Масленица борынгы рус халык бәйрәме булып санала. Асылда, бу кыш белән саубуллашу һәм Гүзәл-язны тантаналы каршылау. 1 март көнне Иске Икшермә мәдәният йортында Масленица бәйрәме үткәрелде. Күңелле уеннар, җырлар, биюләр, кәефне күтәрделәр, ә коймак белән чәй һәм тәм-томнар белән сыйлану балаларга да, өлкәннәргә дә ошады. Бәйрәм карачкыны яндыру белән тәмамланды.
27 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстанның музыкаль мирасы» тематик концерт-әңгәмә узды.
25 февраль көнне Сабабаш авыл клубында ТАССР оешуга -100 ел,Саба районы оешуга -90ел тулу уңаеннан "Җыр моңнарым сиңа багышладым,газиз туган ягым"дип аталган концерт булып узды.Концертта өлкән яшьтәге,урта буын,яшь авылдаш үзешчәннәребез һәм Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.Әлегә чарада төрле милләт биюләре һәм дә 80-90 елларда популяр булган җырлар яңгырады. Йөрәкләргә үтеп керерлек гармун моңы,дәртле җырларны авыл халкы җылы алкышларга күмде.
23 февраль көнне Олы Арташ авыл клубында, 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Солдат зирәклеге»дигән күңел ачу яшьләр программасы оештырылды. Бәйге ике команда арасында үткәрелде: «горурлык» һәм «батырлык». Командалар кыюлыкта һәм тизлектә, көч һәм җитезлектә, зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынашты. Конкурс биремнәре арасында җырлар яңгырады. Программа ахырында һәр катнашучы бүләкләр белән бүләкләнде.
23 февраль көнне Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Асыл егет - супермен"бәйгесе оештырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» бию коллективы туган тел республика фестивалендә чыгыш ясады.
20 февральдә Кукмарада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Жюри хөкеменә республиканың ун районыннан: Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Кукмара районнарыннан килгән конкурсантлар тәкъдим ителде.
Саба районыннан мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы республика конкурсының зона этабы җиңүчесе булды.
19 февраль көнне Елыш авыл клубында, ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, Елыш клубы, Югары Шытсу,Түбән Шытсу мәдәният йортлары һәм узешчәннәре катнашында "Туган ягым гөлләр иле" дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәмдә "Умырзая" һәм "Ядкәр" вокаль ансамбльләре, "Көмеш тел" уен кораллары ансамбле чыгыш ясады, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзек күрсәтелде. Шулай ук кичәдә туган як турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Авылдашлар һәрбер чыгышны җылы алкышларга күмделәр.
18 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тургай» фольклор клубында катнашучылар белән берлектэ «Кичке уен» программасын оештырдык.
Безнең кичә бер сулышта узды,без «Шэл бейлэдем»биюен кабатладык, хәрәкәтләрнең һәр элементы остендә һәм хаталар остендә эшләдек. Яңа биюләргә максат куйдык. Без «Тургай»фольклор клубы белән бик горурланабыз, алар бик максатчан, хәрәкәтчән, көн саен биергә һәм җырларга әзер.
15 февраль көнне Лесхоз картлар йортында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле-бүгенге көндә бердәнбер профессиональ коллектив, анда татар халкының милли гореф-гадәтләре, музыка, бию культурасы, гамәли сәнгать иң югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. Концерт программасы репертуарына 17 төрле номер кергән иде, алар арасында музыка уен коралларында уйнау, бию һәм Соло җырлау да бар иде.