Китапханәдә көзге каникуллар дәвам итә. 29 октябрь көнне Саба балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 “А” сыныф укучылары өчен “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әдәби – танып-белү уены уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре гимназия укучылары өчен каникул вакытында агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Ишек кырыйларын монтажлау эшләре алып барыла.
Саба гимназиясе укучылары өчен Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Кунаклар нык кызыксыну белән ХIX гасыр ахыры XX башына караган татар хатын-кызы һәм ир-ат костюмын карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.
Репрессияләр-илебез һәм авылыбыз тарихы елъязмасының иң фаҗигале битләреннән берсе. Ачлык, газап миллионлаган Россия гражданнарына кичерергә туры килде. Күп кенә гаиләләргә кагылган ул чор вакыйгалары хәтердә гомер буе сакланып калган. Әлеге көн уңаеннан район туган якны өйрәнү музеенда «Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» темасына «Туган якны өйрәнүчеләр» клубының чираттагы утырышы үткәрелде. Клубта катнашучылар районның репрессияләнгән шәхесләрен искә төшерделәр, аларның тормышларын газета битләреннән җентекләбрәк белделәр.
Урман музеенда булу гимназия укучылары өчен табигать дөньясына сихри сәяхәт кебек тоелды. Алар урман эшенең барлыкка килү тарихын һәм аның алга таба үсешен игътибар белән тыңладылар. Музейның беренче катын узганнан соң, алар сак кына икенче катка күтәрелделәр. Анда аларны безнең урманнарда яшәгән хайваннарның карачкылары көтә иде. Һәр бала «Хайваннар дөньясы» экспозициясендә күргәннәренә сокланып карады һәм уй-кичерешләре белән бүлештеләр.
Каникул чорына укучылар өчен аерым маршуртлар төзелеп, Саба, Теләче, Кукмара районы мәгариф оешмаларына тәкъдим ителде. 28 октябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча шундый беренче экскурсия оештырылды.
2024 елның 29 октябрендә « Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. Шәмәрдән филиалы укытучылары Сафина Р.К., Иванова М.И. һәм Мифтахова Ф.И. белән берлектә методик берләшмә утырышын үткәрделәр. Утырышта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ярмөхәммәтова Гөлфинә Зөфәр кызы катнашты.
Методик совет утырышында карала торган төп мәсьәләләр түбәндәгеләр иде:
- сәнгать бүлегенә 1 сыйныфка кергән укучылар контингенты турында фикер алышу;
- укытучы М.И. Иванованың «Натюрмортлар ничек дөрес куярга» темасына доклады;
- укытучы Мифтахова Ф.И. докладында «Дәресләрдә дисциплина проблемалары» темасына;
- Сафина Р.К. агымдагы караламаларны башкаруның мөһимлеге турында чыгыш;
- 2024-2025 уку елының 1 чиреге тәмамланганнан соң укучыларның өлгереше.
Методик берләшмәнең уртак утырышы продуктив узды.
Көзге каникуллар җитте. Бала тормышында китаплар яши торган йорт белән танышырга кирәк булган вакыт җитә, ә бу танышу кайда булырга мөмкин соң? Әлбәттә, китапханәдә…
28 октябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 1 “А”, “Б”, “В”, “Д” сыйныфы укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр. Чара барышында укучылар әкият персонажлары буенча төзелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Очрашу азагында укучылар “Три кота” мультфильмның “Китапханә” сериясын карап, “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар. Тиздән балаларның китапханәнең даими укучылары булуларын теләп калабыз.
28 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәктәп яны лагере балалары өчен «Китап белән каникуллар» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, анда яраткан балалар язучыларының иң яхшы әсәрләре күрсәтелде. Балалар китаплар турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, тематик табышмакларны чиштеләр, әдәби уеннарда катнаштылар.