ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

19 октябрь көнне, Лесхоз мәдәният йортында, "Күңелемнең нечкә кыллары"дип исемләнгән шигырь һәм җыр бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә Сабабаш авылыннан "Зөбәрҗәт" һәм Лесхоз бистәсеннән "Тургай" фольклор төркемнәре катнашты. Бу очрашуда без иҗади тәҗрибә,идеяләр белән уртаклаштык,шулай ук,төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләдек,халык җырларын җырладык, баянга такмаклар башкардык. Очрашу бик күңелле узды.


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

17 октябрь көнне, Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Могҗизалы көз»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Һәр катнашучы кабатланмас төсләр белән көзнең матурлыгын чагылдырды.Конкурс барышында балалар көзгә, аның юмартлыгы һәм матурлыгына кагылышлы халык сынамышлары белән таныштылар. Ахырдан барлык эшләр бәяләнде һәм җиңүче дип Хәйруллина Зәринә табылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы белән иҗади очрашуда чыгыш ясадылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
октябрь, 2019 ел
җомга

11 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Саба районы буенча идәрәсе һәм ПАО СК “Росгосстрах”Татарстан Республикасы филиалының Байлар Сабасы агентлыгының  “Хорлар бәйгесе”иҗат-отчет концерты булды. Концерт барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр һәм кызыклы кномерлар башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады. Концерттан барысы да канәгать калдылар.

  10 октябрь көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбенең  хореография укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арча муниципаль районының “Укучылары сарае” каршында эшләп килүче “Сөембикә гөлләре”  хореография коллективы өчен “Татар этник группаларының традицион бию сәнгате” темасына мастер-класс үткәрде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

9 октябрь көнне район мәдәният йортында мәдәният бүлеге хезмәткәренең чираттагы семинары булып узды.

Семинар театральләштерелгән тамаша белән башланды. Шуннан соң котлаулар һәм сертификатлар тапшыруга күчтеләр. Шулай ук хореография буенча мастер-класслар да үткәрелде.

Очрашу барышында түгәрәкләрнең эш планын карадылар, документларны тикшерделәр, административ мәсьәләләрне хәл иттеләр һәм төбәкара конкурсларда катнашу турында фикер алыштылар.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне уңаеннан  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Ямьле Саба"яр буе паркына экскурсиягә бардылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

6
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле,  нык һәм чыдам кешеләргә - зур хәрефтән языла торган кешеләргә багышлана. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә бәйрәм чаралары атна дәвамында, хәтта озаграк та үткәрелә. Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайлар бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел,безгә дә яннарыбызда кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелгән бәйрәм чаралары безнең өлкәннәребезгә күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 4 октябрь көнне, Кызыл Мишә мәдәният йортында, өлкәннәр өчен, «Күңел һаман яшь әле»дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, тамашачылар аларны бик теләп тыңладылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, анда өлкәннәребез бик күңелле итеп аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын башкардылар.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Кызыл Мишә мәдәният йорты, китапханә һәм Көек авыл клубы хезмәткәрләре, өлкәннәр өчен Саба районының тарихи урыннары буйлап экскурсия оештырдылар. Маршрут Мингәр авылында Шәүкәт Биктимеров музее һәм Сөембикә манарасы белән танышудан башланды. Аннан соң танылган Сатыш мәдрәсәсе - музеенда булдык, гарәп язуы буенча мастер-класс карадык, район авыллары мәчетләре белән дә онлайн таныштык. Шулай ук Саба районының туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Туган якны өйрәнү музее экспозициясендә кызыклы тарихи материал өстенлек итә, анда район территориясендә табылган археологик экспонатлар, борынгы заманнардагы төрле көнкүреш предметлары тупланган . Без барыбыз да сөйләгәнне бик теләп тыңладык һәм экспонатларны кызыксынып карадык. Туристик маршрут ахырында «Сабантуй» ат һәм ату-спорт комплексына зур экскурсия оештырылды. Барыбыз да зур кызыксыну белән атларны күзәттек, аларны шикәр белән сыйладык, ату комплексында үрдәкләр «аттык», уен залында да булдык. Бу экскурсиядә күргәннәрдән без барыбыз да бик канәгать калдык, аннан безнең күңелләрдә бик күп тәэсирләр калды.


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

29 сентябрь көнне, яшелчәләр "патшабикәсен" мул үстерүчеләр Кызыл Мишә мәдәният йортына агылды. "Кабак түти маҗаралары" дип исемләнгән конкурслы күңел ачу программасы быел беренче тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйгедә катнашучылар төрле номинацияләр буенча көч сынаштылар. Шигырь, җыр сәнгатен яратучылар да үз көчләрен сынадылар. Уңган хуҗабикәләребез кабактан төрле ризыклар әзерләделәр, бер-берсен уздырып кызыклы композицияләр ясадылар. "Үзенчәлекле кабаклар" һәм "Зур кабаклар " күргәзмәләре дә тамашачаны үзенә җәлеп итте. Тамашачылар белән үткәрелгән күңелле уеннар концерт номерлары, кабак турында сәхнәләштерелгән күңелле тамашалар белән үрелеп барды. Бәйрәм күтәренке рухта узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International