ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2024 ел
җомга

Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен квест-уен үткәрделәр. Уен барышында катнашучылар төрле биремнәрне үтәделәр, сканворд, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр.

Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр һәм яшерелгән хәзинәләрне таптылар.

Мондый уеннар команда рухын үстерүгә генә түгел, балалар арасындагы дуслыкны ныгытуга да ярдәм итә. Барлык катнашучылар да әлеге уеннан бик күп уңай хис-кичерешләр һәм якты истәлекләр алды!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета-журналлар укучыларга әйләнә-тирәдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат бирәләр, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
 Иске Икшермә авыл китапханәсе, Өч нарат авыл клубы (китап бирү пункты) белән берлектә, «Газета-журнал дөньясы» дигән тематик сәгать үткәрде. Китапханәгә язылган «Саба таңнары», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Авырмас өчен 101 көн», «Татарстан яшьләре» газеталары һәм «Гаилә учагы», «Сәхна»журналлары белән таныштылар. «Газета-журналлар дөньясы» тематик күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә Олы Арташ мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Мин кулыма китап алам» интеллектуаль уены үткәрелде.

Уен 5 өлештән торды:

1 - "Тел – милләт бизәге",

2 - "Тапкырларга табышмак",

3 - "Яхшы китап - иң ышанычлы дус",

4 - "Серле сандык",

5- Алмаз Гыймадиевның “ Киләчәктән килгән малай” китабы белән танышу.

Һәр өлештә 4 сорау булды. Укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иде, дөрес җавап өчен командага баллар өстәлде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. Чарага "Китап-тормыш көзгесе" китап күргәзмәсе әзерләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.  31 октябрь көнне Саба район китапханәсендә 6 номерлы “Балачак” балалар бакчасының уртанчы төркеме балалары  өчен  «Китаплар төрле була»  дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Три кота” мультфильмының “Китапханә” сериясын карап  һәм “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31 октябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар “Китап ребусы”, “Әкиятне таны”, “Китап битләреннән”, “Уйла” һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәрен, китап укыганнарын расладылар.  Чара “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31 октябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Эзмә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Уйлап тап”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында укучылар район балалар китапханәсенә килүче матбугат белән таныштылар һәм “шәм ясау” мастер-классында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган «Минем яраткан хайваным» рәсем конкурсы үткәрде. Балачактан ук без балаларда шәфкатьлелек, ярдәмгә килә белү тәрбиялибез. Балалар үзләренең яраткан хайваннарын ясадылар. Бу конкурс балаларга шатлык һәм иҗат нәтиҗәләреннән канәгатьлек китерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга татар халык уеннары уйнаттылар. Балаларга онытылган уеннарны кайдан табу мөмкинлеге, уеннарның тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Аннары “Зәлидә”, “Йөзек салыш”, “Биш парлы”, “Гөлбану”, “Утыр, утыр, Мәликә” кебек уеннар уйнатылды. Балаларга уеннар бик ошады. Бу уеннар балаларга вакытны күңелле уздырырга гына түгел, ә дуслык мөнәсәбәтләрен һәм коллектив рухын ныгытырга да мөмкинлек бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Читайка» клубы әгъзалары- «Үсеш» Шәмәрдән лицееның 3б сыйныфы укучылары өчен «Кечкенә балалар – зур хокуклар» квест - уены үткәрде. «Расшифруй «У меня есть право на …»,  «Я имею право…», «Мои права», «Криптограмма», «Правонарушения», «Заморочки», «Ребусы» тукталышларында укучылар Декларациянең төп нигезләмәләре белән таныштылар һәм квестта катнашып, үз белемнәрен ныгыттылар. Аннары китапханәчеләр тематик китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30 октябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 2, 5 сыйныф укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар “Китап ребусы”, “Әкиятне таны”, “Китап битләреннән”, “Уйла” һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәрен, китап укыганнарын расладылар.  Чара “Муенса”, “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International