ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

26 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында Шәриф Хөсәеновның тууына 95 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Үзбәкстан театр сәхнәләрендә куелган «Әни килде», «Профессор кияве», «Зөбәйдә – кеше баласы» пьесалары авторы. Шәриф Хөсәенов үзенең әсәрләрендә әхлакый-этик темаларны күтәрә, бу һәрвакыт аеруча актуаль була.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәре Саба урта мәктәбенең 4 “Б”  сыйныф укучылары өчен “Салават күпере” һәм  “Сабантуй” журналларында кунакта”дип исемләнгән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Укучыларга “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының тышлыгы белән генә түгел, эчтәлеге белән дә кызыклы булуын күрсәтү өчен, китапханәче журнал битләре буйлап сәяхәт ясады, иң кызыклы рубрикаларга тукталды. Журнал битләре буйлап сәяхәт иткәндә, кызлар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында кызыклы фактлар белделәр, төрле илләр белән таныштылар, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Чара журналдагы кечкенә хикәяләр, шигырьләр уку белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

29 ноябрь-Татарстан Республикасы әләме көне. 27 ноябрь көнне Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары өчен республикабызга багышланган "Безнең уен" интеллектуаль уены үткәрде. Уен 5 өлештән тора:" Туган телем татар теле"," Күп милләтле Татарстаным"," Милли ашлар"," Бию көйләре","Туган ягым Татарстан". Балалар кызыксынып катнаштылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 ноябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында Татарстан Республикасының атказанган ветеринария  табибы, “Чал ветеринар кыйссалары” китабы авторы, “Өлкәннәр” клубының җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улының «Ялгыш язылган язмыш» дип исемләнгән яңа чыккан китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Алтын куллар” клублары әгъзалары, авыл китапханәчеләре килделәр.  Алар китапта булган һәрбер әсәрнең эчтәлеген сөйләп, китап укыганнан соң туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Авторның иҗатына карата соклануларын белдерделәр, берсеннән-берсе матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәне йомгаклап үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән күренекле якташ язучыбыз Фәрхетдинов Габит Фәсәх улына истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2024 елда ул 24 ноябрьгә туры килә. Бу бәйрәм - үз мәхәббәтең турында тагын бер кат әйтергә, тормыш бүләк иткән кешегә рәхмәт һәм наз сүзләрен җиткерергә менә дигән сәбәп. Бу көнне балаларына мәхәббәт, наз, игелек бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Әниләр көне уңаеннан 2024 елның 26 ноябрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен «Әни көне» бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, шулай ук үз хисләрен шигырьләрдә белдерә алдылар. Бәйрәмдә классик язучыларның шигъри юллары, әниләр турында җырлар һәм, әлбәттә, барлык әниләрнең бәйрәм белән котлаулары яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26  ноябрь көнне Саба район китапханәсендә “Сөембикә”, “Алтын куллар” клуб берләшмәләре өчен, иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр атналыгы уңаеннан, “Әсәрләрдә Ана образы!” дип исемләнгән әдәби котлау кичәсе үткәрелде. Чара “Әнкәйләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл куярлык...” дип исемләнгән күргәзмә янында, табышмак-уен формасында үтте. Китапханәчеләр татар язучыларының әниләргә багышланган әсәрләреннән өзекләр укыдылар, ә тамашачыларыбыз язучыларны танып белделәр. Бәйрәм кичәсе һәр кешенең күңеленә хуш килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Еш кына тышкы яктан матур кеше үзен тупас, әдәпсез тота. Андый кеше беркемгә дә шатлык китерми. Һәм киресенчә, бик матур булмаса да, бик игелекле, намуслы кешеләр бар. Һәм безнең алар белән дус буласыбыз һәм аларга охшыйсыбыз килә. Без дә игелекле һәм әдәпле кешеләр булырга тырышабыз.

2024 елның 25 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Кешеләргә яхшылык бүләк ит»дигән әдәплелек дәресе үткәрелде.

     Чарада катнашучылар «Әдәпле викторина» да катнаштылар, әдәби геройларны таныдылар, тематик уеннар уйнадылар.

     Һәркем бер хакыйкатьне исенә төшерде: һәркемдә булырга тиешле яхшылык бар – яхшы йөрәк, яхшы күңел, яхшы сүзләр.

Чара «Яхшылык эшлә!» видеоролигын карау белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар язучысы һәм драматургы Шәриф Хөсәеновка 95 яшь тулу уңаеннан «Дөньяда сүзем калыр» исемле әдәби кичә үткәрделәр. Чара кысаларында катнашучылар язучының биографиясе, аның иҗади юлы һәм татар әдәбиятындагы әһәмияте белән таныштылар.

Пьесалардан өзекләр укуга аерым игътибар бирелде, бу исә аның иҗаты рухына тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирде. Кичәдә катнашучыларга шулай ук "Әниемнең ак күлмәге" драмасыннан өзек тәкъдим ителде, ул Шәриф Хөсәеновның тирән хисләрне әдәби образлар аша җиткерү осталыгына ачык мисал булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Рәсем ясау кешенең фантазиясен үстерә, баш миен ял иттерә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә -дип саный белгечләр. 26 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә «Рәссамнар дөньясы» дип исемләнгән  сәнгать сәгате үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны татар сынлы сәнгатенең үз гомерләрен рәсем сәнгатенә багышлаган күренекле рәссамнар: Б. Урманчы, И. Зарипов, Л. Фәттәхов, Ш. Шәйдуллин, Х. Якуповның иҗатлары белән таныштырдылар. Рәсем ясауның төрле ысуллары, аның төрләре турында яңа мәгълүматләр алдылар.Әлеге чара татар рәсем сәнгатенең бай дөньясын һәм халыкның мәдәни мирасын тирәнтен аңларга мөмкинлек бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Сүзләр дөньясы» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар сүзлекләрнең һәм энциклопедияләрнең тормышыбыздагы әһәмияте, аларның мәгарифтәге һәм мәдәнияттәге роле турында фикер алыштылар, шулай ук үзләренең яраткан сүзлек басмалары белән уртаклаштылар.

Катнашучылар тел һәм сүзлекләр белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International