Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Яшьләр көне. Яшьлек -ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең аерым торышы да. Бу-иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм тормышка ашырулар вакыты. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге яшьләр актив. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр өчен «Яшьләр идарә итә!»дип аталган музыкаль күңел ачу чарасы уздырдылар. Бик күп үзенчәлекле кызыклы конкурслар, уеннар үткәрелде, аларда яшьләр бик теләп катнаштылар. Бу күңел ачу программасы якыннанрак танышырга, яшьләр бәйрәме турында күңелле хатирәләр калдырырга ярдәм итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, тере чәчәкләрдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Җәй-кечкенә тормыш ул! Иҗади кешеләр өчен җәй – табигать нигъмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирүче ел фасылы ул! Матур, гүзәл чәчәкләр белән иҗат итәргә вакыт җитте! Чәчәкләрдән дә матуррак нәрсә була ала?
Чәчәкләр белән эшләү иҗади потенциалны үстерүгә ярдәм итә һәм уникаль композицияләр булдырырга мөмкинлек бирә.
Мастер-класс нәтиҗәсендә барлык катнашучылар яңа белемнәр генә түгел, бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар. Аларның һәркайсы үзенең җылылык һәм мәхәббәт белән тулы кабатланмас открыткасын булдыра алды, ул нинди дә булса бәйрәм уңаеннан якыннары өчен искиткеч бүләк булачак.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Туган як сукмагы буйлап» экологик сәгать-экскурсия үткәрделәр. Чара барышында укучылар табигать, урман, чишмәләр матурлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы — туган якның байлыгы турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәре ярдәмендә балалар аланда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары балалар хайваннар турындагы табышмакларны, «Аланда нәрсә үсә?» дигән викторина сорауларын чиштеләр. Балаларның туган як табигате, Татарстанның Кызыл китабы, табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар; табигатьнең кыйммәтлегенә ышаныч формалаштырдылар һәм аны саклау кирәклегенә нәтиҗә ясадылар; табигать алдында җаваплылык хисе тәрбияләү, кызыксыну һәм мәхәббәт-балачактан ук бурыч!
Гаилә елы уңаеннан, Хантимерләр нәселе мәдәният йорты белән берлектә, "Үткәннәрдән-киләчәккә" дигән исем астында нәсел очрашуы үткәрделәр. Хантимер нәселе - "Без тарихта эзлебез" республика конкурсы җиңүчеләре. Әлеге бәйрәмнең максаты да туганлык җепләрен ныгыту, туган җанлылыкны, туганлык хисләрен арттыру максатыннан оештырылды. Бәйрәм барсының күңеленә дә хуш килде. Эчкерсез сөйләшүләр, уеннар, җырлар, биюләр - барсы да булды бәйрәмдә. Очрашудан һәркем күтәренке рухта, аралашып, очрашып, туганлыкның кадереп белеп яшәргә кирәк дип таралыштылар.
Курсабаш авыл китапханәсендә совет язучысы, сценарист һәм драматург Анатолий Георгиевич Алексинның тууына 100 ел тулуга багышланган "В стране веселого детства" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Халыкара светофор көнендә, район балалар китапханәсендә укучылар өчен «Безнең Светофор дустыбыз»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм алар һәрвакытта да кешеләрнең йөрәкләрендә җанлы урын таба. Районыбыз язучы-шагыйрьләренең исемнәрен популярлаштыру максатыннан 5 августта Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Танылган якташ-язучылар"дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Иске Икшермә авыл китапханәчесе Тат.Икшермәнең «Кояшкай»балалар бакчасында Ш.Перроның «Кызыл калфак»әкиятен кычкырып укыды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Мультимедиа җайланмаларын көйләү, гидравлика җайланмасын урнаштыру, декоратив штукатурка эшләре алып барыла.
Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр " клубының чираттагы утырышы оештырылды. Очрашуда катнашучыларга тарихи биналар, зур әһәмияткә ия урыннар турында сөйләнелде.Чишмәләр, һәйкәлләр һәм архитектура корылмалары районыбыз турында йөзләгән риваятьләр саклый. Катнашучылар авылларның исемнәре барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар. Саба районы 1930 елда оешкан, әмма аның территориясендә алты гасыр элек үк торак урыннары булганы билгеле. Район үзәге - Байлар Сабасы авылы-иң борынгылардан берсе, аның турында беренче тапкыр XIV гасырда искә алына. Иң беренче торак урыннар, кагыйдә буларак, елга буйларында урнашкан һәм аларны үтеп булмаслык, кара урманнар уратып алган. Хәзер дә районның шактый территориясен урманнар алып тора.