ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

25 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханәсен уздырдылар. Әлеге чараның төп максаты – халыкны китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге кунакханәдә - чарада катнашучылар татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу барышында язучыларыбызның әсәрләреннән өзекләр укылды, матур җырлар башкарылды, спектакльдән өзек күрсәтелде. Чара - килгән һәркемнең күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.
Әдәби кунакханәдә якташ язучыбыз,«Ватаным татарстан» газетасының хәбәрчесе, шагыйрә, КФУ университетында булачак журналистларга белем бирүче укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева үзенең матур теләкләрен җиткереп калды.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

24 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең спорт залында хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча Саба районы Чемпионаты булып узды.

Уенда Яшен һәм мәдәният командалары очрашты, мәдәният командасы 4-2 исәбе белән җиңүгә иреште. 

Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдә генә түгел, спорт залында да югарыга үрәләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан "Останың да остасы"дип исемләнгән мастер класс үткәрелде. Миннебаева Фирсина, Низамова Рәшидә, Файзрахманова Минзәлия апаларның кул эшләреннән торган күргәзмә куелды. Һәрберсе үз эшләре турында сөйләп, кызларга эшләп күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә "Ак калфак" хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән "Сөннәт" дип исемләнгән милли тәрбия чарасы кабатлап күрсәтелде. Билгеле булганча, халыкның гореф – гадәтләре, мәдәнияте юкка чыга икән, бу аның рухи байлыкларының саега баруын чагылдыра. Халык тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү тудыра. Татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Шуны онытмаска кирәк: без, балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне әзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул. Бүгенге чараның да төп максаты булып, борынгыдан килгән гореф-гадәтлэрне киләчәк буынга тапшыру торды. Әлеге фольклор чара тизәйткечләр, мөнәҗәтләр, җырлар белән үрелеп барып, тамашачылар һәм катнашучылар өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Шулай ук әлеге клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең кул эшләреннән төзелгән күргәзмәдә әзерләнгән иде. Әлеге чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.Р.Билалова, методистлар Алия Ринатовна, Илсөя Ильдусовна, һәм якын тирә авыллардан килгән китапханәчеләр карадылар. Кичэ ахырында Ләйсән Ракиповна үзенең фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

20 январь конне Коек авыл клубында, "Иман нуры" клуб берлэшмэсенэ йоруче эби -апалар белэн, "Жэннэт энилэрнен аяк астында !" дигэн темага энгэмэ уткэрелде. Энисэ апа Сафина :"Хәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.Җәннәт – әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк!" дигэн сузлэр белэн энгэмэне тэмамлады.Аннан сон чираттагы гарэп теле дэреслэре башланды.


20
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Иске Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен "Никотинсыз тормыш"дип исемләнгән әңгәмә һәм презентация күрсәтү оештырылды .Тәмәке тартудан иң күбе үпкәләр җәфа чигә. Тәмәке тарту якынча 100 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу яман гадәт балалар организмына бик начар тәэсир итә. Тәмәке тартучы укучылар укуда артта калалар, таркау, ялкау, тупас булалар. Аларда хәтер, күрү сәләте, акыл сәләте начарлана. Алар яшьтәшләреннән артта калалар. Без тәмәке тартуга каршы! Ул сәламәтлеккә зыян китерә!

Безнең илдә кышлаучы кошлар.Безнең өлкәдә кышлаучы кошларга кышкы суыклар тамаклары тук булган очракта гына куркыныч түгел. Алар үзләренә төрле юллар белән ризык табып тукланалар. Безнең илдә кышлауга 70 тән артык төрле кош кала.

20 январь көнне Олы Арташ авыл клубы мөдире балалар белән “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дигән темага әңгәмә уздырды. Соңыннан кошларга җимлек куеп аларга туклану өчен жим куелды.

20 гыйнвар көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында «Театр турында ниләр беләбез» дип исемләнгән әңгәмә, фикер алышу оештырылды. Балалар беренче театрның кайда, ничек барлыкка килүе,анын актерлары кем булуы, режессерның театрда нинди урын алып торуы турында белделәр.Шулай ук балалар сорауларга бик актив җавап бирделәр,хәзерге театр, анын актерлары турында белгәннәре белән уртаклаштылар.

18 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләр көче белән әзерләнгән «Җырлыйк бергә, кушыл син дә!» - дип исемләнгән, «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен, концерт программасы оештырылды. Концерт төрле элекке заман җырлары, халык биюләре һәм нәфис сүз чыгышлары белән матур итеп үрелеп барды. Мондый тамаша барлык килгән өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, алар көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерде.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15.01.19-19.00 сәг.тә Урта Нырты авыл клубында балалар өчен Искечә Яңа елны каршылау кичәсе үтте. Мероприятие төрле күңелле уеннар , ярышлар,җыр-биюләр белэн үрелеп барды.Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады,барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International