ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 25 сентябрь көнне, Татарстан республикасы Азнакай шәһәрендә узган  VI “Җир сулышы” республика  конкурсында, Ике басу Арташ мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Салават күпере” рәсем сөючеләр клубы берләшмәсе җитәкчесе Мухаметзянова Раилә Равил кызы, "Чиста һава һәм су - безнең тугры дусларыбыз" дигән проектта катнашып Дипломант исеменә лаек булды.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 25 сентябрендә, "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә",музыка бүлегенең баян сыйныфы  буенча «Беренче сыйныф укучысы көне» дип исемләнгән традицион концерт-әңгәмәсе узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

21 сентябрь көнне, Шәмәрдән сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы оркестры (җит.Фатхуллин А.А.), Казан кадет мәктәбе укучыларының ант кабул итүгә багышланган чарасында чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

21 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең«Асылташ» бию  коллективы (җитәкчесе Гарипова Г.М.) волейбол буенча «ТР Волейбол федерациясе Президенты Кубогы» ярышларын ачу тантанасында катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Керәнне авылы клубында 15 сентябрь көнне "Эх,тәмле бәрәңге" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә бәрәңгедән эшләнмәләр, иң үзенчәлекле бәрәңгеләр, бәрәңгедән пешерелгән ризыклардан күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм бәрәңге турында шигырь,җырлар ,күңелле уеннар, концерт программасы,җыр- бию,уен-көлке белән үрелеп алып барылды.Авылның олысы - кечесе казан асып пешерелгән итле бәрәңге шулпасы,учакта тәгәрәткән бәрәңгедән авыз итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

13 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать сөючеләр Мичәнбаш авыл клубы мөдире белән берлектә Мичәнбаш авылында күршеләр көне үткәрделәр. Кичәнең программасы үз эченә сәнгатьнең төрле жанрдагы концерт номерларын алган иде. Артистларның чыгышы белән беррәттән конкурслар да булды, анда барлык теләүчеләр дә катнаша алды. Шулай ук җыелган халык өчен сый-нигъмәт белән өстәлләр әзерләнгән иде. Чара дискотека белән тәмамланды.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 нче сентябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын чагылдырган мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге ТАССРга 100 ел

"Мәрхәмәтлелек ул - кеше кайгысын уртаклаша алу һәм кешеләргә ярдәм итү сәләте. Мәрхәмәтле булу безгә кылган гамәлләребезнең башка кешеләргә ни дәрәҗәдә йогынты ясавын аңларга ярдәм итә. Мәхәббәт һәм түземлек йөрәкләрне «җанландырырга», аларны яратучы һәм мәрхәмәтле итәргә сәләтле». Көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында 10 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында "Елмаю бүләк ит"акциясе үткәрелде. Бу көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә үтеп баручыларны елмаюлар һәм комплиментлар белән каршы алдылар, шулай ук аларга изге гамәлләр кылырга тәкъдим иттеләр. Үз чиратында акциядә катнашучылар да аларга җавап итеп рәхмәт сүзләре җиткерделәр . Аларның йөзләрендә, чыннан да шатлык хисләре балкыды.


30
август, 2019 ел
җомга

30 август көнне "Ямьле Саба" яр буенда "Туган җирем - Татарстан!"Республика көненә багышланган. Концерт программасында район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм белгечләре катнашты.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

29 август көнне  "Газпром Трансгаз Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә "Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә"багышланган бәйрәм чарасында "Экспромт" бию коллективы катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International