14 февральдә искиткеч бәйрәм билгеләп үтелә, ул вакытта яраткан һәм кадерле кешеләргә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар, һава шарлары һәм махсус открыткалар (валентинкалар), шигырьләр, мәхәббәт билгеләре яки теләкләр язылган. Изге вәли көне яки гашыйклар көне - бөтен дөнья буенча күп кенә кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм.
Бу көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре " Валентинов көне»исемле мавыктыргыч конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чара башында катнашучылар " Валентинка» һәм «Яшь йөрәкләр»командаларына уртаклаштылар. Ике команда да планетада сәяхәткә китте. Алар берничә илдә булдылар һәм Изге Валентин көнендә чит ил кешеләренең нинди традицияләр саклануын белделәр. Сәяхәтнең һәр этабында программада катнашучыларны күңелле уеннар һәм конкурслар көтә иде: «әкият парларын бергә кушыйк», «парга тап», «төсле сердечкалар», «мәхәббәт десерты», «Мине аңла». Чара ахырында катнашучылар Изге Валентин көнендә генә түгел, ә һәрвакыт бер-берсенә елмаю, игелеклелек, мәхәббәт бүләк итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
13 февраль көнне Саба туган якны өйрәнү музеена Кореядан сәяхәтчеләр килде. Алар 5 ел элек Казанда укып киткәннәр.Хәзерге көндә узләренең илләрендә эшлиләр.
-Ял алып сәяхәткә чыктык.Татарстанны яратабыз ,президентның туган ягын курергэ килдек.-диделәр алар. Рәхим итегез!!!
13 февраль конне Олы Нырты мэдэният йортында гашыйклар коне унаеннан " йорэктэн - йорэккэ дигэн эдэби музыкаль кичэ уткэрелде. Кичэгэ авылыбызнын куп балалы ин матур дус тату гаилэлэре чакырылды. Алар узара торле конкурсларда коч сынаштылар. Гаилэ, мэхэбэт , ярату дигэн сузлэрнен мэхэббэттэн башка була алмавын тагын бер кат исбат итте алар.Кунелле очрашу чэй табыны янында дэвам итте. Соныннан балалар, олкэннэр рэхэтлэнеп кызыклы уеннар уйнадылар.
13 нче февраль көнне Сатыш авылы музей мәдрәсәсендә мөселман диния нәзарәтенең Саба мөхтәсибәте яшьләр булеге җитәкчесе, Сатыш мәчете имамы Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы чыгыш ясады. Ул татар халкының дини гореф – гадәтләре турында сәйлэде. Халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр,җеп җерләгәннәр.Куллары,күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды.Күбрәк телевизор,компьютер,телефонда утыра башладык. Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару,халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырылды. Бу кичәдә китапханәнең “Ак калфак”оешмасына йөрүче хатын-кызларыбыз катнашты. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Котдусова Нәзирә ачып җибәрде.Кичәгә килүчеләрне татар халык иҗаты китап күргәзмәсе белән таныштырды,халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Наза”, “Биш парлы”,”Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды,татар халык җырлары җырланды. Әлеге чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.Р.Билалова,методистлар Альбина Ринатовна һәм Илсөяр Ильдусовналар карадылар.Кичә ахырында Ләйсән Ракиповна үзенең фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Милли йолаларыбызны,гореф-гадәтләребезне онытмыйча,күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. 9 ел да 51 көн дәвам иткән канкойгыч сугыш. Аның һәр көне тарих китабына уеп-уеп язылган. Әлеге кайнар ноктадан исән-имин әйләнеп кайткан ир-егетләребезнең күңел төпкелендәге хәтер китабы ул. Җанга авыр. Авыр булса да күз яшьләренә манчылган, әрнүләрдән, югалту ачысыннан саргайган ул китап битләрен сак кына ача торабыз. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең иң соңгы колоннасы Әфган чикләрен үтеп, үз җиребезгә чыга. Бу көннән соң 30 ел вакыт узган. Сугыш турындагы истәлекләр башка бер истәлеккә дә ошамый. Алар әрнүле һәм йөрәк өзгеч. 15 февраль – Әфган сугышында катнашкан батырларыбызны искә алу көне. Әлеге унайдан 10 февраль көнне Югары Симет мәдәният йортында “Хәтер Афганга алып кайта” дигән батырлык сәгате уткәрелде. Укучылар, безнең солдатларның нинди батыр булуларын, уз гөмерләрен куркыныч астына куеп,иптәшләрен сугыш кырыннан алып чыгуларын зур кызыксыну белән тынладылар. Балаларга Әфган сугышына карата эшләнелгән презентация, видеороликлар курсәтелде. Мондый чаралар балаларда кечкенәдән ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булыша.
9 февраль көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Җөри мәдәният йортында "Диләфрүзгә иярәп, ягъни бер мәхәббәт кыйссасы" дигән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясадылар.
9 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында «Күп авазлы Татарстан» традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсы узды (2019). Саба районы мәдәният йортының "Нур" ансамбле иң яхшы нәтиҗәләр белән чыгыш ясады.
Февраль-хәрби-патриотик тәрбия айлыгы, батырлыкае: 23. 02. – Ватанны саклаучылар көне, 15. 02. - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, 15.02. – календарь да билгеләп үтелмәсә дә, тагын бер истәлекле вакыйга бар: 15.02 - яшь антифашист көне һәм тагын календарьда билгеләнмәсә дә зур әһәмияткә ия булган бер вакыйга бар: 1944 елның февралендә төрмә диварларыннан Муса Җәлилнең соңрак "Маобитдәфтәрләре" дип аталачак кулъязмасын алып чыгалар , 15. 02-патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бүген 5 февраль көннеИке басу Арташ мәдәният йортында "Җидегән чишмә"клуб берләшмәләре әгъзаләре һәм китапханә белән берлектә "Җәлил эзләре буйлап"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә "Моабит дәфтәрләре"китабына багышланган иде. Кичә барышында "Җырларым", "Сәгәт", "Дулкыннар"кебек М. Җәлил сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. "Җидегән чишмә» клубы әгъзалары шагыйрьнең шигырьләрен һәм поэмаларын яратып укыдылар, катнашучылар алдында яттан сөйләделәр. Әдәби музыкаль кичә дә кадерле кунаклар булып, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Лэйсан Рәкыйп кызы һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты ИлсөярИлдусовна катнашты. Әдәбикичә барышына нәтиҗә ясап, үзәккитапханә директоры ЛэйсанРәкыйп кызы чыгыш ясады. Катнашучылар алдында шагыйрьнең «Табут»шигырен сәнгатьле итеп башкарды. Батырлык көненә багышланган чара югары дәрәҗә дә узды. Муса Җәлилнең китап күргәзмәсе һәм “Җидегән чишмә” клубына йөрүчеләрнең кулэшләреннән күргәзмә куелды.
6 февраля в Районном Доме Культуры состоялся очередной театрализованное представление «Диляфруз зайдя за дастарханом, то есть поцелуй любви».