15 февраль көнне Лесхоз картлар йортында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле-бүгенге көндә бердәнбер профессиональ коллектив, анда татар халкының милли гореф-гадәтләре, музыка, бию культурасы, гамәли сәнгать иң югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. Концерт программасы репертуарына 17 төрле номер кергән иде, алар арасында музыка уен коралларында уйнау, бию һәм Соло җырлау да бар иде.
13 февраль көнне Олы Кибәче авыл клубы үзешчән артистлар белән берлектә Олы Арташ авыл клубында "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Концертта татар, рус, грузин кебек төрле милли биюләр башкарылды. Заманча җырлар, гармун астында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. "Чишмә буенда кичке уен" күренешен сәхнәләштерделәр. "Сэрбиназ"ансамбле белән җырлар җырладылар.Концерт бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде.

13 фераль көнне район мәдәният йортында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК 2020» фестиваль конкурсының сайлап алу этабы узды.
13 фераль көнне район мәдәният йортында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК 2020» фестиваль конкурсының сайлап алу этабы узды.
Иске Мичән мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75 ел тулу уңаеннан,балалар белән "Без тарихта эзлебез" дигән исемле чара уздырылды. Балалар Татарстаннан чыкккан Советлар Союзы геройлары, узебезнең Саба районыннан булган 4 героебыз белән таныштылар. Үзләренең сугышка алынган бабалары хакында сөйләделәр. Шулай ук чарага багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә күргәзмә оештырылды.
ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, 9 февраль көнне Олы – Нырты авыл мәдәният йортында, укучылар өчен,ТАССРның 100 еллыгына багышланган “ Минем туган жирем – Татарстан” дип аталган викторина үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турындагы белемнәрен киңәйтү . ТАССРның оешуы - безнең республика дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап, яшь республика бик катлаулы шартларда барлыкка килә, аларга боларның барысы турында да сөйләнде. Аннан соң укучылар: «Татарстан тарихы», «Тел белеме һәм әдәбият», «Сәнгать», «Милли традицияләр” темасын үз эченә алган викторина сорауларына җавап бирделәр. Җыйган баллар буенча республикабызны яхшы белүчеләр ачыкланды.
"Дөньяның бәллүр йөрәге" халыкара конкурс нәтиҗәләре.
9 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында "60 яшьлек гомер гомер мени, яшә әйдә тагын 60ны" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Юбилярларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев.А. Х., туганнары, якыннары, дуслары тәбрикләделәр. Кичәдә матур котлаулар җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.Тематик кичә җылы, күңелле атмосферада узды.