ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәламәт булу- бәхет!» дигән сәламәтлек сәгате үткәрделәр.  Чарада сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр бирелде.  Балалар тормыш кыйммәтләре, файдалы гадәтләр формалаштыру һәм зарарлыларны булдырмау турындагы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, «Сәламәтлек әлифбасы» викторинасында, «Мәкальне төгәллә» конкурсында, «Файдалы-зарарлы» уенында катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвеше турындагы китапларга күзәтү тыңладылар. Ахырда кроссвордлар чиштеләр. Сәламәтлек сәгате балаларга сәламәтлек өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чыныгырга һәм дөрес тукланырга кирәклеген белергә ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына, Шәмәрдән авылы һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре «Салават күпере» мәктәп яны лагере балалары өчен «Роботлар нәрсә белә» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар роботларның барлыкка килү тарихы, аларның төрләре һәм кайда кулланыла икәне белән таныштылар, «Безнең арада роботлар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Тема белән кызыксынып, балалар «Электроникның «яңа маҗаралары» китап күргәзмәсе белән бик теләп таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1-4 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә V Бөтенроссия хореография форум-конкурсы «Россия хореография сәнгатенең Бердәм Кубогы 2024» узды. Анда “Экспромт” (җитәкчесе: Давыдова А. М.) хореография коллективы солистлары катнашты.

Нәтиҗәләр:

Бутова Эстелла - I дәрәҗә дипломант

Гәрәева Айсель һәм Сәлимова Дарина дуэты - III дәрәҗә лауреат

Павлова Ксения-III дәрәҗә лауреат

Сәлимова Сафия-II дәрәҗә лауреат

Садыйкова Мәрьям-II дәрәҗә лауреат

Давыдова Эвелина-I дәрәҗә лауреат

Давыдова А.М. - I дәрәҗә лауреат.

Барлык җитәкчеләргә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конкурс кысаларында Todes студияләренең төп педагог-хореографы Рәхимҗанов Артур җитәкчелегендә эстрада биюе буенча мастер - класс үткәрелде.

Укучылар шулай ук шәһәрнең төрле истәлекле урыннарында булдылар: Лахта үзәге, ачылучы күперләр, Исаак Соборы, Царское Село, Екатерина сарае, Йосыф сарае.

Укучыларның ата-аналарына ярдәмнәре һәм рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

1 ноябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Килдебәк һәм Шекше урта мәктәпләренең  “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылары  өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.  Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  тарафыннан “Уйлап тап”дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында укучылар район балалар китапханәсенә килүче матбугат белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 ноябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 1 “Г” сыйныф укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр.  Чара барышында укучылар әкият персонажлары   буенча төзелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Очрашу азагында укучылар  “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә  Явлаштау урта мәктәбенең “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар уенда актив катнашып, үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар.Чара ахырында “Шәм ясау” мастер-классларында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
ноябрь, 2024 ел
җомга

Көзге каникуллар вакытына укучылар өчен Саба районының тарихи һәм истәлекле урыннары буйлап төрле туристик маршрутлар төзелеп, Саба, Теләче, Кукмара районнары укучыларына тәкъдим ителде. Әлеге маршрутларда Саба Гимназиясе, Саба урта мәктәбе, Лесхоз урта мәктәбе, Кукмара районы мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Эпоксид сумаласыннан бизәнү әйберләре» ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар брелоклар ясау методы белән таныштылар, үзләренә кирәкле материалны сайлап алдылар һәм бик теләп брелок ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4 ноябрьдә бөтен Россия «Халыклар бердәмлеге " көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.

Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиешле бәйрәм. Ул кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра.

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

дусның кулын алырбыз,

Зур илнең һәр әгъзасы,

Мин һәм син бергә булырбыз.

Барыгыз да әйләнә башлагыз-син минем дустым, мин синең дустың!

Бу юллар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында 2024 елның 1 ноябрендә «Саба балалар сәнгать мәктәбенең» рәсем һәм хореография бүлекләре укучылары белән үткәрелгән «Дуслык әйлән-бәйлән» акциясенең девизы булды. Укытучылары Газизова Г. Р. һәм Мөбәрәкҗанова А. З. балалар белән   дуслыкның нәрсә икәнлеге, бөтен дөнья кешеләре үзара дус булсын, конфликтлар һәм сугышлар булмасын, илдә тынычлык, иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен, һәм бөтен халык бердәм гаилә булсын өчен ничек эшләргә икәнлеге турында фикер алыштылар. Дуслык һәм тынычлык турындагы күңелле җырлар астында балалар төрле халыкларның милли киемнәрен буядылар, аннары аларны плакатка ябыштырып, зур дуслык әйлән-бәйлән ясадылар. Һәм, әлбәттә, балалар үзләре дә дуслык әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар, биеделәр, дусларына елмаю бүләк иттеләр. Үткәрелгән чара шәфкатьлелек, дуслык, күңел игелеге, бер – береңне хөрмәт итү, үзара аңлашу, түземлелек-уңай аралашу, тынычлыкта һәм татулыкта бәхетле яшәү өчен кирәкле шартлар икәнен аңларга ярдәм итә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Иштуган мәдәният йорты белгечләре Ватаныбызның халык мәдәнияте символы булган "Матрешка" га багышланган «Матрешка-Россия символы» исемле танып – белү – уен программасы үткәрделәр. Чара башында алып баручы балаларга матрешка-уникаль рус уенчыгы, ул рус каены һәм рус самовары белән беррәттән Россия символына әверелде, дип сөйләде. Чарада катнашучылар матрешкаларның төрле булуларын белделәр, аны бизәү ысуллары белән таныштылар, шулай ук матрешканың рус халкы тормышында роле турында белделәр. Иң беренче балалар уенчыгы 19 гасыр ахырында гына Сергиев Посадыннан ерак түгел Абрамцево утарында барлыкка килгән. Ә бу курчакның бөтен сере аның эчендә тулы бер семья урнашуында. "Матрешкалар ничек һәм кайда туа?" дигән презентация карадык , шигырьләр һәм җырлар тыңладык.Шулай ук рус мәзәкләрен, такмакларын, искә төшердек. Аннары «Бизәк сайла», «Күңелле яулык» уеннарына уйнадык. Балаларга бигрәк тә «Матрешканы җый» конкурсы ошады.Чара танып-белү, күңелле һәм мавыктыргыч булды, әмма иң мөһиме балалар матрешканың бүгенге көнгә кадәр ана булу, уңдырышлылык, гаилә символы булып калуын аңладылар, чөнки күпсанлы курчак гаиләсе булган курчак кешелек мәдәниятенең бу борынгы символының образлы нигезен бик яхшы чагылдыра.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International