте, көнкүреше һәм сәнгате турында материаллар тәкъдим ителде. Күргәзмәдән В .В. Маяковскийның «Мин Советлар Союзы гражданины» дигән китабын кычкырып  укыдылар.  Чараны табигатьтә ТАССР турында презентация карау белән дәвам иттеләр.
Яңа Мичән авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Моя Республика-Мой Татарстан” дигән танып белү сәгате үткәрде. Үткәрелгән мероприятиядә китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихын , традицияләре, бәйрәмнәре турында сөйләде. Төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Бөек Ватан сугышы елларында – Татарстан” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар.Укучыларга “Үткәнәрдә тарих эзе”дигән исем астында күргәзмә тәкъдим ителде.Катнашучылар җиңү яулап алуда ватандашларыбызның, авылдашларыбызның зур көче керүен аңладылар, сорауларга тулы җаваплар алдылар.Чара ахырында укучылар илебезнең сугышларсыз тыныч яшәүен теләп ак күгәрченнәр ясап “Тынычлык күгәрчене” акциясенә кушылдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре район халкын һәм кунакларын тере музыка, җыр-бию белән генә түгел, хореография белән дә сөендереп калмыйлар. 25 июнь көнне "Ямьле - Саба" яр буенда "Дулкын" бию коллективы "Яшьлек" бию коллективы белән бер-бер артлы төрле халыкларның яраткан халык биюләрен күрсәттеләр. Халык шатлык хисе белән сокланды, һәркайда көчле алкышлар яңгырады.


24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

24 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җиңү Парады", "Тынычлык күгәрчене", "Мин асфальтта рәсем ясыйм" акцияләре кысаларында балалар өчен саф һавада интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар оештырдылар.

24 июнь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе, мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылган "Ямьле Саба" проекты үз эшен башлап җибәрде. Проектның төп максаты-Саба районы халкының игътибарын туган як тарихына җәлеп итү. Проектның беренче маршруты район мәдәният объектлары буенча төзелде. Маршрут барышында балалар район китапханәсендә, музейда, сәнгать мәктәбендә, мәчеттә һәм мәдәният йортында булдылар. Балалар әлеге объектларның барлыкка килү тарихы белән танышып, төрле мастер – классларда катнаштылар. Туристик маршрут ахырында балаларны зур сюрприз көтә иде: алар театр актерлары роленә кереп, "Шалкан"спектакле куелышында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Халыкара Олимпия көне - һәр ел 23 июнь көнне билгеләп үтелә торган бәйрәм. Чараның максаты - бөтен дөньяда спортны пропагандалау һәм яшенә,  җенесенә яки спорт осталыгына һәм сәләтенә карамастан, барлык теләүчеләрне спорт хәрәкәтендә катнаштыру. Әлеге көн Халыкара Олимпия Комитеты карары буенча билгеләнә.
Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе "Без булачак чемпионнар" дип аталган әңгәмә -уен үткәрде. Чара балалар белән ачык һавада үтте. Китапханәчеләр спорт төрләре, Олимпия хәрәкәтенең торгызылуы турында сөйләштеләр һәм, әлбәттә, балаларны уеннар белән күңел ачтырдылар. Балалар күп төрле  хисләр алдылар, үзләре өчен күп нәрсә белделәр, ахырда актив катнашулары өчен барысы да кечкенә бүләкләргә ия булдылар
 Шушы көн уңаеннан, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дус, кыю һәм оптимизм белән сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип исемләнгән мәгълүмати уен программасы үткәрделәр. Чара башында китапханәче балаларны «Спорт энциклопедиясе» китабы белән таныштырды, аннан балалар төрле спорт төрләре барлыкка килү тарихы турында белделәр. Китапханәче сөйләгәннән соң балалар гимнастик снарядлар белән шөгыльләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

22 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк китапханә белән берлектә "Ямьле-Саба" яр буенда ял итүчеләр өчен тере музыка һәм шигърият сөючеләр өчен музыкаль кичә оештырдылар.

22 июнь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә "Хәтер шәме" акциясендә катнаштылар.

22 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яшьләр урамында балалар өчен чираттагы бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 тигез көчле командага бүленде. Командаларга исем уйлап табу өчен берничә минут вакыт бирелде.

Балалар ярышларда актив катнаштылар: җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр, тизлеккә биремнәрне үтәүдә көч сынаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр.

Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, бәйрәмдә күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Бәйрәмдә пассив Күзәтүчеләр булмады. Барлык балалар да үткәрелгән вакыттан канәгать калдылар.

Соңыннан оештыручылар барлык балаларга уңышлар, сәламәтлек, Кояш нуры һәм җиңүләр теләделәр.


21
июнь, 2020 ел
якшәмбе

22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көн. 1941 елда бу көнне барлык гражданнарының тормышына коточкыч җимергеч сугыш бәреп керде. Туган илне яклап гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә...Фашистлар лагерьларында газап һәм интегүләрдән үлгән, газ камераларында янган һәм снарядларда шартлаган кешеләр истәлегенә... Танклар астына ташланган һәм үз гәүдәсе белән балаларны һәм картларны атудан саклаган кешеләр истәлегенә... Бүген алар истәлегенә без шәмнәр кабызабыз. Шәм уты, иман символы кебек, җир йөзе өчен башын салган, туган иленә ахыргача тугры булганнар хакына янып торсын. Бүген без Ике Басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдык. Кулларга шәм тотып, бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдык. Авыл яшьләре белән шул куркыныч таң яктысы истәлегенә елга агымы буйлап ялкынлы шәмнәрне җибәрдек. Син дә һәлак булганнар истәлегенә шәм яндыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International