Бүген Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире яшүсмерләр өчен толерантлык сәгате һәм «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге чараның максаты-балалар арасында толерантлык идеяләрен популярлаштыру, башка кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. Башта толерантлыкның нәрсә булуы, толерант кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләнелде. Аннары балалар темага рәсемнәр ясадылар, әдәплелек , Тылсымлы сүзләр турында табышмаклар чиштеләр . Барысына да татлы бүләкләр тапшырдылар.
16 август көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Арташ авыл җирлегендә торучы балалар өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Шулай ук китапханәгә килүче журналларга күзәтү ясалды.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда ремонт эшләре дәвам итә. Музейга керү юлын яңарту эшләре алып барыла.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Саба районының Туктар авылыннан «Күңелле кыңгырау» туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Экскурсия барышында кунаклар үзләрен кызыксындырган Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен бистәбезнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды. Башлангыч ноктасы билгесез солдат һәйкәле булды, анда Бөек Ватан сугышы һәм туган якларына әйләнеп кайтмаган сугышчылар искә алынды. Киләсе тукталыш Н.М.Миңнеханов гаиләсе белән яшәгән йорт капкасы янында булды. Аннары РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы хөрмәтенә исемләнгән «Нургали " мәчете капкасы янына бардык. Соңгы тукталыш булып-Әхмәтовлар гаиләсе яшәгән йортның коймасындагы мемориаль такта белән танышу. Бу гаилә татар хылкына күп кенә танылган музыкаль әсәрләр калдырган талантлы композитор Фасил Әхмәтовны бүләк иткән.
Думбра – рус балалайкасына охшаш татар музыка уен кораллары. Атамасы гарәп теленнән алынган. Думбра Татарстанда гына түгел, Башкортостан Казахстан, Үзбәкстан илләрендә дә яхшы таныш. Һәр халыкта хордофонның үз төре: домра, думбыра, дутар. 14 август көнне Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Думбрада уйныйбыз” дигән мастер-класс шушы турыда сөйләшүдән башланды. Чарада катнашучылар музыкаль инструментны дөрес тотарга, аннан аваз чыгарырга, бармакларны дөрес куярга, кулны тигез хәрәкәтләндерергә өйрәнделәр. Мастер-класс ахырында ансамбльдә уйнап карадылар.
15 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире, Шәмәрдән авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен янгын сүндергечләрне дөрес куллану буенча «Безопасность в твоих руках» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Белгечләр үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, янгын сүндергечне ничек дөрес итеп сайларга һәм аны эшкә әзерләүне практикада күрсәттеләр. Катнашучылар көнкүрештә һәм җитештерүдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук янгыннарны ничек булдырмау турында белделәр. Мастер-класс яшьләрдә зур кызыксыну уятты, аларның күбесе элек янгын сүндергечләрне куллану кагыйдәләре турында белмәүләрен һәм хәзер үзләрен штаттан тыш хәлләргә әзер булуларын белдерде. Яшьләр дәртләнеп практик күнегүләрдә катнаштылар, шартлы янгын учагын ничек тиз һәм нәтиҗәле итеп сүндерергә кирәклеген белделәр. Мастер-классның практик өлеше – кабызган учакны сүндерү булды. Белгечләр күзәтүе астында катнашучылар үз көчләрен янгын сүндерүдә сынап карый алдылар. Учакны уңышлы сүндергәннән соң, балаларга янгын сүндергечне реаль тормышта дөрес куллануның мөһимлеген аңлаттылар. Уңыш һәрвакытта да гарантияләнмәгән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту һәм куркыныч туганда тиз арада янгын сүндерү хезмәтен чакырту мөһим дип аңлаттылар. Учак тиз һәм нәтиҗәле сүндерелде, бу янгын сүндергечләрне дөрес кулланырга өйрәтүнең мөһимлеген ассызыклады. Катнашучылар белгечләргә кыйммәтле белемнәре һәм үз көчләрен практикада сынап карау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 15 августта саф һавада «Балалар планетасы»дип исемләнгән хәрәкәтчән уеннар оештырдылар. Чараның башыннан ук балалар күңелле һәм дусларча атмосферага чумдылар. Алар бик теләп конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар, «Монополия» өстәл уены уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, танып белү викторинасы сорауларына җавап бирделәр һәм дәртләндергеч музыкага шатланып биеделәр. Беркемгә дә сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, кәефне яхшырта, ә уен бигрәк тә балаларга һәм яшүсмерләргә ошый, чөнки ул бик күп көлү һәм күңел ачу китерә.
Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль кенә түгел, ә чын иҗат та, чөнки бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә. Өстәвенә, акбур белән рәсем ясау-кәгазьдә карандаш яки пумала белән йөртү белән бер үк нәрсә түгел, монда бөтенләй башка тойгылар. 14 август көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире белән берлектә "Мин җәйне ясыйм" дип исемләнгән асфальт рәсем конкурсы үткәрелде.Балалар үзләре күргән, хыялланган , үзләренә ошаган рәсемнәрне ясадылар, һәм, әлбәттә инде, үз рәсемнәрендә җәйге буяуларның яктылыгын һәм Ватанга мәхәббәтне чагылдырдылар. Рәсем конкурсында дуслык җиңде. Конкурс тәмамлангач, балалар бер-берсенең рәсемнәрен карадылар, иң ошаганнары турында сөйләделәр. Бөтен эшләр дә искиткеч иде! Ә бүләккә барысы да татлы призлар һәм төсле акбур алды.