ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфы укучыларының зачеты концерт формасында узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

11 декабрь көнне Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Без бергә» дип исемләнгән концерт программасы булып узды, анда Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Тәслимә Низами , Чулпан Йосыпова, Римма Никитина, Гөлүс Хәбибрахманов катнашты.


8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

"SFORZANDO-2019"халыкара конкурс-фестивале.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

4 декабрь көнне район мәдәният йортында «Шатлык»балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләре концерты булып узды. Бәйрәм чарасы бер сулышта узды, бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Чакырылган ата-аналар, укучылар һәм укытучылар иҗат, мәхәббәт һәм игелек атмосферасында булдылар.  Күп кенә номерлар тамашачыларны күз яшьләренә кадәр күтәреп җибәрде.


1
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

30 ноябрь көнне Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Тормыш яме сездә, әнкәйләр!"исемле  бәйрәм концерты узды. Программа музыка һәм бию номерларына бай иде. Концертта Фәйзрахмановлар һәм Хөсәеновлар гаиләсен "алтын туй"лары белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук "Ак калфак" клуб берләшмәсе катнашучылары  "Кичке утырулар" дип аталган фольклор чыгышы күрсәттеләр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте. Тамашачылар һәр чыгышны  алкышларга күмделәр.

1 декабрь көнне Килдебәк мәдәният йортында, клуб хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, "Ач күңелеңне - син үзең генә түгел!" дип аталган чара үткәрделәр.Бу очрашуга инвалид балалар чакырылган иде. Алар  өчен концерт номерлары, уеннар,чәй өстәле оештырылды.

30 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында халык җыены булып узды.  Җыеннан соң ,Әниләр көненә багышланган  " Әниләр һәм бәбиләр"  спектакле күрсәтелде.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

29 ноябрь көнне, район мәдәният йортында, район мәдәният йортының «Балкыш» халык театры Н.Гаетбайның «Авылга кызлар килде» спектаклен күрсәтте.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов артистларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Бүләк итү көне " хәйрия акциясе

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кызыл Мишә авылында  "Каз өмәсе" милли бәйрәме узды. Мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре, йолада катнашучылар белән бергә, казларны йолкыдылар, җырлар җырладылар. Борынгы кануннар буенча, әзер каз түшкәләрен көянтәләргә тактылар һәм чишмәгә юарга алып төштеләр, чишмәгә бара торган юлга казның ак каурыйларын чәчтеләр. Аннары, "Каз өмәсе" төп ризыгының элеккеге рецепты буенча, каз маенда пешерелгән коймак белән сыйландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International