2019 елның 16 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинар - киңәшмәсе булып узды. Семинарда чаралар үткәрү планнарын бирү буенча таләпләр, хисап һәм план төзү буенча Методик тәкъдимнәр каралды. Шулай ук лотерея уйнау буенча мастер-класс үткәрелде.
14 гыйнвар көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Мичән авыл клубында "Яңа Елда ява ак бәхетләр"концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
13 гыйнвар көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Яңа елны каршы алуга багышланган концерт оештырдылар. Бу көнне кунакларны бәйрәм программасы, ә нәкъ менә артистларның чыгышы, күңел ачу уеннары, Кыш бабайны котлау һәм башка бик күп нәрсәләр көтә иде.
В Доме Культуры состоялся районный театрализованный представление к 12 января "Старый" формирование новой года, которые среди Диляфруз «вместе, то есть рассказ о любви».
11 января сотрудник Шеморданского СДК − С.М.Фатхуллина провела мероприятие «Мы − друзья природы!», посвященное Всемирному дню заповедников и национальных парков России для учащихся 4-ых классов Шеморданского лицея. В ходе познавательно-воспитательной работы С.М.Фатхуллина рассказывала об охраняемых заповедниках и национальных парках России, также демонстрировала фотографии этих мест на экране. После официальной части внеклассного часа, с ребятами была сделана музыкальная разминка. Затем детей разделили на 2-команды и им были заданы вопросы в форме загадок по данной теме. В конце мероприятия каждая команда сделала стенгазету, у учащихся сформировалось конкретное представление о заповедниках и ответственность, о защите окружающей среды. Всем маленьким участникам мероприятия были подарены небольшие подарки.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Нургали Минниханов исемендәге мәчет белән берлектә балалар белән саф һавада күңелле уеннар үткәрделәр. Балаларга тәмле пылау пешерелде, кайнар чәй эчтек, аннары балалар белән бергәләп җомга намазын тыңладык. Балаларга бик кызыклы булды, алар канәгать калдылар. Соңыннан алар барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.
Кече Шыңар мәдәният йортында “Ак буран” дип аталган уен программасы уздырылды. Кышкы күренешләр турында викторина сорауларына җавап тапкач, балалар төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар.
Кыш ул табигатьнең иң матур вакыты. Балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, 7 январь көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре” Кышкы мавыгу” – дигән тема астында саф һавада төрле уеннар оештырдылар. Кардан ясалган сыннарны карап, алар белән гозурландылар. Кышкы каникулда алган тәэсирләр балаларның күңелләрендә озак сакланыр!
7 январь көнне Мишәбаш мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Күңелле кич" дигән уеннар оештырылды. Яшьләр хәрәкәтле һәм кызыклы уеннарда теләп катнаштылар. Вакытларын күңелле уздырдылар.
7 гыйнвар көнне Кырбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ишегалдыннан ишегалларына йөреп, күңелле җырлар, тезмәләр җырладылар, шулай ук йорт хуҗаларына Раштуа турында шигырьләр сөйләделәр.