ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Яңа ел – иң тылсымлы һәм күптән көтелгән бәйрәм, аны һәркем-олылар да, балалар да ярата. 2025 елның 3 гыйнварында Саба балалар сәнгать мәктәбе үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар»спорт уены оештырды. Катнашучылар җитезлекне, чыдамлыкны, тизлекне һәм команда рухын үстерүче барлык конкурсларда, эстафеталарда актив ярыштылар. Анда 80 бала катнашты. Программа шактый бай булды. Башта балалар өлкәннәр белән бергә чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Минем китап йортым – китапханә» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре китапханәче һөнәре турында сөйләделәр, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен күрсәттеләр. Катнашучылар абонемент, уку залы, формуляр һ.б. нәрсә икәнен белделәр, китапларның урнаштырылуы турында белделәр. Балалар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китаплар белән ничек мөгамәлә итәргә, нинди китаплар бирелә, ә кайсылары юк һәм нинди вакытка бирелгәнне белделәр. Чараның икенче өлешендә алар яңа китаплар белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Вакытлы матбугатны уку-заман белән бергә атлау дигән сүз! Өстәвенә, бүгенге журналлар – күз күреме генә, аларны кулыма аласы, актарасы, карыйсы килә! Әмма язылу бәясе хәзер күпләргә өйдә яраткан басмаларын булдырырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә китапханәдә укучылар өчен «яңа матбугат» вакытлы матбугат күргәзмәсе оештырылды . Чара барышында укучылар «Саша и Маша», "Салават күпере","Ежик", "Филлипок", "Мир принцесс" һәм башка кызыклы журналлар белән таныша алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар маҗараларның бәйрәм атмосферасына чума, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Кыш бабай  килгәч, чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Китапханәче “Әдәби алан” проектында катнашкан балаларга рәхмәтләр әйтеп бүләкләр тапшырды. Бәйрәм эмоциональ, күңелле һәм дәртле узды. Тамашачылар яңа ел тамашасын оештыручыларга һәм катнашучыларга шатлык һәм күтәренке кәеф өчен рәхмәт белдерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел бәйрәмнәрендә күңелле һәм танып белү уеннары һәрдаим үтеп тора. 2 нче январь көнне Сатыш авыл китапханәсендә “Ура, күңелле каникуллар” дигән темага уеннар оештырылды. Әлеге чараның максаты балаларның күңелен күрү, бер- берсе белән аралаштыру, актив булырга өйрәтү иде. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар. Чара бик күңелле узды, балалар канәгать калдылар һәм төрле бүләкләргә ия булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Явлаштау авыл китапханәсе белән берлектә «Кыш бабай күчтәнәчләре» исемле балалар Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бу чарада оттырышсыз лотерея оештырылды. Барлык катнашучылар да бүләкләрдән канәгать калдылар. Ә суперприз Яппаровлар гаиләсенә эләкте, бу аларның көнен аеруча истә калырлык итте. Бәйрәмдә Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашты, алар балаларның һәм өлкәннәрнең күңелен ачты. «Әдәби алан» ның актив катнашучылары бүләкләр, рәхмәт хатлары алдылар. Балалар җырладылар, биеделәр һәм күңел ачтылар, ә бәйрәм азагында рәхәтләнеп мавыктыргыч уеннар уйнадылар.  Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Каникуллар дәвам итә! Без аны күңелле үткәрәбез.

2 январь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы вокал укытучысы Харрасова Л. А. "Тамчы" вокал - хореографик ансамбле укучыларын репетицияга чакырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

30 декабрь көнне Саба район  балалар китапханә хезмәткәрләре “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Яңа ел җитә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күңелле уеннар, биремнәр оештырдылар. Укучылар үзләренең актив булуларын,бердәмлекләрен күрсәттеләр. Чара җыр, уеннар һәм шигырь сөйләү белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Иң яраткан бәйрәм — Яңа ел килә. Барлык кешеләр аны дулкынланып көтәләр, ул яхшырак, уҗышлырак, бәхеткә мул  булыр дип өметләнәләр һәм ышаналар. 29 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен яңа ел тамашасы бик матур үтте. Алар яхшы музыка, биюләр, күңелле конкурслар һәм уеннардан яхшы кәеф һәм позитив алдылар.Чараның кульминациясе Шут,Пьеро,Кыш бабай оныгы,Капризлы Йолдыз,Кнопка катнашында Яңа ел тамашасы булды.Кыш бабай белән Кар Кызы барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, зур уңышлар, җиңүләр һәм күтәренке кәеф теләде!Һәркем бәйрәмнән бик күп уңай хисләр белән бергә Кыш Бабай капчыгыннан сюрпризлар һәм конкурсларда, уеннарда актив катнашулары өчен бүләкләр дә алды. Чарада 180 бала катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
декабрь, 2024 ел
җомга

27 декабрь көнне Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ире СВО да, үзе бала ялында булучы Корсабаш авыл китапханәсе мөдире Фәсхиева Миләүшәгә Кыш бабай, Кар кызы күчтәнәчен тапшырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International