ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Арт перспектива"халыкара сәнгать конкурсында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25 ноябрьдә, район мәдәният йортында, "Саба Дулкыннары" ТРК хезмәткәрләре, Халыкара әниләр көне уңаеннан, “Назлы бер жырым булып” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр.

22 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казан шәһәренең «Яңа буын талантлары» Бөтенроссия музыка сәнгате фестивалендә катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

23 ноябрь көнне, район мәдәният йортында,Әниләр көне уңаеннан, район мәдәният йортының «Балкыш» халык театры куелышында Н.Гаетбайның «Авылга кызлар килде» спектакленең премьерасы булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

20 ноябрь көнне район мәдәният йортында «Ватаным Татарстан»газетасы вәкилләре белән очрашу булып узды. Шулай ук Татар китап нәшриятының 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "Китап бәйрәме" дип исемләнгән музыкаль-әдәби бәйрәм үткәрелде.


17
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

16 ноябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Марий Эл республикасының Йошкар – Ола шәһәрендә үткәрелгән "Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара этник экспедиция фестиваль-конкурсында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният өлкәсе

16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

15 ноябрь көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "Хорлар көрәше" – ҖЧҖ "Яшен", ҖЧҖ "Рамазан", ҖЧҖ "Сабагро"коллективларының отчет-иҗат концерты булып узды.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

14 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында " Тату матур яшәргә без лаеклы күршеләр!"иҗат сезонын ачуга багышланган. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы клуб берләшмәләренә йөрүче үзешчән сәнгать һәм Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы, «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре чыгыш ясады. Театральләштерелгән тамаша җырлар, милли һәм заманча биюләр, юмористик күренешләр белән үрелеп барды. Бу номерларда авыл күршеләренең иҗади тормышы кайнап торды. Тамаша «Попурри»белән тәмамланды. Тамашачылар һәр номерны алкышлар белән каршы алды.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

12-15 ноябрь көннәрендә, сәнгать мәктәбендә, халык рәссамы И.К.Зарипов иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе үтә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12 ноябрь көнне Олы Кибәче авыл клубы хезмәткәрләре "Сәрбиназ" ансамбле белән берлектә "Каз өмәсе"традицион йола бәйрәме уздырдылар. Бу бәйрәм Шакирова Фрүзилә янында булды. Бу процесста бик теләп катнаштылар, каз йолкып алдылар. Аннары, гадәт буенча , казларны чиста суга агызу өчен, җыр-бию белән чишмәгә юнәлделәр. Эш тәмамланганнан соң коймак белән чәй эчтеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International