ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2020 ел
җомга

3 гыйнвар көнне район мәдәният йортында зур экранда "Эверест" мультипликацион фильмы күрсәтелде. Сеанска 100дән артык кеше килгән иде.

3 январь көнне Явлаштау һәм Мишәбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Үзәк чыршы янында яшьләр өчен " Яңа ел-бәхет, шатлык алып килә!».


2
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2 гыйнвар көнне район мәдәният йорты коллективы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме үткәрде.  Яңа ел бәйрәмендә балалар күңелле аниматорлар, Кыш бабай белән Кар кызы һәм 2020 ел символы — ак тычкан белән таныштылар. Бәйрәм программасы тәмамланганнан соң барлык балалар да татлы бүләк алдылар.

1 гыйнварда район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел хөрмәтенә ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик бәйрәм оештырдылар.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

30 декабрь көнне Район мәдәният йортында «Яңа ел котлы булсын, ягъни җиңел пар белән! «дип исемләнгән театральләштерелгән яңа ел тамашасы булып узды.»». Мәдәният йорты сәхнәсендә Яңа ел әкиятенең кызыклы сюжеты башланып китте. Күптән таныш һәм яратып өлгергән фильмнар персонажлары тамашачылар алдында яңа образда тәкъдим ителде. Геройлар көндәлек мәшәкатьләр арасында Яңа ел могҗизасы өчен урын калдырырга кирәклеген дә искә төшерде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, яңа 2020 елда уңышлар теләде.


29
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

29 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә  «Мультфильмнар илендә Яңа ел" дип аталган  Яңа ел чарасы  узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

26 декабрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Балачак балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларга Чыршы бәйрәме оештырдылар. Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм Кыш Бабайга үз осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай барысына да татлы бүләкләр өләште. Беркем дә бүләксез китмәде.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

24 декабрь көнне район мәдәният йортында "Таттелеком" һәм " МСП " хезмәткәрләре балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балаларга заманча мультфильмнар мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.  Балалар әкият геройлары белән интерактив тамашада бик теләп катнаштылар,ә инде яңа ел да баллы бүләкләрдән башка нинди яңа ел? Бу тылсымлы көнне һәр бала Яңа ел бүләге алды.

Саба балалар сәнгать мәктәбенең  мәктәпкәчә әзерлек  төркемнәрендә шөгыльләнүче балаларның ачык дәресләре үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

22 декабрь көнне Мичәнбаш авылы мәдәният йорты залында  сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Чыршының матур утлары"дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм "Яңа елны каршы алу"дигән тамаша белән башланып китте. Башта  әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән җырлы-биюле, чыршы тирәли әйлән-бәйләнле чын бәйрәм  башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International