ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 15 октябрендә Бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула! Михаил Юрьевич Лермонтов рус мәдәниятендә аерым урын алып тора, ул дөньяга йөзләрчә шигырьләр, күпсанлы поэмалар, драмалар һәм романнар бүләк итте. Шагыйрьнең кыска, әмма якты тормышы Россия әдәбиятында тирән эз калдырган. Лермонтовның рус җәмгыятенең рухи тормышының көнүзәк ихтыяҗларына җавап биргән гражданлык, фәлсәфи һәм шәхси мотивларны берләштергән иҗаты рус әдәбиятының яңа чәчәк атуын билгели һәм XIX һәм XX гасырларның күренекле рус язучыларына һәм шагыйрьләренә зур йогынты ясый. 15 октябрь көнне Иштуган авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә рус шагыйре, прозаигы, драматургы рәссам Михаил Юрьевич Лермонтов иҗатына багышланган «Лермонтовны искә алып» исемле шигърият сәгате үткәрде. Китапханәче китап-иллюстрацияле күргәзмә әзерләгән, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре тәкъдим ителгән. Мавыктыргыч хикәядән укыгыз

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау авыл китапханәсе китап бирү пунктында М.Ю. Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышланган «Россиянең бөек улы» исемле танып белү сәгате үткәрде. Чарада күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең мавыктыргыч биографиясе белән таныштылар. Кунаклар Лермонтовның шигырьләрен кычкырып  укыдылар. Чара азагында Михаил Юрьевичның иҗаты һәм биографиясе буенча викторина булды, аның нәтиҗәсендә  катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерә һәм бөек шагыйрьнең әдәби мирасын тирәнрәк аңлый алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөтендөнья Чиста куллар көненә, 16 октябрь көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Чиста куллар турында» сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәчеләр микроорганизмнарның нәрсә булуын, аларның төрлелеге һәм билгеләнеше турында аңлаттылар. Балалар китапханәчеләр белән юылмаган куллар аша кеше организмына төрле авырулар китереп чыгаручыларның ничек эләгүе һәм ни өчен гади гигиена процедурасы — кулларны юу — көн саен меңләгән балаларның гомерен саклап калуы турында җанлы әңгәмә алып бардылар. Аннары барысы да бергәләп табышмаклар чиштеләр һәм сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштылар. Чара тематик мультфильм карау белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 октябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында «Казанның истәлекле урыннары» дип исемләнгән  иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды (укытучысы Мифтахова Ф.И.). Укучылар үз хезмәтләрендә сайланган мәдәният һәйкәлләрен һәм башкалабызның күренекле урыннарының рәсемнәрен ясадылар, Казан шәһәренең матурлыгын һәм уникальлеген күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

15 октябрь — татар халкының Хәтер һәм кайгы көне, Татарстанда һәм башка дөньяда татарлар тарафыннан ел саен Иван Грозный гаскәрләреннән Казанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Шул уңайдан Саба район китапханәсендә «Сөембикә» клубы өчен «Сөембикә Казан ханлыгы патшабикәсе»дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 октябрьдә Бөтендөнья Чиста куллар көне билгеләп үтелә. Бу көн «Чиста куллар гомерне коткара» девизы астында уза. Бу олыларга да, балаларга да кулларны сабынлы су белән юуның әһәмиятен искә төшерү булып тора. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» балалар бакчасының балалары өчен «Чиста куллар турында» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр кулларны кайчан юарга һәм ничек дөрес юарга кирәклеге күрсәтеп, бармак очларында нинди микроблар булырга мөмкинлеген әйттеләр. «Смешарики» мультфильмын караганнан соң, балалар мультфильм геройларының үз-үзләрен тотышы турында фикер алышып: кайда, кем, нәрсәне бозганын сөйләделәр. Чара  ахырында, һәр бала кәгазь битенә кулларын куеп төшереп кисеп алды һәм күңелле елмаю рәсемен ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Киров өлкәсе Нократ аланы мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Саба урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музей территориясенә кергәндә үк балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихы белән кызыксынырга, урманнарны сакларга  өйрәтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Марий Эл һәм Яшел Үзән районыннан килгән кунаклар Саба районы туристлык маршруты буенча экскурсиядә булдылар. Алар Сабабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклегенә сокландылар һәм жәй көне кабат киләчәкләрен әйттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Марий Эл Республикасыннан, Яшел Үзән шәһәреннән кунакларга экскурсия уздырылды.Кунаклар музейдагы һәр экспонатны игътибар белән  карадылар , үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.Мәдрәсә макетында чагылдырылган уку процессы, мәдрәсәдә  шәкертләренең яшәү шартлары аларда аеруча  зур кызыксыну уятты. Гарәп телен өйрәнгән кайбер кунаклар үз белемнәрен интерактив тактада сынап карадылар, сүзләр яздылар.  Кунаклар музейның интерактив җиһазлануына зур соклануларын белдерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Гыйззәтуллин Нурулланың тормыш юлы катлаулы була.  Сигезеллык мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшче көч җитмәү сәбәпле, трактор сабанында сукачы булып эшкә урнаша. Тракторда эшләү белән мавыгып, Нурулла тракторчылар әзерләү училищесына укырга китә. Урта белемне шунда ук алган. Туган авылына тракторчы булып кайта. Аннары Нурулланы язмыш сукмаклары ераграк алып китә. Башта ул Муром-Ленинград тимер юлының икенче чиратын төзүдә катнаша. 1931-1933 елларда ачылган Беломорканал тимер юлында (Ак диңгезне Балтик диңгезе белән тоташтыра) ремонт эшләрендә катнаша.

18 яшендә Нурулла Бөек Ватан сугышы башлануы турында Карелиядә тимер юл төзелешендә эшләгәндә ишетә. 1942 елның 13 апрелендә Архангельск өлкәсенең Исакогорск хәрби комиссариатыннан армиягә алына.… 1948 елда күкрәгенә орден һәм медальләр тотып әтисе һәм әнисе янына кайта. Бу вакытта аның әтисе Гыйззәтулла Явлаштауда яши һәм урманчы булып эшли. Бер атнадан егет әтисендә эшли башлый. Нурулла гомерен урманны саклауга багышлаган. Әгәр Гыйззәтулла- аның  атасы, урман эшенә 20 ел биргән булса, Нурулла үзе  41 ел урман эшендә хезмәт итә! Әлеге тырыш һәм эш сөючән шәхес турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында музей активистлары белән очрашу үткәрелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International