Яз җитү белән татар дөньясы бөек Тукай туган көнен бәйрәм итүгә әзерләнә башлый. Бу көнне табигать тә үзгәрә, җылы кояш нурлары әйләнә-тирә мохитне генә түгел, бәлки кеше күңелен дә җылыта. 26 апрель көнне район мәдәният йортында бөек шагыйрь туган көнен зурлап билгеләп үттеләр. Кунаклар игътибарына күргәзмә, фотозона оештырылган иде. Шулай ук мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларны театральләштерелгән тамаша белән сөендерде, анда әкият геройлары һәм шигырь геройлары образлары күрсәтелде.
25 апрель конне Олы Нырты мэдэният йорты хезмэткэрлэре китапханэче белэн берлектэ Габдулла Тукай исемен йорткэн урамда « Телсез идек Тукай безне телле итте» дигэн бэйрэм чарасы уткэрделэр. Бэйрэмдэ катнашучылар « Мин татарча сойлэшэм» дигэн акциягэ кушылып . Тукай эсэрлэреннэн озеклэр укыдылар, аларга бэйрэм истэлеге итеп шул логотиплар бирелде . Су анасы. Шурэле. Акбай . Убырлыга кечкенэ балалар рэхэтлэнеп Тукайнын шигырьлэрен сойлэделэр. Бэйрэмннэн беркемдэ булэксез калмады. Жыелган халык бергэлэп торле уеннарда катнашты, соныннан « Туган тел» жырын жырладылар.
2019 елның 23 апрелендә район мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган балалар сәнгать мәктәбе һәм "Дулкын" халык бию ансамбле укучылары катнашында "Супер позитив" мәгълүмат сәгате үткәрелде. Очрашу уен рәвешендә стандарт булмаган формада узды. Укучыларга бию барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Бию турында табышмаклар рәвешендә разминка үткәрделәр. Сораштыру һәм музыкаль конкурслар белән команда ярышлары үткәрелде. Укучылар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Һәм смайликиклар ярдәмендә кәефләрен белдерделәр. Бу очрашу барлык катнашучыларны тылсымлы чынга ашмаслык хәлгә алып китте.
22 апрель көнне Югары Симет авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары өчен “Халыкка иң якын хакимият – җирле үзидарә” дип исемләнгән темага информация сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларга җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген аңлату, гражданлык хисе тәрбияләү.
Чарага Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Ахмадуллин Роберт улы чакырылды. Ул укучыларны җирле үзидарә эшчәнлеге, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Китапханә мөдире Насирова Г. җирле үзидарәләр оешу тарихы турында сөйләде. Укучыларны китапханәдәге “Җирле узидарә”, “Татарстан”, “Сельская новь» журналлары белән таныштырды.
Ахмадуллина Л. Хассамова З. укучылар арасында брейн-ринг оештырдылар. Укучылар уз араларында җирле узидарә башлыгы, сәркатибы вазифаларын башкардылар. Куелган сорау, мөрәҗәгатьләрне тыңлап, проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Эшләүләреннән, сөйләгәннәрдән чыгып, җирле үзидарәләрнен халыкка иң якын хакимият икәнлегенә төшенделәр.
22 апрель-революция башлыгы В. И. Ленинның туган көне. . Киләчәктә нәкъ менә аңа дөньяда беренче Социалистик дәүләтне оештыручы булырга насыйп була. Район китапханәсе хезмәткәрләре туган якны өйрәнү музее белән берлектә акция үткәрделәр. "Ленин-кеше герой» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.
21 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хореография коллективларының «В вихре танца» ачык Республика конкурсы булып узды. Бәйгедә безнең районнан Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучылары катнашты.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Ритмы весны" һәм "Взлет" Бөтенроссия фестиваль - конкурслары призерлары
19 апрель көнне Казан шәһәренең "УНИКС» ПФУ концертлар залында XIX" Созвездие - ЙОЛДЫЗЛЫК-2019»ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале призерларының гала-концерты узды. Гала концертта Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең яшь артистлары: Галимҗанова Әдилә (җит. Давлиева Г. Р.) вокал соло номинациясендә урта төркем һәм «Асылташ» хореография коллективы (җит. Гарипова Г. М.) III урын алган. Вокал соло номинациясендә кече төркем Батыршина Динә (җит. Аксанова Л. М.) II урын Диплом белән бүләкләнде.
17 һәм 18 апрель, Созвездие-Йолдызлык суперфиналында катнашучылар өчен йомгаклау тантанасына якынлашу, көннәре иде. Икенче турда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән хореография номинациясендә «Асылташ» (җит. Гарипова Г. М.), «Экспромт» (җит. Әхмәдова А. Н.) һәм «Яшьлек» (җит. Мөбәрәкҗанова А. З.) коллективлары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, ә вокал соло номинациясендә кече һәм урта төркемдә Батыршина Динә (җит. Аксанова Л. М.), Фәрхуллина Диана (җит. Фәрхуллин И. Р.) һәм Галимҗанова Әдилә (җит. Давлиева Г. Р.).
18 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар өчен фәнни-танып-белү квестын оештырдылар һәм үткәрделәр. Квест барышында балалар хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычлары белән таныштылар, ребуслар чиштеләр һәм логик бурычларны чиштеләр.