ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Ак калфак” клубының чираттагы утырышы узды. Чараның беренче өлеше Халыкара туган тел көненә багышланды. Шул уңайдан күргәзмә ясалып куелды, Туган тел көненең килеп чыгышы сөйләнелде.Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклап калу максатын күздә тотып, ЮНЕСКО 21 февраль көнен Халыкара туган тел көне итеп игълан итте.
Ә чараның икенче өлешендә татар халкының баш киеме калфаклар ясалды. Калфаклар матур һәм үзенчәлекле килеп чыктылар.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

20 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында башкаручыларның район смотр-конкурсы булып узды. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Курсабаш авыл клубында "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында башкаручыларның район смотр-конкурсы булып узды. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

16 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты һәм Елыш авыл клубы хезмәткәрләре берлектә ”Тере хәтер” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичәдә армия хезмәтен афган җирендә үтәгән якташыбыз, Елыш авылында туып үскән Фәрит Миннебаев катнашты. Ул үзләренең сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Дусларын югалту хәсрәтен ул хәзер дә авыр кичерә. Мәдәният хезмәткәрләре кунагыбыз хөрмәтенә җырлар бүләк иттеләр.

16 нчы февраль көнне Сатыш авылы музей мәдрәсәсендә Совет гаскәрләренен Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел уңаеннан “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән чара уткәрелде. Чарага җирлегебездә яшәүче Әфганстанда хезмәт иткэн:

Кадыров Н.Х.

Миннегулов Р.Х.

Котдусов Ә.Г.

Абдуллин Ә.Т.

чакырылган иде. Алар узләренең Әфганстан җирендә хезмәт итүләре һәм кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр. Шулай ук очрашуга Сатыш урта мэктэбенен беренче сыйныф укучылары да килде. Балалар узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунаклар ул сорауларга җавап бирделәр. Балаларга тырышып укырга, тәртипле булырга һәм сугышлар булмасын дип изге телэклэр телэделэр.


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

15 нче февральдә Лесхоз мәдәният йортының “Амәнәт” халык театры Иске Мичән мәдәният йортында «Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен сәхнәләштерде. Бу - яхшы әсәр, күпме еллар үтсә дә ул хәзер дә актуаль. Аны мәктәп балаларына күрсәтсәң, отышлы булыр иде. Чөнки Миргаян кебек малайлар бүген дә бар. Алар сәхнәдән үзләрен күрерләр иде. Миргаянның ихтыяр көче, тырышлыгы – күпләргә үрнәк. Миргаян үз әнисе Дилфүзәне, ташлап китеп, аңа никадәр авырлыклар, кынлыклар тудырганы өчен гафу үтенергә мәҗбүр итә. Миңа калса, һәр кеше үз эшләре, кылган гамәлләре алдында иртәме-соңмы җавап бирергә, хисап тотарга тиеш. Миргаян тапканын түгел, бакканын үз әнисе итеп сайлый. Бу гадәти генә спектакль түгел, бала кырыс дөньяда мәрхәмәтле, кешелекле булып кала. Тормыш сынауларына бирешми, катлаулы хәлләрдә югалып калмый үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә лаек.
1 Миргаян выбирает себе отца и мать. Миргаян үзенә әти - әни сайлый.

Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Ул табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган.
16 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Муса Җәлил- балалар дусты” дигән тематик кичә үткәрделәр. Хезмәткәрләр герой-шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар. Балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, фикер алыштылар. “Куян” шигырен хәрәкәтләр белән уйнап күрсәттеләр.

15 февраль көнне Иске Икшермэ мэдэният йортында "Җырлап яшик туган җирдә" исеме астында Иске Икшермэ авыл җирлегенен иҗат отчёт концерты үткәрелде. Үзешчән коллективлар һәм аерым башкаручылар, хор чыгышларын тамашачыларыбыз көчле алкышлар белән каршы алдылар.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә «Вдохновение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
февраль, 2019 ел
җомга

14 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты сәхнәсендә авыл җирлегенең “Җырлап яшик, дуслар” дип исемләнгән концерт программасы булды. Концерт җырлар, матур бию номерлары белән үрелеп алып барылды. Дуэт, күмәк җырлау, вокаль һәм фольклор ансамбль чыгышларын да тамашачылар бик кәнагать булып көчле алкышларга күмделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International