ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2024 ел
шимбә

Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән экология сәгать үткәрде. Балаларга туган як табигате, аның басулары, урманнары, болыннар турында сөйләделәр. Балалар бушлай җир хәзинәсе булган дару һәм агулы үсемлекләр белән таныштылар. Алар турында мәгълүматлар бирелде, табышмаклар чишелде. Балалар бик теләп уеннар уйнадылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният Бүлеге

Тимершык авыл китапханәсендә «Журналлар иленә сәяхәт»дип исемләнгән мәтбугат сәгате үткәрелде. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китап укучыларыбыз өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Балалар бик теләп төрле журналлардан табышмаклар һәм шигырьләр эзләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

6
август, 2024 ел
сишәмбе

Кич утырулар-безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар кич белән Муллаяновлар капкасы төбенә күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә балачагыбызны рәхәтләнеп искә алдык, яшь чакта хезмәт көненнән соң утыруларга килүләребезне сөйләдек.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее  Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акция үткәрүгә кушылды. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган акция чарасы Лесхоз торак пунктының символик урынында узды. Акциянең символы булып ак шарлар, кәгазь кораблар һәм күгәрченнәр, фонарьлар, шулай ук ак төстәге чәчәкләр булып тора. Билгесез солдат һәйкәле мемориалы янында бер минут тынлык игълан ителде һәм вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләре истәлеге хөрмәтләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
октябрь, 2021 ел
җомга

«Сынлы сәнгать белән танышу» темасына дәрес-әңгәмә .

Тэги: Мәдәният бүлеге

5
июнь, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары-Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
апрель, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары Г.Тукайның туган көне уңаеннан бөек шагыйребезнең әкиятләренә багышлап рәсемнәр  ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Чираттагы 2019 ел тәмамланды. Ел азагында республиканың муниципаль районнарында гражданнар җыеннары уза. Шундыйларның берсе, 28 гыйнварда, безнең Арташ авыл җирлегендә булды. Халык җыены Саба муниципаль районы башлыгы Раис Минниханов һәм башка төрле тармак җитәкчеләре катнашында Ике басу Арташ мәдәният йортында узды. Җыен барышында Арташ авыл җирлегенең проблемалары һәм уңышлары турында сүз алып барды. Без-Арташ авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, балалар катнашында, җыенга килгән гражданнар өчен “Без бит Арташ яклары” дип исемләнгән концерт программасы оештырдык.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

27 декабрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында 5-7 сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәмнәре үткәрелде. Оештыручылар балаларга "Хуш киләсең Яңа ел"дип исемләнгән Яңа ел тамашасы әзерләделәр. Балалар сагынып көтеп алган кунакларын– Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Балалар бәйрәмнәрдә үзешчән сәнгать номерларын тәкъдим иттеләр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, күңел ачтылар. Яңа ел чараларында катнашучыларның барысы да Кыш бабайдан баллы бүләкләр алды.

Саба балалар сәнгать мәктәбенең ата-аналар җыелышы һәм отчет концерты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International