ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген инвестицияләр җәлеп итү һәм экспортка ярдәм итү буенча Ерак Көнчыгыш агентлыгы (АПИ АКБО) һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Яклар мәгълүмат технологияләре өлкәсендә бизнес-проектларны алга этәрүдә һәм гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итәргә, кече һәм урта бизнес өлкәсендәге проектларга ярдәм итәргә, мәгълүмати-инновацион эшчәнлек мәсьәләләре буенча форумнар, семинарлар һәм конференцияләр уздырырга планлаштыралар.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

"Иннополис" махсус икътисадый зонасы идарәче компаниясенең бурычы - МИЗда үз проектларын гамәлгә ашыручы яңа компанияләргә ярдәм итү һәм Татарстан җитәкчелеге бу эштә кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус икътисадый зонаның Күзәтчелек советы утырышында хәбәр итте.


1
март, 2019 ел
җомга

Бүген "Иннополис" махсус икътисадый зонасына 6 ел тула. 2013 елның 1 нче мартында"«Иннополис" МИЗ" ААҖ идарәче компаниясе теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International