ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан, 2 нче гыйнвар көнне Югары Шытсы авыл китапханәсендә "Такташ - мәхәббәт җырчысы"исемле шигърият сәгате үткәрелде. Чара барышында "Мокамай", "Алсу", "Ак чәчәкләр" шигырьләре һәм поэмалары яңгырады. Балалар шулай ук Фуат Галимуллинның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасыннан аудиоязма тыңладылар. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе, юбилярның күпкырлы мирасын чагылдырып, чарага искиткеч өстәмә ярдәмлек булды. Әлеге шигъри сәгать азагында китапханәче катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Һади Такташның рухи матурлыкка, мәхәббәткә һәм Ватанга тугрылыкка дан җырлаган поэзиясе бүген дә, дистә еллар элек булган кебек, ихлас һәм илһамлы яңгырый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 гыйнвар көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район китапханәсе үзәк чыршы янында “Сихри Яңа ел” бәйрәме үткәрде. Сәхнәдә “Иң күп китап укучы – 2025”тәбрикләнеп, Кыш бабай белән Кар кызы аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.  Бәйрәмнең икенче өлешендә “Саба тәрәзәләре”, “Ак барс Банк”, “Россельхозбанк”, “Сбербанк” оешма җитәкчеләре  килгән кунакларны бәйрәм белән котлап теләкләрен җиткерделәр. Чыршы янында төрле уен мәйданчыклары оештырылып, күңелле стартлар үткәрелде. Катнашучыларга матур, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар саны 210 кеше.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Ике басу Арташ авыл китапханәсе "Уңган куллар" клуб берләшмәсе балалары белән "Яңа ел белән дуслар"исемле яңа ел стена газетасын чыгарды.Балалар бик тырыштылар, зур хезмәт куйдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Шәмәрдән лицее укучылары - «Читайка» клубы әгъзалары өчен «Яңа ел серләре» дигән китап фейерверкы үткәрде.
Бәйрәмчә дустанә атмосферада танып белү-уен программасы узды. Китапханәчеләр балалар өчен яңа ел викторинасы, кышкы табышмаклар, «Яңа ел» уены, төрле конкурслар әзерләделәр, аларда һәркем актив катнашты.
Чара азагында китапханәчеләр тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм балаларны Яңа ел белән котладылар, аларга шатлык һәм сәламәтлек теләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Нырты авыл китапханәсенең яшь укучылары балалар журналлары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, һәр журналның кабатланмас кыяфәте һәм стиле барлыгын, димәк, үз укучысы булырга тиешлеген белделәр. Китапханәче журналлар белән таныштырды, балалар, вакытлы матбугатны карап, үзләренең яраткан «Ежик», «Сабантуй», «Непоседа», «Салават күпере» һәм башка балалар журналлары турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Табышмаклар, уеннар, кроссвордлар чара программасын тулыландырды, яшь укучыларга үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл клубы  һәм Кече Кибәче авыл китапханәсе мөдирләре авыл халкы өчен яңа ел бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмне авыл халкы белән бергә каршылау традициягә әверелде. Кунакларны Кыш Бабай һәм Кар кызы, матур итеп җыештырылган чыршы, бәйрәмчә бизәлгән бинада һәм күңелле музыка каршы алды. Кыш бабай һәм Кар кызы җыелучыларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котладылар, әлеге тылсымлы бәйрәмнең тарихы, төрле илләрдәге яңа ел традицияләренең һәм гореф-гадәтләренең күптөрлелеге белән таныштырдылар. 2025 елның иң яхшы укучылары бүләкләнәчәк.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Оттырышсыз Яңа Ел лотереясе-авыл халкын һәм кунакларны Мәдәният йортына җәлеп итүнең менә дигән ысулы .31 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә"Яңа ел сюрпризы"лотерея билетлары уйнатылды. Лотерея шаян шигырьләр — табышмаклар белән үрелеп барды, алар көләргә, ял итәргә, бәйрәм атмосферасына көйләнергә һәм күңелле итеп Яңа ел сюрпризларын җиңәргә мөмкинлек бирде. Мондый күңел ачу бары тик балаларга да, өлкәннәргә дә ошый! Барысы да актив катнаштылар, күңел ачтылар, һәм ул һәрвакыттагыча  бик яхшы үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30 декабрь көнне Төбәк авыл клубында " Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәмдә авыл халкы һәм кунаклар катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре уеннар, конкурслар һәм үзешчән сәнгать чыгышлары белән кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләделәр. Яңа ел чарасы барлык катнашучыларга да бәйрәм кәефе бүләк итте. Шулай ук Төбәк авылының 2025 елның китап укучылары да бүләкләнде.Тамашачылар Яңа ел бәйрәмен оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Укучылар белемен киңәйтү һәм әдәби-иҗади сәләтләрен үстерү максатында, 30 декабрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Китап каникуллары»дигән китапханә дәресе үткәрделәр. Чара барышында балаларга дуслык турында китаплар укырга, үзләре һәм дуслары турында сөйләргә, балаларга дуслык турында кызыклы китап тәкъдим иттеләр. Чараның икенче өлешендә балалар Кышкы викторина сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел каникулларына планнары турында сөйләделәр. Чара дустанә шартларда узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International