ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

«Саба балалар сәнгать мәктәбенең»  рәсем бүлеге укытучылары «Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019» конкурсында финалга үттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Шәмәрдән мәдәният йортында,физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, "Серле дөнья" ял клубына йөрүче нәниләр тарафыннан "Әкияттә-кунакта"әкияте сәхнәләштерелде. Мәдәни оештыручы А.М. Вәлиева балаларны курчак театры тормышы белән таныштырды. Курчак һәм бармак театры-физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтү, бу балаларда фикерләү һәм сөйләм үсеше, кул чукларының вак моторикасын үстерү өчен менә дигән материал. Чара барышында балалар курчак дөньясының әкияти сәяхәтенә чумдылар. Мәдәни оештыручы  балаларга әкият геройлары ролендә булырга тәкъдим итте. Бу чара балаларда шатлыклы кәеф тудырды.

1 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында мәдәният бүлегенең "Хорлар көрәше"дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булып узды.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар берләшмәсе” халык-ара балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган фестиваль-конкурсында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Әтнә авыл клубы Саба районы буенча "Сабам минем - гүзәл ягым"исеме астында экскурсия оештырды. Вәлиева Тамчыгөл Сатыш-Мингәр маршруты буенча экскурсия үткәрде һәм катнашучыларга әлеге торак пунктларның истәлекле урыннары турында сөйләде. Сатыш авылы мәдрәсәсендә һәм Синәр авылында Ш.Биктимиров музеенда мәдәният хезмәткәрләре экспонатлар белән таныштырдылар. Ә "Сабантуй" мәдәни-күңел ачу комплексында кызыклы программа көтте. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрь көнне Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшәүче өлкәннәрнең эш көннәрен төрлеләндерү максатыннан Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районына экскурсия оештырдылар. Вәлиева Тамчыгөл Мингәр-Саба маршруты буенча экскурсия үткәрде һәм әбиләргә әлеге торак пунктларның истәлекле урыннары турында сөйләде. Экскурсия төркеме Шәүкәт Биктимеров музеенда һәм Миңгәр авылында Сөембикә манарасында булды, Сабада яр буе буйлап йөрде, "Сабантуй" комплексында булдылар, анда ат абзарына кереп, уенчык автоматларыннан аттылар. Гомумән, әбиләр экскурсиядән дә, экскурсоводтан да бик канәгать калдылар һәм киләчәктә районның тагын башка кызыклы урыннарында булырга теләк белдерделәр.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

23 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә  мәдәният хезмәткәрләре өчен «Уен технологиясе -балалар эшчәнлегендә алдынгы технология» һәм «Татар этник төркемнәренең традицион бию сәнгате" дигән темалар буенча мастер-класслар үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

20 октябрь көнне, Керәнле авыл клубында "Икмәк-тормыш нигезе" исемле икмәк бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм уеннары һәм конкурслар концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Кичәне алып баручы ипинең килеп чыгу тарихы , ипи җитештерүнең авыр хезмәт икәне турында сөйләде.
Аннары бәйрәмдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр , икмәк турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, ипи белән бәйле профессияләрне санадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

21 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 сыйныф укучыларын музыкантларга багышлау бәйрәме үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында, өлкән сыйныф укучылары өчен "Көзге бал"кичәсе үткәрелде. Бәйрәм пантомима, мәкальләр һәм әйтемнәр, ябык күз белән уңыш җыю конкурслары программасын үз эченә алган иде. Катнашучылар жюри әгъзаларын үз куллары белән ясалган кул эшләре күргәзмәсе белән таң калдырдылар. Балалар, юмор һәм артистлык белән аерылып торган сәхнәләштерелгән тамаша куеп, үзләренең зур иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм сизелмичә,үзеннән соң бары тик шатлыклы хис-кичерешләр һәм хатирәләр генә калдырып үтеп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International