4 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" ("Сияние") республика фестиваленең зона туры булып узды. Арташ, Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләреннән 50гә якын үзешчән башкаручы "ялгыз җыр", "хореография", "нәфис сүз", "Вокальансамбльләр"номинацияләрендә чыгыш ясады.Әлеге фестивальнең тематикасы ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы булды. Иске Икшермә мәдәният йортыннан "Сударушки" ансамбле, Галина Евдокимова, Хәлимә Башарова, Дамира Шакирова чыгыш ясадылар.
4 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" ("Сияние") республика фестиваленең зона туры булып узды. Арташ, Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләреннән 50гә якын үзешчән башкаручы "ялгыз җыр", "хореография", "нәфис сүз", "Вокальансамбльләр"номинацияләрендә чыгыш ясады.Әлеге фестивальнең тематикасы ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы булды. Иске Икшермә мәдәният йортыннан "Сударушки" ансамбле, Галина Евдокимова, Хәлимә Башарова, Дамира Шакирова чыгыш ясадылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының тынлы оркестр солистлары Түбән Кама шәһәрендә үткән "Киләчәк йолдызлар" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар.
4 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" ("Сияние") республика фестиваленең зона туры булып узды. Арташ, Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләреннән 50гә якын үзешчән башкаручы "Ялгыз җыр", "Хореография", "Нәфис сүз", "Вокаль ансамбльләр"номинацияләрендә чыгыш ясады. Әлеге фестивальнең тематикасы булып ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы торды.
03.02.20 г. Кырбаш авыл клубында «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы»дигән стенгазета чыгардылар. Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
ТАССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
Әлеге тарихи вакыйганы бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында балалар ТАССРның 100 еллыгына багышланган стена газетасы чыгардылар.
1 февраль көнне, Россиянең Хәрби дан көнендә, Керәнне авыл клубында, 1943 елда Сталинград өчен тарихи сугышта Кызыл Армия гаскәрләренең җиңүенә багышланган Хәтер дәресе һәм интеллектуаль уен узды. Хәтер дәресе барышында укучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышында төп сынау булган илбасарларга каршы көрәштә Рус халкының триумфы буларак әһәмияте турында сөйләделәр һәм сугыш еллары кинохроникасының кадрларын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар интеллектуаль уенда катнаштылар. Сорауларның бер өлеше Ватаныбызның хәрби тарихына багышланган иде.
Елыш авыл клубында "ТАССР ның 100 еллыгы" уңаеннан, "Үкенмәслек безнең гомерләр" - дип исемләнгән тематик кичә-концерт уздырылды. Бу кичә үзләренең яшьлек елларын һәм бөтен көчләрен колхозга хезмәт куюга багышлаган юбилярлар - Сагитов Р.А. һәм Ибрагимов Н.С.га багышланды. Аларны "СХП"Шытсу" ҖЧҖ вәкиле Якупов И.Р., гаиләләре, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре котладылар. Кичәдә матур җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Авыл халкы бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.
30 гыйнвар көнне Елыш авыл клубында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "Могҗизалар кыры" үткәрелде. Уенда 3 уенчыдан торган 2 команда катнашты. Уенчылар уен арасында үзләренең тормышларында булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр,төрле һөнәрләрен күрсәттеләр, шулай ук белемнәрен арттырдылар. Бәйрәм бик куңелле узды.
27 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән «Җыр сөючеләр» клуб берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәр чыгыш ясады (житәкчесе А.М.Вәлиева). Матур җырлар татар халык биюләре һәм юмор белән чиратлаштырылып алып барылды. Тамашачы һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды. Чара ахырында өлкәннәр артистларга үзләренең олы рәхмәтләрен житкерделәр.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең 5 нче сыйныф укучыларының классик бию буенча беренче чыгарылыш имтиханы узды.