Мәдәният бүлеге сезнең игьтибарыгызга, Саба туган якны өйрәнү музееның фондларында саклана торган фотосүрәтләрдән видеоролик тәкъдим итә.
Туган илебезгә янә Җиңү бәйрәме килә. Сугыш миллионлаган кеше гомерен өзгән. Саба районыннан да изге яуга киткән 12 меңнән артык якташыбызның яртысыннан артыгы гаиләсе янына әйләнеп кайтмый.
Безнең бәхетле киләчәгебез хакына үзләрен аямыйча, ут яңгыры астында яшь гомерләрен үткәреп, илгә Җиңү алып кайткан Ветераннарыбыз алдында баш иябез.
5 май көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.Х.Садыйкова Шәмәрдән лицее укучылары өчен «Табигать мәңгелек матурлык чыганагы» дип исемләнгән чара үткәрде. Экологик сәгать онлайн режимда WhatsApp төркеме аша узды. Башта балаларга кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл караш кирәклеге, төп экологик кагыйдәләр турында сөйләнде. Аннан соң укучылар табигать турындагы сорауларга җавап бирделәр, үзләренең энциклопедияләреннән алынган кызыклы фактлар турында сөйләделәр, әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгы һәм аңа сак караш турында әңгәмә алып бардылар. Шулай ук урман, хайваннар һәм үсемлекләрнең төрле картиналары тәкъдим ителде. Чара ахырында Г.Х.Садыйкова балаларны табигать белән килешеп яшәргә, аның законнарын бозмыйча, киләчәк буыннар өчен планетабызны саклап калу өчен, аның байлыкларын акыл белән кулланырга чакырды. Экологик сәгать балаларга бик ошады һәм алар чарадан бик канәгать калдылар.
«Акварель» халык бию төркеме җитәкчесе А.И.Хуҗин бию көненә багышланган онлайн чара оештырды. Бию-ул кешеләргә илһам, шатлык һәм күңел җылысы бирә. Чара башында балалар бу көннең тарихы белән таныштылар. Биюнең күп төрле стильләре һәм юнәлешләре (халык биюе һәм заманча хореография) күрсәтелде. Чара бик күңелле узды һәм барлык катнашучыларга да ошады.
Хөрмәтле Саба районы халкы! Һәр ил, һәр район тарихында кеше күңелендә мәңге саклана торган онытылмаслык вакыйгалар, истәлекле даталар бар.
Шундый истәлекле даталарның берсе-безнең Саба муниципаль районының 90 еллыгы. Шушы көн эгидасы астында мәдәният бүлеге «Саба минем гүзәл ягым»дигән җырга видеоролик төшерде.
Безнең Җир-безнең тарихыбыз, безнең шатлыгыбыз, безнең горурлыгыбыз.
Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее үз музейларының кызыклы экспонатлары белән онлайн режимда таныштыруын дәвам итә.
Тукай туган көн – халкын хөрмәт иткән, телен яраткан, һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм. Шул уңайдан Саба районы мәдәният бүлеге, #сабатукайныукый2020 хэштегы астында онлайн-конкурс уздырган иде. Әлеге конкурста, 3 яшьтән алып 90 яшькәчә булган, барлыгы 2856 кеше катнашты. Катнашучылар арасында, районыбыз, күрше-тирә район – шәһәрләр, мәркәзебез Казанда гомер итүчеләрдән тыш, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә булуы күңелне тагын да сөендерде, татар милләтенең бердәм булуын кабаттан раслады. Барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итәбез:
“Нәфис сүз” номинациясе.
“Вокал-Соло” номинациясе.
“Уен кораллары” номинациясе.
“Иң яхшы рәссам”номинациясе.
1 урын – Зөлфия Хаҗиева, Тимершык авылы.
2 урын – Гөлнар Фәйзуллина, Урта Нырты авылы.
3 урын – Аделина Насыйбуллина, Туктар авылы.
“ Иң яхшы театральләштерелгән күренеш” номинациясе.
“ Иң яхшы иҗади эш”номинациясе.
1-нче урын - Марат Хафизов, Урта Нырты авылы.
2-нче урын - Самина Ибатуллина,Лесхоз бистәсе.
3-нче урын - Самат Хазиев, Олы Нырты авылы.
Барыгызга да уңышлар теләп, алда уздырылачак конкурсларда актив катнашуыгызны көтеп калабыз!!!
25 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина ZOOM аша «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән бармак театрына багышланган онлайн чара үткәрде. Бармак театрының уникальлеге баланың иҗади сәләтен үстерү. Моннан тыш, ул вак моториканы да яхшырта. Иң мөһиме-ул балаларны якынайта. Эшкә керешкәнче, балалар белән бармак гимнастикасы уздырдырылды. Чара барышында балалар театрның тарихын белделәр, әкиятләр турында искә төшерделәр, соңыннан аларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар бик канәгать калдылар, игътибар белән тыңладылар һәм актив катнаштылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә баян сыйныфы укучылары арасында «Халык көйләрен иң яхшы башкару» дигән дистанцион конкурс узды.
21 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Татарстанның музей язы – 2020 " проекты беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Пандемия зәхмәтендә дә музейлар, тарихи-мәдәни мирасны саклап калып, яңа дәрәҗәдә, тарих сөючеләр белән һәрвакыт элемтәдә эшләвен дәвам итә. Шул рәвешле, тәрбия һәм сәнгать зәвыгын үстерә.