26 декабрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Балачак балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларга Чыршы бәйрәме оештырдылар. Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм Кыш Бабайга үз осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай барысына да татлы бүләкләр өләште. Беркем дә бүләксез китмәде.
24 декабрь көнне район мәдәният йортында "Таттелеком" һәм " МСП " хезмәткәрләре балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балаларга заманча мультфильмнар мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар әкият геройлары белән интерактив тамашада бик теләп катнаштылар,ә инде яңа ел да баллы бүләкләрдән башка нинди яңа ел? Бу тылсымлы көнне һәр бала Яңа ел бүләге алды.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә шөгыльләнүче балаларның ачык дәресләре үтте.
22 декабрь көнне Мичәнбаш авылы мәдәният йорты залында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Чыршының матур утлары"дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм "Яңа елны каршы алу"дигән тамаша белән башланып китте. Башта әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән җырлы-биюле, чыршы тирәли әйлән-бәйләнле чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.
"Яңа ел планетасы" бөтенроссия сәнгать бәйгесе.
17 декабрь көнне район мәдәният йортында яңадан квалификация узган мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларга Казан дәүләт мәдәният институты ректоры кулыннан диплом алу хокукы бирелде.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучылары кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, бәяләп бетергесез тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Әлфия Авзалова-Совет һәм Россия татар җырчысы. Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан АССРның халык артисты, РСФСРның Атказанган артисты, татар филармониясе солисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ә. Авзалова хөрмәтенә икенче ел инде фестиваль-конкурс үткәрелә.15 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгате катнашучысы Ринат Шамилов Әлфия Авзалова исемендәге 2 нче Халыкара конкурсның зона турында "Халык җыры" номинациясендә катнашты. Ул фестиваль-конкурсның 2 турына узу турында сертификат алды.
15 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә ТАССРның 100-еллыгына багышланган "Мичәнбашым-туган ягым"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Ә иң мөһиме-утыру... Бу кичәдә яшьлек еллары, күңелле мизгелләр, шигъри юллар искә алынды. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
"Музыкаль экспресс" Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты фестиваль-конкурсы.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфы укучыларының зачеты концерт формасында узды.