25 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты зданиясендә эчке һәм тышкы күренешен яңарту, үзгәртү, материаль базаны ныгыту буенча капиталь ремонт башланып китте. Бүгенге көндә түбәне алыштыру, тамаша залында демонтаж, отмостканы яңарту эшләре бара.
Игътибар! ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, мәдәният бүлеге һәм Саба туган якны өйрәнү музее "Сабамның үткәне һәм бүгенгесе" дигән бәйге игълан иткән иде! Конкурста катнашу өчен 1500 артык фотосүрәтләр шәхси акаунтларга куелды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие - Йолдызлык - 2019” зона ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп кайттылар.
Россиядә- 2019 ел театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, ел буена Район мәдәният йортында һәм 21 авылда районыбыз халкына 7 төрле спектакль тәкъдим ителде. Мәсәлән , Район мәдәният йортында эшләп килүче «Балкыш» театр коллективы Наил Гаетбаев пьессасы буенча сәхнәләштерелгән «Авылга кызлар килде» спектаклен, Явлаштау авыл мәдәният йорты Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре” спектаклен, Кече Шыңар авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур”халык театры коллективы Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” спектаклен, Лесхоз авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Амәнәт”халык театры коллективы Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” спектаклен, Бигәнәй авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел”халык театры коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Башым куям тезләреңә” спектаклен, Юлбат авыл мәдәният йорты Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектаклен, Мишәбаш авыл мәдәният йорты Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакльлен тәкъдим иттеләр. Спектакльләрне барлыгы 2747 тамашачы карады.
Көн саен балкыган язгы кояшның юмарт нурлары һәм чиста зәңгәр күк йөзе безнең кәефне күтәрә. Көннән-көн яз үз көченә керә бара. Ә аның белән бергә якты яз бәйрәме «Нәүрүз» килә. Халык телендә: “Нәүрүз бәйрәме никадәр күңеллерәк булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмартрак булыр”, дигән ышаныч яшәп килә. Шуңа күрә бу көнне халык рәхәтләнеп күңел ачкан, яз килүенә куанган, сый-нигъмәтләр әзерләп, кунакка йөргән. Бу бәйрәм Кызыл Мишә авылында яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 22 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз котлы булсын! дигән театральләштерелгән тамаша үткәрелде. Бәйрәмнең төп персонажлары Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай булды. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларны да Тимершык авыл җирлегенең матди ярдәм акчасына әзерләнгән кайнар «Карга боткасы», коймак, тәм-томнар һәм хуш исле чәй көтә иде. “Нәүрүз” бәйрәме катнашучыларда күтәренке кәеф һәм бәйрәм атмосферасы тудырды.
Ике басу Арташ мәдәният йортында Эзмә мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Моң” халык театры Д.Салиховның “Язмыш” драмасын сәхнәгә куйды. Халык театры артистлары тормыш һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт, сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен тамашачыларга җиткерә алдылар. Спектакльдән соң театр артистлары адресына тамашачыларның ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2020 " XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре.
ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан Сатыш авыл китапханәсе мәдрәсә музее хезмәткәрләре белән берлектә " Ак калфак "клубы әгъзалары өчен" агач кашык буенча кулъязма "дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Башта презентация күрсәтелде, анда агач кашык буенча язу техникасы һәм алымнары күрсәтелде. Катнашучылар эшкә бик җитди һәм җаваплы карадылар, бу яңа шөгыль аларга күңелләренә хуш килде.
14 март көнне Шекше мәдәният йортында Фирдәүсә Назированың 70 еллык юбилеена багышланган “Җырлап үткән гомер!” дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелде. Кичә «Саба чишмәләре» берләшмәсе белән берлектә оештырылды, юбилярны котларга күпсанлы дуслары, туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре һәм «Зиләйлук» фольклор коллективы чыкты. Бик күп матур сүзләр, моңлы җырлар, шигырьләр һәм теләкләр яңгырады. 70 еллык гомерендә Фирдәүсә Кәбировна авылның да, районның да мәдәни тормышында актив катнашты, тамашачыларга музыкага һәм җырга булган мәхәббәтен җиткерә белде, шуңа күрә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чара Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Сәрдә авыл клубы мөдире белән берлектә үткәрелде.
Мифтахова Алинә - Н.Г.Җиһанов исемендәге Халыкара татар мәдәнияте, музыка һәм сәнгать бәйгесенең II дәрәҗә лауреаты.