ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

      Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышлап, "Мин яратам сине, Туган ягым!" дигән онлайн стенгазета чыгарды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

26
май, 2020 ел
сишәмбе

Шекше һәм Алан-Елга авылларында миллилекне, өй, капка, койма бизәлешендә нәкъ менә татар халкына хас үзенчәлекләрне саклап калу, халыкның моңа игътибарын җәлеп итү һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Шекше авыл мәдәният йорты “Авылым бизәкләре” дип исемләнгән онлайн-сәхифә ачты. ТАССРның 100, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган чара  ике авыл урамнарын карап, йөреп чыгудан башланды, игътибарны җәлеп итәрдәй хуҗалыклар янына туктап материал тупланды,  анализлаганнан соң, фотоларны инстаграмдагы аккаунтка урнаштырып, күрсәтелгән матур йорт астына аның хуҗалары турында мәгълүмат язып барылды.  Яңа төр эш алымы  аккаунтка язылучы- авылдышлар, якташларга бик ошады. 25 майга 42 публикация ясалды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

#ТАССР100 #сабыкультура #отделкультурысабинскогорайона хештеглары астында Югары Шытсу мәдәният йорты ТАССРның 100 еллыгына багышланган «27 майга 27 җыр» онлайн - акциясе үткәрде.  Инстаграм битендә туган як, туган авыл турында яки ТАССР заманында җырланган җырлар белән видеолар урнаштырылды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

22
май, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дистанцион мастер-класслар үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган онлайн дәресләр үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
май, 2020 ел
җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татар халык биюләре» темасына мәдәният хезмәткәрләре өчен онлайн мастер-класс.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9
май, 2020 ел
шимбә

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле Саба районы халкы! Район мәдәният бүлеге исеменнән Сезне чын күңелдән совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгы белән котлыйбыз! 9 май-Россиядә иң бөек һәм хөрмәткә лаек бәйрәм. Без аны шатлык, дулкынлану, әлеге чор вакыйгасының гаять зур масштабын тирән аңлау белән каршы алабыз. Батырларга мәңгелек дан! Туган ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән һәркемгә мәңгелек хәтер! Батырлык, кыюлык һәм каһарманлык өчен  баш иябез! Бу якты көндә барыгызга да иминлек, нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез! Җиңү Көне Белән! 



7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

6 май көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина "Зур сугышның кечкенә геройлары" дип исемләнгән онлайн чара үткәрде. Чара башында балаларга илебездә билгеләп үтеләчәк зур вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы турында ассызыкланды. Шулай ук куркыныч сугыш елларында балаларның үз эшләре һәм гамәлләре белән өлкәннәргә көтеп алынган Җиңүне якынайтырга булышулары турында сөйләнде. Иллюстрацияләр күрсәтү белән үрелеп алып барылган вакыйгаларны балалар игътибар белән тыңладылар. Соңыннан Г.М.Әхмәтшина балаларга әлеге куркыныч сугышны үткән кешеләрнең елдан-ел азая баруы турында әйтте. Узган сугыш турындагы хәтер генә йөрәкләребездән беркайчан да китәргә тиеш түгел. Бер минут тынлык белән, аягүрә басып, балалар һәлак булган сугыш балаларын искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International