16 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сабаның 4 нче номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, шигырь, мәкальләр укыдылар. Үз чиратында балалар киләчәктә гаиләләрен нинди итеп күрергә теләүләре турында кыскача теләкләрен җиткерделәр. Чара “Гаилә - бәхет ачкычы” открыткасы ясау белән тәмамланды.
15 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара гаилә көненә багышланган «Без - гаилә, без — бергә» дигән ял сәгате үткәрделәр.
Ял сәгатен «Гаилә - һәрберебез өчен иң мөһиме» дигән әңгәмәдән башладык. Гаилә ул - без яраткан, кайгырткан, үрнәк алучы, бәхет һәм яхшылык теләүче туганнарыбыз һәм якыннарыбыз. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту, хөрмәт һәм җаваплылыкка өйрәнәбез. Нәкъ менә гаиләдә без гореф-гадәтләр, җәмгыятьтә яшәү нормалары белән танышабыз. Әңгәмәдән соң саф һавада спорт уеннары оештырылды, анда балалар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну һәм дәрт белән катнаштылар.
15 май көнне Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе Саба урта мәктәбе укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.
15 май көнне Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клуб берләшмәсе өчен якташ язучыбыз Мәгъсүм Хуҗин тууга 95 ел тулу уңаеннан “Тенекинең талантлы улы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Татар әдәбиятында тирән эз калдырган могтәбәр язучыбыз хикәяләр язу остасы иде.ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясенә каләмдәшләре арасыннан аның иң беренче лаек булуы – шуңа нигезле бер дәлил. Мәгъсүм ага туган җирен беркайчан да хәтереннән чыгармаган: Саба ягына, туган авылына еш кайтып, кадерле якташлары белән һәрдаим күрешеп, очрашып торган, язарына илһам алган. Ул Сабага нисбәтле тарихи-документаль китаплар язды, авыл кешеләренә дан җырлаган бихисап чәчмә әсәрләр иҗат итте.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена килүчеләр өчен район халкында террорчылыкка каршы аң формалаштыру максатыннан «Террорчылыкка-Юк!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чара яшь буынга мәгълүмат җиткерү һәм теракт вакытында гамәлләр тәртибе белән танышу өчен хезмәт итәчәк. Чара башында терактларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары музей хезмәткәрләре террорга каршы мәгълүмат бирделәр. Үсеп килүче буын игътибарына терактлар турында мәгълүмат, кисәтү чаралары һәм мондый очракларда гамәлләр планы чагылдырылган мәгълүмати рәсемнәр тәкъдим иттеләр. Ә чара азагында әлеге темага багышланган стена газетасы ясалды
13 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәре Саба урта мәктәбе укучылары өчен “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларында кунакта”дип исемләнгән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Укучыларга “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының тышлыгы белән генә түгел, эчтәлеге белән дә кызыклы булуын күрсәтү өчен, китапханәче журнал битләре буйлап сәяхәт ясады, иң кызыклы рубрикаларга тукталды. Журнал битләре буйлап сәяхәт иткәндә, кызлар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында кызыклы фактлар белделәр, төрле илләр белән таныштылар, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Чара журналдагы кечкенә хикәяләр, шигырьләр уку белән тәмамланды.
Гаилә - тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме, ул - якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алганнарыбыз, кайгыртканнарыбыз, игелек һәм бәхет теләгәннәребез. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
11 майда, Халыкара гаилә көне алдыннан Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белгечләре «Минем тату гаиләм» дигән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар тату, бәхетле гаилә нинди була турында сөйләштеләр. Гаилә йорты төзеделэр: йортның нигезен йорт «сүзе белән ассоциацияләнгән сүзләрдән «салдылар», ә йортның стенасын гаилә мөнәсәбәтләрен белдерүче «кирпечтән» «салдылар». Мәхәббәт, гафу итү, сабырлык дигән төп сүзләр өй түбәсенә әверелде. «Йорт» ка туган кешеләрне урнаштырдылар.
Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, шигырьләр, гыйбрәтле хикәяләр тыңладылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Алар гаиләнең бәхете аның һәр әгъзасынә бәйле. Гаилә - җәмгыять ячейкасы булуын ачыкладылар. Нәкъ менә шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.
Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале битләре елдан-ел бездән ерагая бара. Бу сугыш илебез намус белән кичергән иң авыр сынауларның берсе булды. Безнең бурычыбыз-бу батырлык турында истәлек саклау, ныклыкны, батырлыкны һәм Ватаныбызга булган мәхәббәтне хөрмәт итү, шулай ук моны киләчәк буыннарга тапшыру.
10 май көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Балаларны сугыш еллары язучыларының очерклары, хикәяләре, истәлекләре, шигырьләре белән таныштырдылар. М. Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Вәхшәт", "Яулык" шигырьләрен кычкырып укыдылар
Саф һавада спорт уеннары һәм күңел ачулар барысына да шатлык китерә һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. 2025 елның 10 маенда Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Кырбаш авылы клубы белән берлектә саф һавада «Уен – сәламәтлеккә тугры апа» спорт уеннары үткәрде. Чара барышында барысы да күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы уеннар һәм күңелле эстафеталар уйнадылар. Программада катнашучылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар. Төрле хәрәкәтчән уеннар балаларны бик мавыктыра.
9 май - ил тарихында иң әһәмиятле көн. 2025 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу мөһим вакыйга һәм сугыш геройлары турындагы хәтер илебезнең һәр кешесе йөрәгендә саклана. Клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында, хәрби һәм гражданлык авиациясендә хезмәт иткән Вәлиев Рафаэль Халик улы легендар совет очучысы Михаил Девятаев язмышы турында сөйләде. Аның фашистлар әсирлегеннән батырларча качуы кино кебек: гомерен куркыныч астына куеп, ул үзенә һәм әсирлектәге тугыз иптәшенә азатлык бирүче, шулай ук «Яшерен» грифы астында документларны совет хөкүмәтенә тапшыручы. Утырышта катнашучылар аның тормышындагы күп кенә кызыклы һәм мөһим вакыйгалар турында ишеттеләр, фикерләре белән уртаклаштылар.