8 октябрь көнне,Бөтендөнья почта көне уңаеннан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен, «Почта» элемтә бүлегенә экскурсия оештырдылар. Без балаларга элек кешеләрнең бер-берсенә ничек еш хатлар язулары турында сөйләдек. Хат килеп җитсен өчен конвертка марканы беркетергә кирәк булуын, шулай ук почта аша почтальон өйгә алып килә торган газета-журналларга язылып булуы турында да аңлатылды. Тагын почта аша посылкалар җибәреп булуын да искәртеп уздык. Балалар зур кызыксыну белән почта эше турында сөйләүне тыңладылар. Кем белә бит,бәлки шушы балаларның берәрсе үскәч хат ташучы яки почта бүлегендә эшләүче булыр.
7 октябрь көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Тантаналы чараны мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы ачып җибәрде. Әлеге чара ике этаптан торды. Чараның беренче өлешендә кунакларга Урман һәм Кыңгыраулар музеена экскурсия оештырдылар. Икенче этапта ветераннар чәй табыны артында эш елларын, шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Бу көнне данлы геройларны чәчәкләр һәм җылы сүзләр белән хөрмәтләделәр, аларның мәдәният үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зур концерт программасы әзерләгәннәр, анда әдәби әсәрләр, музыкаль композицияләр, театр рәсемнәре һәм бию номерлары бергә үрелеп барды.
5 октябрь көнне өлкәннәр хөрмәтенә „ Картаймасын сезнең күңелләр"дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарага Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының өлкән яшьтәге кешеләре чакырылган иде.
2 октябрь көнне, Оет авыл клубы, "Йортыбыз – Татарстан - 2019" Республикакүләм этномәдәни фестивалендә чыгыш ясады. Фестивальнең максаты: Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы Габделбәров Тәлгать абый татар халык җыры “Нурия”не башкарды һәм диплом белән бүләкләнде.
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык игътибар өлкән буын кешеләренә: әби-бабайларга, күршеләргә, эштщге өлкән хезмәттәшләргә юнәлтелә. Өлкәннәр-ул безнең горурлыгыбыз, кадерле байлыгыбыз. Алар безне тәрбияләп үстерделәр, мирас итеп бай тәҗрибә һәм буын зирәклеге калдырдылар. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 1 нче октябрь көнне ,Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, « Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. Үзешчән сәнгать катнашучылары, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. “Ромашка “ балалар бакчасының яшь артистлары барысына да күтәренке күңел, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр . Балалар чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, тамашачылар аларны бик теләп тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Бәйрәм чәй эчү белән дәвам итте, анда кешеләр бер-берсе белән аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырлап утырдылар.
Яхшы гөреф-гадәт буенча илебездә өлкәннәр көнен билгеләп үтә башладылар.Чөнки безнең өлкәннәребез өчен бу гади бәйрәм генә түгел, ә бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге.30 сентябрь көнне Сабабаш авыл клубында "Өлкәннәрне хөрмәтләп" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Концерт бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмнең максатына ирештек -өлкәннәргә яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк иттек.
25 сентябрь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Чәбия Чүрчи , Урта Нырты, Олы Арташ, Язлы Арташ авыл клубы мөдирләре һәм авыл үзешчәннәре белән берлектә, "Йөрәгемә җылылыгың белән кагыл" дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар. Монда тәрбияләнүче өлкәннәрнең күңелләрен күреп матур җырлар , дәртле биюләр башкардылар.Картлар йортында тәрбияләнүчеләр безгә һәм алар өчен уңай шартлар тудыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
23 сентябрь көнне, Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен, «Экстремизмга каршы ничек көрәшергә?» дигән темага әңгәмә-фикер алышу үткәрде. Экстремизм һәм терроризм үз чагылышларының теләсә нинди рәвешендә кешелеклелек белән XXI гасырга кергән иң куркыныч проблемаларның берсенә әверелде. Китапханәче Г.Х.Садыйкова белән берлектә, катнашучылар, экстремизм проблемалары, аңа каршы тору чаралары, аның белән көрәш алымнары турында фикер алыштылар. Мәдәният йорты мөдире Г.Н.Зәйнетдинова 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган куркыныч, рәхимсез фаҗига турында сөйләде, шулай ук «Беслан мәктәбе» видеороликыннан өзек күрсәтелде.
21 сентябрь көнне, Шәмәрдән авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Шәмәрдән лицее активистлары белән берлектә «Тынычлык күгәрчене» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм Халыкара тынычлык көне уңаеннан Җиңү паркында булдылар. Бу чараның максаты - 1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышында һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңү хәтерен булдыру һәм саклау. Аннары бергәләп күккә кәгазь күгәрченле һава шарлары җибәрделәр, ул кәгазьләрдә балалар тарафыннан планетабыз кешеләренә изге теләкләр язылган иде.
21 сентябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, "Безгә бергә күңелле!" исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар.Балалар үзләренең фантазияләрен, иҗатларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.