ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2020 ел
җомга

11июнь көнне Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле балачак" дип исемләнгән музыкаль уеннар оештырдылар. Мәдәният йорты каршында балалар татар халкының милли уеннары "Ал кирәк,гөл кирәк", "Капкалы","Биш парлы","Урындыклы" бик теләп уйнадылар. Уеннар халкыбызның  милли биюләре белән тәмамланды.

11 июнь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Россия көне уңаеннан, балалар белән "Россия-минем туган илем"дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Россия символлары турында белделәр. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар, соңыннан барлык катнашучыларга бүләкләр һәм тәм-томнар өләштеләр.

11 июнь көнне Сулэ авыл клубы балалар белән табигатьтә күңел ачу уеннары үткәрде.Мөдир балаларга поход оештырды. Без табигатьтә төрле уеннар уйнадык, вакытны күңелле үткәрдек.Балалар бик канәгать калдылар.

10 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укучылар белән Олы Шыңар чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Балалар белән бергәләп чишмәбезне чүп - чарлардан арындырдык, улакларын тазарттык, чәчәкләр утырттык. Эш беткәч  хәрәкәтле уеннар уйнап, "Табышмаклар иленә сәяхәт" ясап, вакытны файдалы һәм куңелле уздырдык.

Балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше.

Тэги: Мәдәният бүлеге

  Дети – это цветы жизни! Все согласятся с мнением, что нет ничего ценнее и лучше, чем смотреть на своего радостного ребенка.

   В День России витало в воздухе ощущение всеобщего праздника. Повсюду звучали детские песни, радостный смех. Как хорошо,  что лето начинается с такой яркой страницы, как этот замечательный праздничный день.

Сотрудники отдела культуры во дворе провели  шумный и веселый праздник детворы – развлекательно-познавательное  мероприятие «Пусть всегда будет солнце!».  Именно с этой песней начался праздник. В течение всего мероприятия звучали песни о детстве, мире и добре, дети водили хоровод дружбы, подпевали и танцевали.

 


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән саф һавада «Күңелле балачак» уеннары оештырдылар. Чара эстафета, җәйге тематикага табышмаклар чишү рәвешендә барды. Балалар барлык этапларда да актив катнаштылар, җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр. Эстафетаны үткәрүдә дулкынландыргыч мизгел булса да, бәйрәмдә күңелле һәм тату атмосфера сизелде. Барлык балалар да канәгать калдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары  пленэрга чыкты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә Лесхоз бистәсе яшьләре белән дуслар көне уңаеннан очрашу кичәсе үткәрделәр.

10 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле балачак"дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Чара барышында күңелле конкурслар, уеннар оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International