18 апрель көнне район мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен планетарийга сәяхәт оештырылды. Башта балалар белән танышу һәм аралашу булды, аннан соң балалар программасының мавыктыргыч күрсәткечләре узды, аннан соң яшь килүчеләр үзләре караган сеанстан алган якты хис-кичерешләре белән бик теләп уртаклаштылар. Планетарийларда классик программалар йолдызлы күк проекты һәм компьютер графикасын күрсәтүче берничә видеопроектор базасында үткәрелә, фильмнардан өзекләр, слайдлар. Панорамалар планеталар һәм аларның иярченнәре аеруча мавыктыргыч булачак.
16нчы апрель көнне Шекше мәдәният йорты мөдире "Акчарлак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Гүзәл җирем" дип исемләнгән мәгълүмати-күңел ачу программасы оештырды. Әлеге чара барышында балалар сораулар һәм табышмаклар аша җир шары, кояш, һава, су кебек тереклек чыганаклары белән танышты. Тавыш бирү һәм уеннар ярдәмендә, планетабызны сакларга һәм яратырга кирәклеге хакында нәтиҗә ясады.
28 февраля в районном доме культуры состоялся вечер памяти под названием» дарю тебе песню " - презентация книг Ильфата Газизянова
28 февраль көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең 2018 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булды, 2019 елга бурычлар, планнар билгеләнде
27 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йортында "Яңарыш" халык уен коралларында башкаручыларның IV район смотр-конкурсы булып узды. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, инструменталь башкаруны пропагандалауга һәм үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуын көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Барлык конкурсантларны Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин котлады һәм уңышлар теләде.
26 февраль көнне Югары Симет мәдәният йортында "Яңарыш" халык уен коралларында башкаручыларның район смотр-конкурсы булып узды. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, инструменталь башкаруны пропагандалауга һәм үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуын көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Барлык конкурсантларны да авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлов Альберт Николаевич котлады һәм уңышлар теләде.
Сатыш мәдәният йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләренең Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт программасы булып үтте.
22 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә «Тулган ай» фольклор ансамбле катнашында «Есть такая профессия − Родину защищать!» − дип исемләнгән тематик концерт булды. Бу бәйрәм чарасы Ватанны саклаучылар көненә һәм эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Чара танылган татар һәм патриотик җырлар, халык биюләре һәм театр куелышлары белән үрелеп алып барылды. Ахырында «Тулган ай» фольклор ансамбле җитәкчесе − М. А. Галиева барлык ир-атларны Кызыл Армиянең Җиңү бәйрәме белән котлады. Тамашачылар көчле алкышлар белән рәхмәт йөзеннән җавап бирделәр.
23 һәм 24 февраль көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисткасы, Г. Тукай премиясе Лауреаты, КазГИК завакалистларының профессоры Ганиева Винера Әхәт кызының, VI Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалистлары конкурсы узды. Конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы вокал бүлеге укучылары (укытучылары Харрасова Лилия Альберт кызы) катнаштылар.
22 февральдә Лесхоз мәдәният йортының “Амәнәт” халык театры район мәдәният йортында «Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен сәхнәләштерде. Бу - яхшы әсәр, күпме еллар үтсә дә ул хәзер дә актуаль. Аны мәктәп балаларына күрсәтсәң, отышлы булыр иде. Чөнки Миргаян кебек малайлар бүген дә бар. Алар сәхнәдән үзләрен күрерләр иде. Миргаянның ихтыяр көче, тырышлыгы – күпләргә үрнәк. Миргаян үз әнисе Дилфүзәне, ташлап китеп, аңа никадәр авырлыклар, кынлыклар тудырганы өчен гафу үтенергә мәҗбүр итә. Ләкин һәр кеше үз эшләре, кылган гамәлләре алдында иртәме-соңмы җавап бирергә, хисап тотарга тиеш. Миргаян тапканын түгел, бакканын үз әнисе итеп сайлый. Бу гадәти генә спектакль түгел, бала кырыс дөньяда мәрхәмәтле, кешелекле булып кала. Тормыш сынауларына бирешми, катлаулы хәлләрдә югалып калмый үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә лаек.